Эчтәлеккә күчү

Төс

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Төс latin yazuında])
Кояш баю

Төсэлектромагнитик нурланыш оптик диапазонының субъектив сыйфатламасы, физик, физиологик, психологик факторларга бәйле һәм физиологик күрү сизүе нигезендә хасил була.

Төс үзләштерү кеше индивидуальлеге, шулай ук спектраль состав, тирәдәге яктылык чыганакларына карата яктылык контрасты белән билгеләнә. Шулай ук метаметрия күренеше бик мөһим.

Кеше төс рецепторлары — колбочкалар сизүчәнлеге спектр сыйфатламалары. Нечкә сызык белән эңгер-меңгер күрү рецепторлары — таякчыклар сизүчәнлеге күрсәтелә.

Төс сизү сәләте яктылыкны сизүчән күзәнәкләрнең ярсуы һәм ярсудан туктавы — күзләр челтәр катлавы рецепторлары (колбочкалар) ярдәмендә мидә хасил була.

Кешеләрдә һәм приматларда спектр сизүчәнлегенә бәйле өч төр колбочкалар бар: ρ (шартлы рәвештә кызыл), γ (шартлы рәвештә яшел), β (шартлы рәвештә зәңгәр). Челтәр катлау үзәгендә иң күп төс рецепторлары урнашкан.

Сөйрәлүчеләр, кошлар һәм кайбер балыклар оптик нурланышның киңрәк өлкәсен күрә ала, алар якын ультрашәмәхә нурланыш (300–380 нм), спектрның зәңгәр, яшел һәм кызыл өлешен сизәләр.

Эңгер-меңгер вакытын сизүчән рецепторлар таякчыклар дип йөртелә.

Беренче тапкыр Исаак Ньютон бериш спектрны 7 төскә бүлә. Бериш спектр дифракцион рәшәткәдә күзәтелә.

Төс Дулкын озынлыгы, нм Ешлыклар, ТГц Фотоннар энергиясе, эВ
Кызыл 625–740 405–480 1,68–1,98
Әфлисун 590–625 480–510 1,98–2,10
Сары 565–590 510–530 2,10–2,19
Яшел 500–565 530–600 2,19–2,48
Күк 485–500 600–620 2,48–2,56
Зәңгәр 440–485 620–680 2,56–2,82
Шәмәхә 380–440 680–790 2,82–3,26

Төс түгәрәгенең төсләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

RGB системасында төсләр 12 төп төсмергә бүленә: 3 төп төс, 3 өстәмә төс, 6 арадагы төсмер.

Төс Тәртип Төсмер, 0–239 Төсмер, 0–360 (HSV) Уналтылык коды
1 Кызыл I 0 0/360 FF0000
2 Әфлисун III 20 30 FF8000
3 Сары II 40 60 FFFF00
4 Сары-яшел (шартрёз) III 60 90 80FF00
5 Яшел I 80 120 00FF00
6 Зәңгәр-яшел (яшь кәбестә) III 100 150 00FF80
7 Яшел-зәңгәр (циан) II 120 180 00FFFF
8 Зәңгәрсу III 140 210 007FFF
9 Зәңгәр I 160 240 0000FF
10 Миләүшә III 180 270 4B0082
11 Маҗента II 200 300 FF00FF
12 Гөлчәчәк III 220 330 FF0080

Киләсе калыпта төсләр түгәрәгенең 12 төсе күрсәтелгән: анда төп төсләр - кызыл, сары, зәңгәр (RYB). Биредә беренче тәртиптәге төсләр (төп), икенче тәртиптәге төсләр (катнаш), өченче тәртиптәге төсләр (катлаулы) күрсәтелә:[1].

Төс Төс тәртибе
1 Кызыл I
2 Кызыл-әфлисун III
3 Әфлисун II
4 Сары-әфлисун (гәрәбә) III
5 Сары I
6 Сары-яшел III
7 Яшел II
8 Зәңгәр-яшел III
9 Зәңгәр I
10 Зәңгәр-шәмәхә (миләүшә) III
11 Шәмәхә II
12 Кызыл-шәмәхә III

Төс үлчәнә торган физик сыйфатларга ия була: яктылык, туендырылу, төсмер.

  • Артюшин Л.Ф. Основы воспроизведения цвета в фотографии, кино и полиграфии. — М., 1970.
  • Вавилов Н. Свет и цвет в природе.
  • Яковлев Б. Цвет в живописи // Художник. 1961, № 3. С. 27–31.
  • Гуревич М.М. Цвет и его измерение, М.-Л., 1950.
  • Кустарёв А.К. Колориметрия цветного телевидения, М., 1967.
  • Уилан Б. Гармония цвета: Новое руководство по созданию цветовых комбинаций / Б. Уилан; Пер. с англ. Г. Щёлоковой. — М.: Астрель, АСТ, 2005.
  • Ивенс Р.М. Введение в теорию цвета, пер. с англ. — М., 1964.
  • Шерцль В.И. О названиях цветов // Филологические записки. — Воронеж, 1873.
  • Wyszecki G., Stiles W.S. Color science. N.Y.-L.-Sydney, 1967.
  • Deane B. Judd and Gunter Wyszecki — Color in business, science and industry 1975, ISBN 0-471-45212-2
  • Алферов А.С., Шихирин В.Н.,Верняев В.И., Афанасьев А.Н. Полутоновой клин для метрологической аттестации автоматизированных систем контроля внешних признаков полуфабрикатов РЭА. Тезисы докладов Всесоюзной научно-технической конференции "Конструктивно-технологическое обеспечение качества микро- и радиоэлектронной аппаратуры при проектировании и в производстве. Ижевск, февраль 1986 года.


  1. Уилан Б. Гармония цвета: Новое руководство по созданию цветовых комбинаций / Б. Уилан; Пер. с англ. Г. Щёлоковой. — М.: Астрель, АСТ, 2005.