Дулкын озынлыгы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Гармоник синус-төрендәге дулкынның дулкын озынлыгы
Беришсез мохиттә дулкын озынлыгы үзгәрә

Дулкын озынлыгы — бертигез фазада тирбәнүче ике иң якын нокталар арасындагы ераклык, бу нокталарның тибәнешләр фазасы аермасы 2π тигез.

Гадәттә дулкын озынлыгы төшенчәсе гармоник һәм квазигармоник дулкыннар өчен кулланыла. Ләкин гармоник булмаган дулкыннар өчен дулкын озынлыгы да билгеләнә, ул иң түбән ешлыклы гармониканың дулкын озынлыгына тигез (төп гармоника).

Дулкын озынлыгы (тапшыру линиясендә) — таралу юнәлеше буенча электромагнитик дулкынның фазасы 2π үзгәргән ераклык.

Вакыт периоды T аналогиясе буенча дулкын озынлыгы λ - дулкын күренешенең фәза периоды булып тора. Вакыт әйләнүле ешлыгына ω = 2πf = 2π/T "фәза әйләнүле ешлыгы" - дулкын саны k = 2π/λ туры килә.

Дулкын озынлыгы ешлык ярдәмендә исәпләп була:

биредә: - сызыкча ешлык, - әйләнүле ешлык яки почмакча тизлек

Дулкын озынлыгы мохитта[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мохитта таралучы электромагнитик дулкын озынлыгы вакуумныкыннан кыскарак була:

биредә  — мохитнең сыну күрсәткече ; ε — мохитнең диэлектрик чагыштырма үткәрүчәнлеге; μ — мохитнең магнит чагыштырма үткәрүчәнлеге. n, μ һәм ε ешлыкка бәйле булырга мөмкин, шушы күренеш дисперсия дип атала.

Де Бройль дулкыннары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Квант механикасынең нигезе булып Де Бройль дулкыны һәр кисәкчеккә туры килә.

Е энергияле һәм р импульслы кисәкчеккә түбәндәге зурлыклар туры килә:

  • ешлык :
  • дулкын озынлыгы:

биредә h — Планк даимие.

Мисаллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Элекр челтәрендә электр агымы: ешлык 50 Гц , дулкын озынлыгы 6000 км;
  • FM-радиодиапазоны: ешлык 100 МГц (УКВ CCIR)  дулкын озынлыгы 3 м;
  • Мобиль телефоннар: ешлык 900 (1800) МГц (GSM), дулкын озынлыгы 33,3 (16,7) см;
  • Wi-Fi: ешлык 2,4 ГГц , дулкын озынлыгы 12,5 см;
  • Хәрби очкычта (бетерүче очкычта) радиолокацион әсбап: ешлык 10 ГГц, дулкын озынлыгы 3 см.
  • Күренмә яктылык: ешлык 380 (шәмәхә төс) - 780 (кызыл төс) нанометр (10-8 м)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Волны де Бройля / В. И. Григорьев // Вешин — Газли. — М. : Советская энциклопедия, 1971. — (Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров ; 1969—1978, т. 5).
  • Длина волны // Дебитор — Евкалипт. — М. : Советская энциклопедия, 1972. — (Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров ; 1969—1978, т. 8).
  • Физика. Большой энциклопедический словарь/Гл. ред. А. М. Прохоров. — 4-е изд. — М.: Большая Российская энциклопедия, 1999. — С. 874—876. ISBN 5-85270-306-0 (БРЭ)