Дулкын векторы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дулкын векторы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Гармоник синус-төрендәге дулкынның дулкын озынлыгы

Дулкын векторы — таралучы дулкынның фазалар фронтына перпендикуляр юнәлгән һәм абсолют зурлыгы буенча дулкын санына тигез булган вектор.

Гадәттә дулкын векторы k хәрефе белән билгеләнә һәм СИ системасында кире метр (СГС системасында кире сантиметр) белән үлчәнә.

Дулкын саны дулкын озынлыгы λ белән болай бәйләнгән:

.

Дулкын векторы һәм ешлык арасындагы нисбәт дисперсия кануны белән бирелә. Дулкын векторларының барлык мөмкин булган зурлыклары кире рәшәткә яки кире фәза, k-фәзасын булдыра.

Дулкын векторының гомум билгеләмәсе: дулкын векторы дулкын тирбәнешләр фазасыннан градиентына тигез:

Беришле мохитта таралучы монохроматик яссы дулкын өчен дулкын векторы даими, вакыттан һәм координатлардан бәйсез.

Гадәттә дулкын векторы монохроматик дулкыннар өчен кулланыла, гомуми очракта дулкын Фурье рәвешүзгәртүе ярдәмендә монохроматик дулкыннар суммасы төрендә күрсәтелә.

Квант механикасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Квант механикасында дулкынча функциянең дулкын векторы импульс ярдәмендә тасвирлана:

биредә - импульс векторы, - Планк даимие,

яки, берәмлекләр системасын болай сайлап: , гадирәк:

Квант механикасы һәм бөтен заманча физиканың карашы буенча импульс дулкын векторына тигез ( очрагында даими коэффициент белән аерыла).

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Физика. Большой энциклопедический словарь/Гл. ред. А. М. Прохоров. — 4-е изд. — М.: Большая Российская энциклопедия, 1999. — С. 874—876. ISBN 5-85270-306-0 (БРЭ)