Ешлык

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ешлык latin yazuında])
Ешлык
Сурәт
Үлчәмлек
Канун яки назарияне тасвирлаучы фурмула [1][2]
Обозначение в формуле һәм
Символ величины (LaTeX) [2], [2] һәм
Нинди вики-проектка керә Проект:Математика[d]
Рекомендуемая единица измерения Герц[2][3][4] һәм секунда в минус первой степени[d][5][2]
 Ешлык Викиҗыентыкта

Ешлык — вакыт берәмлеге эчендә ясалган тулы цикллар санына тигез булган периодик процессларны тасвирлаучы физик зурлык. Формулаларда кабул ителгән билгеләре — , , (циклик ешлык яки . СИ үлчәү системасында кабул ителгән берәмлеге буларак герц санала. Ешлыкның кире зурлыгы тибрәнү периоды дип атала.

Ешлык үлчәү җайланмасы

Моменталь ешлык һәм спектраль компоненталарның ешлыклары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Периодик сигнал фаза үзгәрүенең тизлеге булган моменталь ешлык белән сыйфатлана, әмма шул ук сигналны үз ешлыкларына ия гармоник спектраль компоненталарның суммасы рәвешендә тасвирларга була. Моменталь ешлыкның һәм спектраль компонентаның ешлыгының үзлекләре төрле, моның турында тулырак мәгълүматны, мәсәлән, Финкның «Сигналы, помехи, ошибки» китабында табып була (Финк Л. М. Сигналы, помехи, ошибки… Заметки о некоторых неожиданностях, парадоксах и заблуждениях в теории связи. — М.: Радио и связь, 1978, 1984.)

Циклик ешлык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Электромагнетизм теориясендә, теоретик физикада һәм шулай ук кайбер куллану электрорадиотехник исәпләрдә өстәмә зурлыкны — циклик (әйләнмә, радиаль, почмакча) ешлыкны ( дип билгеләнә) кулланырга уңайлы була. Циклик ешлык тирбәнешләр ешлыгы белән нисбәте белән бәйләнгән. Математик мәгънәдә циклик ешлык — ул тирбәнешләрнең тулы фазасыннан вакыт буенча беренче чыгарылмасы. Циклик ешлыкның берәмлеге — секундка радиан (рад/с, rad/s) . Механикада әйләнмә хәрәкәтне тикшергәндә циклик ешлыкның аналогы булып почмакча тизлек булып тора.

Дискрет вакыйгаларның ешлыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дискрет вакыйгаларның ешлыгы ( импульслар ешлыгы) — вакыт берәмлеге эчендә узучы дискрет вакыйгалар санына тигез физик зурлык. Дискрет вакыйгаларның ешлыгы берәмлеге минус беренче дәрәҗәдә секунд (с−1, s−1), әмма гамәлдә импульслар ешлыгын үлчәү өчен гадәттә герцны кулланалар.

Әйләнү ешлыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әйләнү ешлыгы — ул вакыт берәмлеге эчендә тулы әйләнүләр санына тигез физик зурлык. Әйләнү ешлыгы берәмлеге — минус беренче дәрәҗәдә секунд (с−1, s−1), секундка әйләнү. Минутка әйләнү, сәгатенә әйләнү, һ.б. кебек берәмлекләр еш кулланыла.

Ешлыкка бәйле башка зурлыклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Метрологик аспектлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үлчәүләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эталоннар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Финк Л. М. Сигналы, помехи, ошибки… — М.: Радио и связь, 1984
  • Единицы физических величин. Бурдун Г. Д., Базакуца В. А. — Харьков: Вища школа, 1984
  • Справочник по физике. Яворский Б. М., Детлаф А. А. — М.: Наука, 1981

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


  1. 3-15.1 // Quantities and units—Part 3: Space and time — 1 — ISO, 2006. — 19 p.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 3-17.1 // Quantities and units — Part 3: Space and time, Grandeurs et unités — Partie 3: Espace et temps — 2 — ISO, 2019. — 11 p.
  3. SI A concise summary of the International System of Units, SI — 2019.
  4. 3-15.a // Quantities and units—Part 3: Space and time — 1 — ISO, 2006. — 19 p.
  5. 3-15.b // Quantities and units—Part 3: Space and time — 1 — ISO, 2006. — 19 p.