Ультрашәмәхә нурланыш
Ультрашәмәхә нурланыш | |
Әүвәлгесе | рентген нурланышы |
---|---|
Киләсе | күренмә нурланыш |
Моңа өлешчә туры килә | яктылык |
Ультрашәмәхә нурланыш Викиҗыентыкта |
Ультрашәмәхә нурланыш (ультрашәмәхә, УШ, UV) — күзгә күренүче нурланышның шәмәхә төстәге очы белән рентген нурланышы арасындагы өлкәне алып торган электромагнит нурланышы (380 — 10 нм, 7,9×1014 — 3×1016 Гц). Диапазон шартлы рәвештә якын (380—200 нм) һәм ерак, яки вакуум (200-10 нм) ультрашәмәхәсе өлешләренә бүленә. Вакуум ультрашәмәхәсе үз билгеләмәсен Җир атмосферасы тарафыннан йотылу сәбәпле бары тик вакуум приборлары тарафыннан гына тикшерү мөмкин булганга ала.
Ачу тарихы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ультрашәмәхә нурланыш 1801 елда немец физигы Иоганн Вильгельм Риттер тарафыннан ачыла. Вакуум ультрашәмәхәсе 1893 елда Виктор Шуманн тарафыннан табыла.
Ультрашәмәхә чыганаклары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Җирдә ультрашәмәхәнең төп чыганагы — Кояш. Шулай ук көндәлек тормыш ихтыяҗларында яки фәндә куллану өчен ультрашәмәхә нурланыш чыгаручы төрле лампалар җитештерелә.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бу — Физика буенча мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |