Күз

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Күз latin yazuında])
Күз
Сурәт
Исем ᠶᠠᠰᠠ
Нәрсәгә тоташа күрү нервы һәм сабаклы күз[d]
Кайда өйрәнелә төс биологиясе[d] һәм оптометрия[d]
Анатомик структурасының үсеше күз үсеше[d]
NCI Thesaurus идентификаторы C12401
 Күз Викиҗыентыкта
Кешенең күзе

Күз (лат. oculus) — кешенең һәм хайваннарның сенсор әгъзасы (күрү системасының әгъзасы). Күз - күрү органы, күрү анализаторының периферик өлеше. Дулкыннары озынлыкта яктылык диапазонда электромагнит таралуы кабул итү хәләтенә ия була һәм күрү функциясе тәэмин итә. Кеше тирәдәге дөньядан 90 % тирәсе мәгълүматны күз аша ала.

Тирә-як мохит кузгаткычлары арасында күрү кеше өчен бигрәк тә зур әһәмияткә ия. Кешенең тышкы дөнья турында мәгълүматларның күбесе күрү белән бәйләнгән. Күрү аркасында кеше тирә-яктагы предметларны, җанлы һәм җансыз җисемнәрнең хәрәкәтен, графика һәм төс сигналларын (хәрефләрне, цифрларны, портретларны һ, б.) аерып күрәбез. Хезмәт эшмәкәрлегенең бөтен төрләре өчен дә күрү мөһим. Сукыр кешегә хезмәттә катнашу мөмкинлеген алу өчен уңайлы, каты эш башкарырга туры килгәнлеге һәркемгә билгеле.

Күз төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кеше күзе фотосурәте.
Кеше күзе төзелеше:
1. Пыяласыман җисем
2. Тешле кырый
3. Цилиар (керфексыман) мускул
4. Цилиар (керфексыман) әйлән
5. Шлемм каналы
6. Күз бәбәге
7. Мөгезпәрдә
8. Алгы полюс
9. Төсле катлау
10. Күз ясмыгы кабыгы
11. Күз ясмыгы төше
12. Цилиар үсенте
13. Лимб
14. Аскы кыек мускул
15. Асык туры мускул
16. Медиальная туры мускул
17. Челтәркатлау артерияләре һәм веналыры
18. Сукыр тап
19. Минең каты тышчасы
20. Челтәркатлауның үзәк артериясе
21. Челтәркатлауның үзәк венасы
22. Күрү нервы
23. Вортикоз вена
24. Күз алмасы җиңсәсе
25. Сары тап
26. Үзәк чокырчык
27. Күз агы
28. Күзнең тамырлы тышчасы
29. Өске туры мускул
30. Челтәркатлау

Умырткалыларда күзләр ара минең ян стенкасы чыгынтысыннан үсә. Күзнең төп өлеше күз алмасын, ә инде күз кабагы, күз мускуллары, фасция, май мендәрчеге ярдәмче аппаратны тәшкил итә, ул шулай ук кан тамырларыннан һәм нервлардан тора. Хайваннарның күз зурлыгы, кайбер искәрмәләрдән тыш, нигездә, гәүдә зурлыгына карый. Коры җир хайваннарыннан иң зур күзләр атта (күз алмасы диаметры 51 мм) һәм тәвә кошында. Гәүдә күләме белән чагыштырганда иң зур күзләр мәчедә.

Күз баш сөягенең күз чокырында урнашкан парлы әгъза. Күз чокыры үзәгеннән күз алмасының тышкы йөзенә күзне хәрәкәткә китерүче мускуллар килә.

Кашлар күзләрне саклый, алар маңгайдан агып төшүче тирне читкә юнәлтә. Күз кабагы белән керфекләр күзне чаңнан саклыйлар. Күзнең тышкы өслегендә урнашкан яшь бизе яшь бүлеп чыгара. Ул күз алмасының өстен сылатып тора, күзгә иңгән чит өлешчәләрне юып төшерә, ә аннан соң күзнең эчке өслегеннән яшь каналы буйлап борын куышлыгына агып төшә.

Күз алмасы тыгыз фиброз катлау белән капланган. Фиброз катлау күзне механик һәм химик зарарланулардан, тышкы яктан чит өлешчәләрнең һәм микроорганизмнарның үтеп иңүеннән саклый. Бу катлау күзнең алгы өлешендә үтә күренмәле. Ул мөгезкатлау дип атала. Мөгезкатлау яктылык нурларын иркен үткәрә.

Урта тамырлы тышча күз алмасын кан белән тәэмин итеп торучы кан тамырларының куе челтәре белән капланган. Бу тышчаның эчке йөзендә нәзек катлау булып буягыч матдә — яктылык нурларын йотучы кара пигмент ята. Күзнең тамырлы катлауның алгы өлеше төсле катлау (радужка) дип атала. Аның төсе (ачык зәңгәр төстән алып кара көрән төскә чаклы) пигментның микъдары һәм таралып урнашу белән билгеләнә.

Күз карасы — ул төсле тышча уртасындагы тишем. Күз карасы күз эченә яктылык нурларының үтүен көйли. Яктылык көчле булса, күз карасы рефлектор рәвештә тарая. Яктылык түбән булганда, күз карасы киңәя. Күз карасы артында ике ягы да кабарынкы үтә күренмәле күз ясмыгы урнашкан. Ул керфексыман мускул белән уратып алынган. Күз алмасының бөтен эчке өлешен пыяласыман җисем — үтә күренмәле койка кебек матдә тутырып тора. Күз яктылык нурларын предметларның сүрәтләнеше күз алмасының эчке чикләрендә — челтәркатлауда фокуска җыелырлык итеп үткәрә. Челтәркатлауда күрү рецепторлары — күз таякчыклары һәм колбачыклары урнашкан. Таякчыклар — эңгер-меңгер яктылыгы рецепторлары, колбачыклар көчле яктылыкка гына кузгатыла, төсләрне аеру аларга бәйләнгән.

Челтәркатлауда яктылык нерв импульсларына үзгәрә, бу импульслар күрү нервы буенча баш миенә зур ярымшарлар кабыгының күрү зонасына үткәрелә. Бу зонада кузгаткычлар — предметларның формасы, аларның төсе, зурлыгы, яктыртылышы, торышы һәм хәрәкәте бик аерыла.

Күрү начарлану[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яхшы күрә торган кеше якындагы һәм ерактагы предметларны тигез үк яхшы күрә. Бу халәт күз ясмыгының кәкрелеген үзгәртә һәм тагын да кабарынкырак була алуы үзенчәлегенә бәйләнгән.

Күрәкарау (близорукость) һәм үтәкарау (дальнозоркость) еш очрый

Күрәкарашлы һәм үтәкарашлы кешеләр предметларны ачык күрмиләр. Күрәкарашлы кешеләргә — ерак предметларның, үтәкарашлы кешеләргә якындагы предметларның сурәтләнеше тонык булып күренә. Күз алмасының озынча формасы тумыштан күрәкарашлыкка сәбәп булырга мөмкин. Тумыштан үтәкарашлы кешеләрнең күз алмасы кыска була. Үтәкарау күз ясмыгының кәкрелеген үзгәртә алу сәләтлеген кимүе аркасында булырга мөмкин, мондый хәл ешрак зур яшьтәге кешеләрдә очрый. Күзнең бу кимчелекләрнең кайсы да булса берсеннән интегүче кешеләр табиб сайлап биргән махсус пыяла күзлек кия.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]