Керфек

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Керфекләр (лат. Cilia) — имезүчеләрдә күз кабаклары читендәге күзне саклаучы төкләр. Кеше кабагында ирекле кырыеның алгы кабыргасында 2-3 рәт керфек урнашкан. Алар артында кадаксыман мейбомий бизләре тишеге бар; бу бизләр, кимерчәк кебек, кабак эчендә тыгыз масса тоташтыргыч тукымада урнашкан. Кеше керфегенең  "гомер озынлыгы" уртача 90 көн. Һәр керфек үзәк һәм тамырдан тора. Тамыры тире астында һәм суганбаш белән тәмамлана. Нәкъ суганбаш керфек үсеше өчен җавап бирә, ул суганбаш күзәнәкләре көчле бүленеше өчен килеп чыга. Тамыр һәм үзәк фоликуллда урнашкан, аңа 2-3 май бизе тоташа. Суганбашка тире имчәкчеге беркетелә, аның ярдәмендә керфек туклана һәм аңа кислород килә.

Керфекләр төсе эумеланин һәм феомеланин пигметлары чагыштырмасы белән бәйле.  Расага карап керфек калынлыгы билгеләнә. Тормыш циклы 4 фазага бүленгән: актив үсеш - 2-3 атна, тынгылыкта 4-7 атна, калганы - аерылу стадиясе. Яңа керфекнең тамыры җитешкәч, керфек төшеп кала. Керфекләр гел үсеп тора, ләкин вакыт белән сирәгәя, көчсезләнә һәм агара башлый.

Өске кабакта 150 алып 250 кадәр керфек бар, алар кабакларның майлы майлавын бүлеп чыгара, аскысында — 50 алып 150 кадәр. Өске керфекләр аскысыннан бераз озынрак, якынча 10 мм дип санала, шул ук вакытта аскыларның озынлыгы якынча 7 мм. Керфекләрнең функциясе күзләрне пычрак кисәкләр, тузан, ком һәм шулай ук кечкенә бөҗәкләрдән саклау һәм матурлык өчен булып тора.

Шулай ук кара[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]