Пыяласыман җисем

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пыяласыман җисем latin yazuında])
Пыяласыман җисем
Анатомик урнашуы vitreous chamber[d]
Нәрсәгә тоташа Челтәркатлау һәм Күз ясмыгы
 Пыяласыман җисем Викиҗыентыкта
1. күз агы 2. тамырлы катлау 3. Шлемм каналы 4. төсле катлау тамыры 5. мөгезкатлау 6. төсле катлау 7. күз карасы 8. күзнең алгы камерасы 9. күзнең арткы камерасы 10. керфексыман өлеш 11. күз ясмыгы 12. пыяласыман җисем 13. челтәркатлау 14. күрү нервы 15. зонуляр җепселләр

Пыяласыман җисем (лат. corpuѕ vitreum) — күздә күз ясмыгы һәм челтәркатлау аралыгын тутыручы гельсыман койка кебек матдә. Ул күз алмасының якынча 2/3 күләменнән ала.

Составы һәм төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

99 процентка пыяласыман җисем  протеогликан [1] һәм гликозаминогликан молекулалары белән бәйләнгән судан тора, шулардан пыяласыман җисемдә күбесенчә гиалурон әчелеге бар.

Алгы өслеге белән, анда чокырчык (fossa patellaris) бар, пыяласыман җисем күз ясмыгының арткы өслегенә яндаш; калган дәвамында пыяласыман җисем челтәркатлауның эчке чикләүче мембранасы белән чиктәш. Челтәркатлауда күрү нервыннан пыяласыман җисем аша күз ясмыгына таба гиалоидлы канал (клокет каналы) уза. Пыяласыман җисем кысасын (stroma vitreum) төрле формадагы коллаген аксымы формасыннан бер-берсе белән үрелгән җепселләрнең юка челтәре төзи (пыяласыман җисемгә хас булган коллаген формаларын шулай ук витрозиннар дип атыйлар). Җепселләр аралыгы сыекча (humor vitreus) белән тулган. Пыяласыман җисемнең шундый төзелеше аңа койкасыман масса сыйфатын бирә[2].

Пыяласыман җисемдә, күп очракта аның чигендә урнашкан күзәнәкләр  - гиалоцитлар бар. Бу күзәнәкләр гиалурон әчелек, коллагеннар һәм пыяласыман җисемнең эрүче аксымнары секрециясендә катнашалар, шулай ук алар пыяласыман җисемнең челтәркатлауның җәюче мембранасына беркетелүен тәэмин итүче гемидесмосомаларны ясый. Килеп чыгышы буенча күпчелек гиалоцитлар макрофаглар булып тора [3].

Пыяласыман җисем нигезе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу 3-4 мм киңлектәге уртада тешле сыр белән кисешкән түгәрәк өлкә (рәс. 19.4). Шулай итеп, яссы керфексыман җисемнең урта өлешендәге кисем пыяласыман җисемнең нигезеннән алда урнашачак.

Пыяласыман җисем нигезе өлкәсендә кабык катламнары тыгыз тоташкан, шунлыктан пыяласыман җисемнең кискен арткы кубарылуы нигезнең арткы кырыеннан ераграк таралмый. Күз эченә берәр нинди үтмәс коралны пыяласыман җисем нигезе аша кертү тракция һәм челтәркатлауның периферик ертылуы ясалуына китерә ала. Нигез өлкәсендәге «тишекле» ертылулар челтәркатлау кубарылуына китерә алмый. Күзнең көчле туры җәрәхәте нигезнең алгы кырые буенча керфексыман эпителий ертылуы һәм арткы кырый буенча челтәркатлау ертылуы белән пыяласыман җисем нигезе өзелүенә китерә ала.

Витреоретиналь ялгану[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Нормада. Гомумән пыяласыман җисемнең кабык катламы белән челтәркатлауның эчке чик мембранасы ялгануы шактый көчсез, чыгарма буларак түбәндәге урыннар санала.

• Нигез өлкәсендә беркетелү бик тыгыз.

• КНД тирәли — ныклык буенча уртача.

• Фовеа тирәли — гадәттә чагыштырмача көчсез, нык беркетелү витреомакуляр тракцион синдромда һәм макуляр ертылуда була.

• Челтәркатлауның периферик тамырлары буенча беркетелү бераз көчлерәк була ала.

2. Пыяласыман җисемнең кискен арткы кубарылу (ПҖАК) вакытында динамик витреоретиналь тракция үсеш алган өчен патологик ялгану түбәндәге урыннарда урнашканда челтәркатлау ертылуы сәбәбе була ала.

• «Рәшәткәле» дегенерациянең арткы кырый өлкәләре.

• Челтәркатлау перифериясендә тут туплану.

• Пыяласыман җисемнең периферик тамыр тирәсендә тыгызланулар.

• Пыяласыман җисем нигезенең аномалияләре (нигез артында чыгынтылар һәм тыгыз беркетелгән утраучыклар).

• «Батынкы белән ак» и «батынкысыз ак» өлкәләре (Алга таба кара).

Функцияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пыяласыман җисемнең төп функцияләре:

  • күзгә дөрес форма бирү;
  • күзнең челтәркатлавына төшкән яктылыкны сындыру;
  • тукымаларга тургор тәэмин итү;
  • күзнең кысылмаулыгын тәэмин итү.

Медицинада тикшеренүләр [үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге вакытта витрэктомиядән соң кулланылган силиконлы һәм башка сыекчалар кимчелекләре булмаган, ясалма пыяласыман җисем ясау өчен кулланырга өметләндергән, гиалоцитларны культивлаштыру ысуллары эшләнгән.

Искәртүләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://www.websight.ru/anat/vitreous.php 2007 елның 10 ноябрь көнендә архивланган. Стекловидное тело.
  2. http://health.rin.ru/uni/text/atlas/463.html Стекловидное тело.
  3. H. Qiao, T. Hisatomi, K-H. Sonoda, S. Kura, Y. Sassa, S. Kinoshita, T. Nakamura, T. Sakamoto, T. Ishibashi/ The characterisation of hyalocytes: the origin, phenotype, and turnover/Br J Ophthalmol 2005;89:513-517

Шулай ук кара[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.