Күзнең тамырлы тышчасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Күзнең тамырлы тышчасы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Күзнең тамырлы тышчасы, күзнең тамырлы тракты, увеаль тракты ( лат. uva — виноград) — күз алмасының склера (күз агы) һәм челтәркатлау арасында урнашкан урта катлавы. Йомшак, пигментлы, тамырлар белән бай катлау, төп үзлекләре булып аккомодация, җайлашу һәм челтәркатлауның тукланышы тора.

Увеаль тракт өч өлештән тора:

Махсус күзәнәкләрдә хроматофорда пигмент бар, алар өчен тамырлы тышча караңгы кадимче камера кебек. Бу бәбәк аша кергән кояш нурларының чагылуын кисәтеп, яктылыкның йотылуына китерә . Шуның белән бергә челтәркатлаудагы сурәтләр төгәллеге арта.

Увеаль трактның пигментация киеренкелеге генетик юл белән урнаштырылган һәм күзләр төсенең сәбәбе була .

Филогенетик  яктан күзнең тамырлы тышчасы өчен минең йомшак һәм арахноидаль тышчалары җавап бирә. Тамырлы тышча тукландырган челтәркатлау нерв системасы өлеше булып тора

Тамырлы тышчаның ялкынсынуы увеит дип атала.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Синельников Р. Д., Синельников Я. Р. Атлас анатомии человека в 4 томах. Т.3. — М.: Медицина, 1996. — ISBN 5-225-02723-7
  • Paul Simoens: Sehorgan, Organum visus. In: Franz-Viktor Salomon et al. (Hrsg.): Anatomie für die Tiermedizin. Enke-Verlag Stuttgart, 2. erw. Aufl. 2008, S. 579—612, ISBN 978-3-8304-1075-1