Күз ясмыгы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Күз ясмыгы latin yazuında])
Күз ясмыгы
Нәрсәгә тоташа циннова связка[d] һәм Пыяласыман җисем
NCI Thesaurus идентификаторы C12743
 Күз ясмыгы Викиҗыентыкта
1. күз агы 2. тамырлы катлау 3. Шлемм каналы 4. төсле катлау тамыры 5. мөгезкатлау 6. төсле катлау 7. күз карасы 8. күзнең алгы камерасы 9. күзнең арткы камерасы 10. керфексыман өлеш 11. күз ясмыгы 12. пыяласыман җисем 13. челтәркатлау 14. күрү нервы 15. зонуляр җепселләр

Күз ясмыгы (рус. хрусталик, лат. lens) — күз алмасында, күз карасы каршында урнашкан үтә күренмәле җисем; биологик линза, күз ясмыгы күзнең яктылык сындыру аппаратының мөһим өлешен тәшкил итә.

Күз ясмыгы үтә күренмәле ике ягы да кабарынкы түгәрәк сыгылмалы керфексыман өлешкә боҗра кебек беркетелгән ясалмадан гыйбарәт. Күз ясмыгының арткы өслеге пыяласыман җисемгә яндаш, ә алдында төсле катлау белән алгы һәм арткы камера урнашкан.

Зурлыгы һәм оптик үзлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балигъ кешенең күз ясмыгының максималь калынлыгы якынча 3,6—5 мм (аккомодация көчәнешенә карап), аның диаметры якынча 9-10 мм. Күз ясмыгының алгы өслегенең хәрәкәтсезлектә кәкрелек радиусы 10 мм га тигез, ә арткысы— 6 мм, максималь аккомодация көчәнеше вакытында алгы һәм арткы радиус тигезләнеп, 5,33 мм кадәр кими.

Күз ясмыгының сындыру күрсәткече калынлык буенча бертөрле түгел һәм шулай ук аккомодация торышына карап,  уртача 1,386 яки 1,406 (төш) тәшкил итә

Аккомодация  хәрәкәтсезлегендә күз ясмыгының сындыру көче уртача 19,11 диоптрий тәкил итә, максималь аккомодация көчәнеше вакытында — 33,06 дптр.

Яңа туганнарның күз ясмыгы шарсыман диярлек йомшак консистенцияле һәм сындыру көче 35,0 дптр кадәр.  Алга таба аның үсеше, күбесенчә диаметры арту хисабына бара.

Күз ясмыгы — эпителиаль күзәнәкләр белән капланган ясмыкның төп элпәсе булган капсулада урнашкан үтә күренмәле ике яклы кабарынкы тамырсыз төзелеш. Аккомодация барышында ясмыкның формасы үзгәрешендә катнашучы капсула экваториаль өлкәсендә аеруча калын, ә арткы котыпта — юка. Экватор өлкәсенә беркетелгән зонуляр җепселләр боҗрасы ясмыкны керфексыман җисемнән аера. Бер катлы эпителий ясмык капсуласының алгы һәм экваториаль өлешен генә каплый. Экваториаль өлкәдә күзәнәкләр митоз өчен бүленә. Яңа ясалган эпителиаль күзәнәкләр сузылып, органеллаларын югалтып җепселләр ясый, шулай итеп ясмыкның үтә күренмәлеген тәэмин итә. Ясмыкны төшкә, үзәктәге тыгыз катламга һәм аны урап алган кабык матдәсенә аерып була. Яңа ясалган ясмык җепселләре гомер буе ясала һәм субкапсуляр урнашып иске катламнарны ясмык матдәсенең эченә таба тирәнрәк күчерә, ясмыкның үсеше алгы-арткы һәм экваториаль юнәлешкә гомер буе бара.

Ясмык нормада үтә күренмәле; күрү үткенлегенә йогынты ясауга карамастан ясмыкның капсула яки матдәсенең тумыштагы һәр томанланулары катаракта дип атала.

Гистологик төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күз ясмыгында капсула (капчык), капсуляр эпителий һәм күз ясмыгының төп матдәсен аералар.

Капсула[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тыштан күз ясмыгы юка сыгылмалы төзелешсез капсула белән капланган, ул яктылыкны көчле сындыручы һәм күз ясмыгын төрле патологик факторлардан саклаучы бертөрле үтә күренмәле катлау. Капсула керфексыман өлешкә керфексыман өлеш бәйләвечләре белән беркетелгән.

Күз ясмыгының капсула калынлыгы бөтен аның өстендә бертөрле түгел: капсула өлеше алдан артка караганда калынрак (0,008—0,02 һәм 0,002—0,004 мм туры килә), бу алгы өслегендә капсула астында эпителиаль күзәнәкләрнең бер катлавы булганлыктан.

Капсуланың иң калын урыны экваторга ике үзәктәш билендә  — алгы (керфексыман өлешнең алгы җепселләре беркетелгән урыныннан 1 мм га эчкә урнашкан) һәм арткы (керфексыман өлеш бәйләвечләре беркетелгән арткы урынныннан эчкә). Капсуланың иң юка урыны күз ясмыгының аткы полюсы өлкәсендә.

Эпителий[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күз ясмыгы эпителие беркатлы яссы мөгезләнүче буларак сыйфатлана; аның төп функцияләре трофик, камбиаль һәм киртә булып тора.

Эпителиаль күзәнәкләр, капсуланың үзәк зонасына туры килгән (күз карасы каршында), яссыланган һәм бер-берсенә тыгыз урнашкан. Монда күзәнәкләр бүленеше башкарылмый диярлек.

Үзәктән перифериягә күчкәндә эпетелиаль күзәнәкләрнең зурлыгы кимүе, аларның миотик активлыгы көчәюе һәм күзәнәкләрнең чагыштырмача биеклеге артуы күзәтелә, экватор өлкәсендә күз ясмыгы эпителие цилиндрсыманга әйләнеп диярлек күз ясмыгының үсеш зонасын ясый. Монда күз ясмыгы җепселләре барлыкка килә.

Күз ясмыгы матдәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күз ясмыгының төп өлеше озынлыкка сузылган эпителий күзәнәкләре тәшкил иткән җепселләрдән ясалган. Һәр җепсел үтә күренмәле алтыпочмаклы призмадан гыйбарәт. Күз ясмыгы матдәсе, кристаллин аксымыннан ясалган, бөтенләй үтә күренмәле һәм башка яктылык сындыручы аппаратларның компонетлары кебек анда тамырлар һәм нервлар юк. Күз ясмыгының үзәк тыгызрак өлеше, төшен югалтып, кыскарган һәм башка җепселгә салынган вакытта төш дип атала башланды, шул ук вакытта, периферия өлеше тыгызлыгы кимрәк булган кабыкны барлыкка китерә.

Карындагы үсеш вакытында күз ясмыгы тукланышны пыяласыман артериядән ала. Бәлигъ вакытта күз ясмыгы тукланышы тулысынча пыяласыман җисем һәм сулы сыекчага бәйле

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]