Эчтәлеккә күчү

Мускуллар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мускуллар latin yazuında])
Мускуллар
Сурәт
Кайда өйрәнелә миология[d]
Анатомик структурасының үсеше развитие мышечного органа[d]
NCI Thesaurus идентификаторы C13056
 Мускуллар Викиҗыентыкта
Куше мускуллары төзелешенең борынгы рәсеме
Скелет мускулы төзелеше

Мускуллар (сум ит[1], лат. musculus — кечкенә сычкан) – кеше һәм җәнлекләр тәненең тыгыз, сыгылмалы мускул тукымасыннан торучы, нерв импульслары тәэсирендә кыскару сәләтенә ия органнар. Мускулларның функцияләре – органнарны тотып тора, саклый, төрле позаны алырга ярдәм итә, гәүдәне вертикаль тота. Мускуллар күкрәк, корсак куышлыгы пәрдәсе, йоткылык стенасы составына керә; күз алмасы, ишетү сөякчекләре хәрәкәтен тәшкил итә. Бу әле бик аз функцияләр генә.

Мускулның микроскопик төзелеше

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мускул – аркылы – буй мускул җепселләренең параллель бәйләмнәреннән тора. Һәр бәйләм тышча белән капланган. Нечкә кыскаручан җепселләр – миофибрилалар: - миозин (аксым), актин (аксым).

Хайваннарның мөһим үзенчәлеге — аларның хәрәкәтләнү сәләте. Күпчелек хайваннарның хәрәкәте — мускуллар кыскару нәтиҗәсе. Мускуллар мускул тукы-масыннан тора. Шома һәм аркылы-буй мускул тукымалары була. Аларның төп хасияте — ярсынучанлык һәм кыскаручанлык.

Шома мускул тукымасының күзәнәкләре бер төшле; алар бик әкрен кыскаралар, ләкин кыскарган халәттә озак тора алалар. Моллюскларның кабырчыклары тыгыз итеп йомылуы, кешенең кан тамырлары тараюы һәм ки¬ңәюе шома мускулларның кыскаруы белән тәэмин ителә.

Аркылы-буй мускул тукымасы аркылыга-буйга сызгаланган күп төшле күзәнәкләрдән тора (тукыманың исеме шуннан). Күп санлы буынтыгаяклыларның (бөҗәкләр, кыслалар, үрмәкүчләр) һәм умырткалыларның тиз хәрәкәтләре нәкъ менә шушы мускуллар кыскару белән бәйләнгән. Энә карагының, карлыгачның очышларын, антилопа, гепардның омтылып чабуларын исегезгә төшерегез.

Аркылы-буй мускул шома мускул белән чагыштырганда мең тапкырга тизрәк кыскара.

Мускул тукымаларында күп санда үзара бер-берсенә параллель урнашкан кыскаручан җепселләр була. Нәкъ менә шушы җепселләрнең кыскаруы мускулга механик эш башкарырга мөмкинлек бирә.

Мускулларның макроскопик төзелеше.

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күп кенә мускулларның төзелешендә юан өлеш (корсак) һәм сеңер аерылып тора. Юан өлешне күп санлы аркылы-буй мускул җепселләре бәйләмнәре тәшкил итә, алар тоташтыргыч тукымалы тышча белән капланган була. Мускулны сөяккә беркетүче сеңерләр тыгыз тоташтыргыч тукымадан тора. Алар сөяк өслеге белән тыгыз тоташып үсә һәм, мускул киеренке эшләгәндә, сөяк матдәсе бүленеп чыгуны стимуллаштыра. Менә ни өчен физик хезмәт белән шөгыльләнүче кешеләрнең һәм спортсменнарның мускул береккән урыннарда сөякләре кытыршырак, тигезсез була. Аз хәрәкәтчел сөякләргә береккән сеңерне мускулның башлары дип, ә хәрәкәтчел сөякләргә береккәнен койрыгы дип йөртәләр. Скелет мускулы кан тамырлары һәм лимфа юллары белән яхшы тәэмин ителгән. Мускулга аның эшен көйләүче нервлар килә.

Мускул сөякне тарта ала, ләкин этә алмый, шуңа күрә капма-каршы хәрәкәтләрне төрле мускуллар башкара: кайберләре бөгә, икенчеләре турайта, бертөрлеләре кулны гәүдәгә китерә, икенчеләре читкә этәрә, кайберләре сөякне сәгать теле уңаена, башкалары кирегә әйләндерә. Капма-каршы эшли торган мускулларны антагонистлар дип, бер юнәлештә эшли торганнарын синергистлар дип атыйлар. Мускулларның бер үк төркемнәре бер хәрәкәттә антагонистлар, ә икенчесендә синергистлар булып катнашырга мөмкин.

Мускуллар һәм терәк-хәрәкәт системасы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сөякләр кешенең скелетын төзи. Скелетның әһәмияте бик зур: ул тәннең терәге булып тора, шулай ук күп кенә эчке органнарны зарарланудан саклый. Мәсәлән, баш сөякләре — баш миен, ә умырткалык сөякләре арка миен (ул умырткалык эчендә урнашкан) саклый.

Мускуллар сөякләргә береккән. Мускуллар, кыскарып һәм йомшарып, сөякләрне, димәк, безнең тәнне дә хәрәкәткә китерә. Бу баш мие боерыгы белән башкарыла.

Скелет һәм мускуллар терәк-хәрәкәт системасын барлыкка китерә. Аның төп роле — организмның терәген һәм хәрәкәтен тәэмин итү.

Нинди дә булса хәрәкәт ясарга теләсә, баш миеннән билгеле бер мускулларга сигнал китә, һәм алар кыскара. Димәк, хәрәкәтләребез белән үзебез идарә итә алабыз. Ләкин күп хәрәкәтләрне уйлап тормыйча башкарабыз. Кинәт кенә кулыңны кайнар чәйнеккә тидерсәң, кайвакыт хәтта ни булганын уйлап та тормыйча, шунда ук кулыңны тартып аласың. Тиредән сигнал нервлар буйлап арка миенә килә. Ә арка мие икенче нервлар буйлап кулда урнашкан мускулларга җавап сигналы җибәрә. Бу сигнал буенча мускуллар шунда ук кыскаралар һәм кулның сөякләрен күтәртәләр. Менә шулай кул бөгелә, тартып алына. Хәтта шундый гади генә хәрәкәттә дә — кулны тартып алуда — тире дә, нервлар да, ми дә, сөякләр дә, мускуллар да катнаша.

Хәрәкәт берәмлеге.

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Скелет мускулының мускул җепселе үзәк нерв системасыннан, ягъни аның башкаручы (хәрәкәт) нейроныннан нерв сигналлары алгач кына кыскарырга сәләтле. Бер хәрәкәт (мотор) нейроны һәм аның белән бәйләнгән мускул җепселләре хәрәкәт берәмлеге дип атала. Әгәр эшкә хәрәкәт берәмлекләре аз катнашса, кыскару көчсез була, әгәр хәрәкәт берәмлекләренең саны артса, мускулларның кыскаруы көчлерәк булып чыга. Ләкин, яхшы күнектерелгән кешенең иң көчле мускул кыскаруы вакытында да, берьюлы хәрәкәт берәмлекләренең аз проценты гына эшли. Кыскару озакка сузылганда, алар бер-берсен алыштырып, чиратлашып эшлиләр: башта бер төркеме, аннары икенчесе, аннары өченчесе һ. б

Күнегүләр ясаганда мускулларның үзгәрүе.

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күнегүләрне башлаганда, эшкә берьюлы катнашкан хәрәкәт берәмлекләренең саны арту исәбенә, уңышка шактый тиз ирешелә. Аннары нәтиҗәләр акрынрак күренә, чөнки мускул җепселләре үзләрен үзгәртә башлый. Аларда кыскару җепләре һәм митохондрияләрнең саны арта, шул ук вакытта җепселләр һәм аларның төшләренең саны үзгәрешсез кала. Бу күренеш күнектерүнең нәтиҗәлелеге дип атала. Моңа эш киеренкелеген югарырак дәрәҗәгә җиткереп, тиешенчә ял итеп, дөрес тукланганда гына ирешеп була.

Мускул кыскаруы энергетикасы.

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Теге яки бу мускуллар төркеменең җепселләрен эшләтә башлау һәм аны туктату өчен, нерв системасы импульслар гына бирә. Мускул җепселенең кыскаруы өчен кирәкле энергия җепселнең үзендәге органик матдәләрнең биологик оксидлашуы нәтиҗәсендә аерылып чыга. Мускулның эшләве өчен төп энергия чыганагы — глюкоза, ләкин интенсив йөкләнеш вакытында күзәнәк мембранасындагы матдәләр дә оксидлаша. Әмма бу вакытта күзәнәктә сарыф ителгән матдәләрне тулыландырырга сәләтле күп кенә матдәләр барлыкка килә. Шуңа күрә эшләгәннән соң ял иткәндә сарыф ителгәнгә караганда да артыграк булып тулылана. Ягъни синтез таркалуны узып китә һәм күнектерү нәтиҗәлелеге барлыкка килә. Ләкин моңа физик киеренкелек чик дәрәҗәсенә якынлашса, ә ял һәм дөрес туклану җитәрлек булса гына ирешелә. Тиешле ялсыз, тукланусыз башкарылган йончыткыч хезмәт, эшсезлек кебек үк, уңышка китерми.

Антагонист мускуллар эшенең регуляцияләнүе.

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кул терсәк буыныннан бөгелгәндә һәм турайганда, шулай ук йөкне тотып тору өчен беләк сөякләре тикторыш хәлендә калганда, нерв үзәкләренең үзара тәэсир итешүе мисалында антагонист мускуллар регуляциясе болай башкарыла.

Әгәр ике башлы мускулга нерв үзәгеннән ярсытучы сигналлар килсә, ул кыскара, ә өч башлы мускул йомшара — ике башлы мускулның эшенә комачаулык итми. Әгәр инде өч башлы мускул кыскарса, ике башлы мускул йомшара, кулны турайтырга комачауламый. Мускулларның болай килешенеп эшләве аларның үзләрендә түгел, ә бәлки мускуллар белән идарә итүче нерв үзәкләрендә башкарыла. Кулны кирәкле торышта тоту таләп ителгәндә нәрсә була? Ул вакытта әлеге буын сөякләре хәрәкәтендә катнашучы барлык нерв үзәкләре ярсына. Ике башлы һәм өч башлы мускуллар бу очракта берьюлы кыскара. Беләк сөякләре кулбаш сөягенә елыша һәм буында хәрәкәт туктала. Сөякләр бер-берсенә карата хәрәкәтсез кала. Элекке антагонист мускуллар синергистлар булып эшли башлый.

Динамик һәм статик эш.

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кешенең бер үк мускуллары төрле ситуациядә төрле эш башкарырга мөмкин. Кешенең йөрүе яки йөк күчерүе белән бәйле эше динамик эш дип атала. Билгеле бер позаны саклауга яки йөкне тотып торуга бәйле эш статик эш дип йөртелә. Бертөрле позаны озак саклауны яки йөкне озак тотып торуны таләп иткән статик эш аеруча ардыра. Шуңа күрә машина конструкцияләрендә статик йөкләнешнең, һич югында, бер өлешен җиңеләйтерлек уңайлы утыргычлар ясау күздә тотыла. Утыргычны артлы итеп ясау арка мускулына ял бирергә мөмкинлек тудыра, култыксалар исә кул һәм гәүдә мускулларының киеренкелеген йомшарта.

Мускуллар сәламәтлеген саклау

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кешенең сын-гәүдәсе скелетка һәм мускулларга бәйле. Сын-гәүдәсе дөрес булган кеше аркасын төз, иңбашларын һәм башын туры тота. Андый кеше зифа, матур күренә. Сын-гәүдәсе дөрес үсмәгән кеше бөтенләй башка кыяфәттә: аның иңбашлары һәм башы салынкы, күкрәге эчкә баткан була. Өстәвенә гәүдә дөрес үсеш алмаганда сулыш алу авырлаша, йөрәк һәм башка эчке органнар начаррак эшли. Сын-гәүдә балачакта һәм үсмер вакытта формалаша. Гәүдә дөрес үсеш алсын өчен, кагыйдәләрне үтәргә кирәк.

Башны бераз алга иеп, һәрвакыт туры утырырга кирәк. Өстәл белән күкрәк арасы уч төбе киңлегендә булырга тиеш. Урындык артына терәлеп утыр. Кулларыңны өстәлгә иркен куй, аларга таянма. Утырганда ике аягың да табаны белән идәнгә тиеп торсын. Арысаң, гәүдә торышын үзгәртеп, утырган килеш яки урыннан торып, берничә күнегү эшлә. Сыйныфта моны физкультминут вакытында эшлиләр. Физкультминуттан соң яңадан дөрес утыр.

Мускуллары үсмәгән кешенең гәүдәсе бервакытта да төз, матур була алмый. Арканы, иңбашларны, башны нәкъ менә мускуллар тотып тора. Физик хезмәт, физкультура, спорт белән шөгыльләнгән кешенең генә мускуллары нык була. Хәлдән килсә, көн саен утырышлар, тартылмалар, җиртөрткеләр, гәүдә күтәрү күнегүләрен ясау кирәк. Мускулларның төп дошманы — хәрәкәтсезлек, ә иң яхшы дусты — хәрәкәт. Хәрәкәтсезлек гиподинамия китереп чыгара.