Йорт аты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Йорт аты latin yazuında])
(Ат битеннән юнәлтелде)
Йорт аты
Сурәт
Халык саны 58 315 816 (2013)[1]
Халыкара фәнни исем Equus ferus caballus
Таксономик ранг астөр[d]
Таксонның халык атамасы caballu[2], horse һәм omid
Йөрәк тибеше ешлыгы 38 ± 6 ударов в минуту[3]
Нәрсәнең чыганагы лошадиный волос[d], ат ите[d], конский навоз[d], лошадиная кожа[d], equine chorionic gonadotropin[d] һәм кобылье молоко[d]
Кайда өйрәнелә Иппология
Коллаж
3D-модель
Сурәтләнә лошадь в искусстве[d]
Походка йөреш кызулыгы[d]
Тавыш чыгара ржание[d]
Значок
Объектның күренешләре өчен төркем [d]
 Йорт аты Викиҗыентыкта

Йорт аты (лат. Equus ferus caballus) — атлар ыругына керүче, кешеләр йөртү һәм йөк ташу, азык, чабыш өчен файдаланыла торган йорт хайваны, эре терлек. Ат кымызы һәм ат ите — сәламәтлек өчен иң файдалы ризыклар.

Кыргый атларның сакланып калган бердән-бер төре булып тора (Пржевальский атыннан тыш).

Йорт атлары, Антарктидадан тыш, барлык континентларда да таралган. Тарпаннарны беренче итеп төрки халыклар б.э.к. 7–8 гасырларда кулга ияләштерелгән дип уйланыла. Бу хәл Башкортстанның Дәүләкән районы территориясендә булган дип фаразлана.[4] Аурупада бозлык чоры тәмамлану белән кешеләр тарпаннарны кырып бетерәләр, анда атлар булмый. Шуңа күрә, мәсәлән рус һәм башка телләрдә ат лексикасында татар сүзләре күп: рус. лошадь, мерин, табун, каурый, буланый һ.б.

Атамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яшь һәм җенескә карап ат атамалары:

  • Айгыр — үсеп җиткән (4 яшьтән) печтерелмәгән иркәк ат.
  • Алаша — печтерелгән иркәк ат.
  • Бия — үсеп җиткән (4 яшьтән) теше ат.
  • Байтал — яшь теше ат.
  • Дүнән — 4 нче яшьтәге ат.
  • Конан (конаҗын) — 3 нче яшьтәге ат.
  • Тай — 2 нче яшьтәге ат.
  • Колын — 1 яшькә кадәр ат.

Ат төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Олау атлары — авыр йөкләр ташый торган атлар (мәсәлән, совет олау аты).
  • Җигем атлар — җигелә торган атлар (мәсәлән, беларус җигем аты).
    • Юртак атлар — елдам юртаклауга тумыштан сәләте белән җиңел җигем атлар (мәсәлән, орлов юртагы).
  • Менге атлар — менеп йөри торган атлар (мәсәлән, асыл менге ат).
    • Менге-җигем атлар — иярле һәм җигүле эшкә ярый торган атлар (мәсәлән, дон аты).
    • Менге-йөк атлары — иярле һәм йөкле эшкә ярый торган атлар (мәсәлән, лакай аты).
  • Йөк атлары — аркасында йөк йөртә торган атлар.

Ат токымнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Ат токымнары

Дөньяда 200 артык ат токымнары бар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татар теленең аңлатмалы сүзлеге (өч томда). — Казан, 1977.