Бал корты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бал корты latin yazuında])
Бал корты
Сурәт
Кыскача исем A. mellifera
Халыкара фәнни исем Apis mellifera L., 1758[1][2][3]
Таксономик ранг төр[1]
Югарырак таксон медоносные пчёлы[d][1]
Таксонның халык атамасы Honey bee[4], 意大利蜂[5], včela medonosná[6], tarhamehiläinen[7], pszczoła miodna[8], honningbie һәм medonosna čebela
Макималь гомер озынлыгы 8 ел[9]
Нәрсәнең чыганагы бал, пчелиный воск[d], маточное молочко[d], тома балавыз[d], Бал корты агуы һәм Q16543274?
Төс сары һәм кара
Тәэсир итешә A. borealis[d][10]
Төрләр ареалы харитасы
Туклану чыганагы нектар[d] һәм пыльца[d]
...өчен инвазион төр Боливия һәм Австралия[11]
Чехия Республикасының юкка чыгу куркынычы булган төрләре Кызыл исемлеге статусы data deficient[d][6]
Нинди вики-проектка керә ВикиПроект Инвазив биология[d]
Охранный статус NZTCS introduced and naturalised[d][12]
Ссылка на авторов таксона Linnaeus, 1758[13]
Геном төзелеше URL-ы metazoa.ensembl.org/Apis_mellifera[14]
MCN коды 0106.41.00
 Бал корты Викиҗыентыкта

Бал корты́ (лат. Apis millifera L.) — элпәканатлылар отрядының умарта кортлары өсгаиләлегеннән бөҗәк.

Сыйфатлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ояларда гаилә булып яши, нектар (балга әверелдерелә) һәм үсемлекләр серкәсен җыя. Бал кортының биологик яше 150 млн. ел чамасы. Бал, балавыз һәм умартачылыкның башка продуктлары өчен кеше тарафыннан йортлаштырылган һәм үрчетелә (6 мең ел чамасы).

Русиядә түбәндәге төрләр урын алалар: Урта рус умарта кортыApis mellifera mellifera Linnaeus, Кавказ умарта корты, Карпат умарта кортыApis mellifera carpatica Татарстанда бал кортының урта рус урман (кара төстәге) токымы (A.m. mellifera) (татар популяциясе) хуҗалыкта аеруча әһәмиятле санала. Кайвакыт агач куышларында, кыя ярыкларында оялаган кыргыйлашкан гаиләләрдән тыш хәзер табигатьтә яшәми.

Күп очракта гаиләдә ыругны дәвам итүче бер ана корт (җенси органнары үскән ана корт), 50–70 меңгә якын (кайвакыт күбрәк тә) эшче корт (җенси яктан җитлекмәгән, гаиләдә бөтен «эшне» башкаручылар) һәм берничә йөз ата корт (соры кортлар яки әре кортлар) була.

Әлеге затларның 3 формасы да бер-берсеннән морфологик билгеләре буенча да, үзләренең функцияләре белән дә аерыла. Ана корт эшче һәм ата кортларга караганда зуррак, гәүдәсенең озынлыгы 20–25 мм, авырлыгы 280 мг чамасы. Ана кортның гаиләдәге функциясе йомырка салудан гына гыйбарәт, шуңа күрә аның балавыз бизләре үсмәгән, аякларында серкә җыю өчен җайланмалары юк, угының төзелеше дә бераз башкачарак. Эшче кортларның гәүдә озынлыгы 12-14 мм, авырлыгы 100 мг. Аларның органнары яшь кортларны тәрбияләү, гаиләне саклау, күзәнәкләр төзү белән бәйле төрле функцияләрне башкару өчен җайлашкан. Умарта кортлары өске казналыклары ярдәмендә күзәнәкләрне чистарталар, кәрәзләр ясыйлар, умарталарны чистарталар һ.б.ш. Арткы аякларында хортумчык һәм серкә җыю өчен аппаратлары бар, аларның саклагыч функцияне башкаручы уклары (үзгәргән йомырка салгыч) ана кортныкына караганда ныграк үскән; укның алга юнәлгән тешчеге бар, шуңа күрә чакканда ул ярада кала, һәм корт үлә. Соры кортлар җәй көне генә яши. Гәүдә озынлыклары 15–17 мм, авырлыгы 250 мг чамасы. Алар аталандыру өчен хезмәт итә, шуңа бәйле рәвештә ана кортны эзләп табу өчен күп кенә җайланмалары бар: ис сизү органнары, канатлары нык үскән, күзләре зур. Җәй ахырында, парлашканнан соң, эшче кортлар ата кортларны куып чыгара, һәм алар үлеп бетә. Ана корт һәм эшче кортлар кышлыйлар; актив халәттә булу сәбәпле, алар ояда исән калырлык температураны саклыйлар.

Ояда алты кырлы күзәнәкләрдән ясалган кәрәзләр вертикаль урнаша, аларда токым үрчи һәм азык запасы саклана. Кәрәзләр балавыздан ясала, алар эшче кортларның корсагында урнашкан махсус бизләрдән бүленеп чыга. Эшче кортлар личинкаларны бал катнашмасы һәм эшкәртелгән серкә белән туендыралар. Яңа яралган кортлар бер атна оя эчендә генә хезмәт итәләр. Аннан соң аларның һәрберсе үз өстенә йөкләнгән вазифаны аерым башкара башлый. Күзәтүче, сакчы, бал ташучы, чистартучы, яңа яралганнарны ашатучылар, ана һәм ата кортлар – аларның барысы да үз эшләрен төгәл һәм җиренә җиткереп башкаралар. Ана кортның гомер озынлыгы 4–5 ел (хуҗалыкта файдалану 2 ел), эшче кортларныкы 35–40 тәүлек (кышлаучыларныкы 200 тәүлеккә кадәр). Һәр гаилә сезонга 150–300 кг га кадәр бал әзерли.

Бал корты күп кенә кыргый үсемлекләрдән һәм авыл хуҗалыгы культураларыннан нектар һәм серкә җыю барышында аларны серкәләндерүдә беренчел рольне үти. Татарстан кырларын минималь стандартлар буенча серкәләндерү өчен, 163,5 мең бал корты гаиләсе кирәк, ә Татарстанда барлыгы 159 мең гаилә генә.[15]

Умартачылык тарихыннан[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Идел-Урал төбәгендә үсеш алган умартачылык тарихы Урта Идел буеның табигате хәзергедән йомшаграк булган һәм кыргый бал кортларының яшәешенә уңай тәэсир иткән неолит дәверенә барып тоташа. Умартачылык «бал аулаудан» башлап чолыкчылыкка (урман умартачылыгына) кадәр булган барлык стадияләрне узган, һәм шуннан соң гына бал кортлары өчен умарталыклар төзелә башлаган булса кирәк. Кайбер мәгълүматлар буенча, чолыкчылык Урта Идел буенда яңа эра чикләрендә барлыкка килгән, ә X гасырда чолыкчылык умартачылыкка әверелгән. Бу вакытка инде чолыкчылыкка гына түгел, ә бәлки чолыкчылык белән шөгыльләнергә мөмкин булган, бал бирүче агачлар үсә торган урман мәйданына да хокук бирү каралган булган.

Умартачылык технологиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Умарталыкта һәрвакытта да югары продукт бирүче көчле бал кортлары гаиләләре асрала. Умартачылыкта бал кортларын кышка әзерләү технологиясенә зур әһәмият бирелә. Чөнки бары тик көчле, яхшы кышлаган бал кортларыннан гына күпләп бал алырга һәм башка продуктлар җитештерергә була. Бал җыю тәмамлануга, өстәмә тукландыруны оештырып, бал кортларын көзге үстерү эше башлана. Кышка, гадәттә, 9 һәм аннан күбрәк рам кәрәз биләүче умар-талар калдырыла. Бал кортының бер гаиләсенә кышка уртача 25—30 кг азык кирәк. Кортларның яхшы кышлавы өчен, аларны саклау урынының коры булуы, дезинфекцияләнүе зарур. Кышлау урынында һава алмашын дөрес оештыру оптималь температураны (0± 2 °C) сакларга ярдәм итә. Һава температурасы +10, + 12 °С ка җиткәч, бал кортларын кышлау урыныннан чыгаралар. Аларны очыртып карап, күзәтү оештыралар, азык запасын ачыклыйлар, ояның торышын карый-лар, чистарталар, корт анасы бармы икәнен билгелиләр, аның сыйфатын ачыклыйлар. Гадәттә, безнең якларда умарта кортлары яхшы кышлыйлар. Иртә язда умартачының игътибары бал кортларын кабатланып торган салкыннардан саклауга, аларның яшәешен җанландыруга юнәлтелә. Моның өчен оялар кыскартыла, җылытыла, бал корт-лары тыгызлап каплаган кәрәзләр генә калдырыла. Яз көне, күкәй салуны стимуллаштыру өчен, балы аз булган ачык кәрәзләр куела. Корт гаиләләрендә азык запасы, аларның көченә карап, 9—12 кг га кадәр җиткерелә. Язгы ревизия вакытында бал корты гаиләләре чиста, дезинфек-цияләнгән умарталарга күчерелә.[16]

Татарстанда умартачылыкның азык базасы урман зонасында бал бирүче агач токымнары (юкә, өрәңге, тал һ. б.), шулай ук вак агачлары киселеп, үсентеләр басып киткән диләнкеләрдәге, янган урыннардагы, сирәклекләрдәге, ачык аланнардагы, сазлыклардагы һәм агачлары череп ауган мәйданнардагы чәчәкле-җиләкле үсемлек-куаклыклар (кипрей, кура җиләге, кара җиләк, зонтиклылар семьялыгы үсемлекләре һ. б.) белән билгеләнә. Монда экологик чиста умартачылык продуктлары (бал, серкә, балавыз һ.б.) алу өчен уңай шартлар бар. Безнең шартларда төп бал бирүче - юкә агачы. Юкәлекләрдән ел саен 50 мең тоннадан артык бал алына. Бал бирүче кыр культураларына Татарстанда 4% чәчүлек туры килә. Алар арасында төп урынны рапс чәчүлекләре алып тора, аннан соң карабодай һәм орлык өчен чәчелә торган күпьеллык кузаклы культуралар. Көнбагыш һәм бакчачылык мәйданнары зур түгел. Кырда үсүче бал үсемлекләре 15 832 т бал бирәләр.[17]

Бал бирүче үсемлекләрнең төп массасының чәчәк атуы һәм умарталарга бал кортларының нектар ташуы буенча Татарстанда умартачылык сезонын язгы, җәйге һәм көзге чорларга бүлеп була. Иртә яз чоры бал кортларын кышлаудан чыгарганнан башлап 16 майга кадәр бара, һәм бу чор бал бирүче үсемлекләрдән талчалар семьялыгына керүче агачларның: өрәңге, җиләк-җимеш бакчаларының чәчәк атуы белән сыйфатлана. Язның бу чорындагы нектар запасы бал кортларына һәр гаилә башына 10 кг бал җыярга мөмкинлек бирә. Язның икенче яртысына (16 майдан 16 июньгә кадәр) бал бирүче бу үсемлекләр чәчәк атуларын төгәллиләр. Аларга алмашка урман кура җиләге, болын үсемлекләре һ.б. чәчәк ата башлый, ләкин әле алар бу вакытта массакүләм төс алмый. Шуңа күрә Татарстан шартларында җәй башында бер ай чамасы вакытта бал җыярдай чәчәкләргә кытлык була.

16 июньнән 6 июльгә кадәр дәвам иткән иртә җәй чорында болыннар һәм көтүлекләрдәге төрле үләннәр, рапс, люцерна, вика, эспарцет, тәкәмөгез, урман кура җиләге һәм башка бал үсемлекләре чәчәк ата. Бу чордагы табыш югалтулардан күбрәк була, бал корты гаиләләрендә бал запаслары туплана башлый.

Татарстан шартларында җәйнең икенче яртысында (чама белән 6 июльдән 6 августка кадәр) табигый бал бирүче үсемлекләрнең дә, чәчеп үстерелә торган культураларның да төп массасы чәчәк ата. Республиканың төп бал ресурсларыннан саналган юкә белән карабодай да шушы чорда чәчәк ата. Сезон өчен теоретик мөмкин булган нектар запасының 84%ы шушы чорга туры килә. 6 августтан көзге чор башлана. Ул бал бирүче культураларның (карабодайның, соң чәчелгән көнбагышның, икенче чираты өлгергән күпьеллык үләннәрнең, кыргый үсемлекләрнең) чәчәк атуы төгәлләнгәнче бара. Сезонлык бал запасы бал бирүче үсемлекләрнең категорияләре буенча түбәндәгечә бүленә: авыл хуҗалыгы чәчүлекләре 9%, болын һәм көтүлекләр, урманнар, ташландык җирләр, сазлыклар 91%.

Татарстан шартларында бал җыю өчен иң кулай вакыт булып июльнең икенче бишкөнлеге санала. Кама аръягы районнарында бал җыю сезоны якынча 3—4 көнгә соңрак башлана. Умарталарның көнлек артымы 0,5 кг нан да кимү — төп бал җыю тәмамлана дигән сүз. Бу чор якынча 23 июльгә туры килә. Республикада төп бал җыю вакыты 17 көн чамасы дәвам итә.

Бал корты һәм медицина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гомумән, бал кортлары белән бәйләнгән һәрнәрсә дә кешегә дәва һәм шифа китерә. Мәсәлән, бал, балавыз, умарта «сөте», чәчкә серкәсе, прополис – аларның барысын да чирләрне дәвалаганда кулланалар. Хәтта үлгән умарта кортларыннан да дару ясыйлар. Умартачылык продукцияләре нигезендә хәзер бик күп дарулар әзерләнә. Медицина өлкәсендә хәтта аерым дәвалау системалары барлыкка килде. Шуларның берсе — кортлардан чактыру, ягъни апитерапия.[18] Буын, умыртка баганасы, нерв системасы авырулары, остеохондроз, ревматизм вакытында аеруча яхшы нәтиҗәләр бирә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Integrated Taxonomic Information System — 1996.
  2. Linnaeus C., Salvius L. Systema Naturæ: Per Regna Tria Naturæ, Secundum Classes, Ordines, Genera, Species, Cum Characteribus, Differentiis, Synonymis, Locis — 10 — Holmiæ: Impensis direct. Laurentii Salvii, 1785. — doi:10.5281/ZENODO.3922706
  3. Weissmann J. A., Picanço A., Paulo A.V. Borges et al. Bees of the Azores: an annotated checklist (Apidae, Hymenoptera) // ZooKeys / T. L. ErwinSofia: Pensoft Publishers, 2017. — ISSN 1313-2989; 1313-2970doi:10.3897/ZOOKEYS.642.10773PMID:28138299
  4. Wildscreen ARKive — 2003.
  5. Catalogue of Life in Taiwan — 2003.
  6. 6,0 6,1 Portál informačního systému ochrany přírodyAgentura ochrany přírody a krajiny České republiky.
  7. Finnish Biodiversity Information Facility — 2012.
  8. https://encyklopedia.pwn.pl/haslo/pszczola-miodna;3964216.html
  9. Haddad L. S., Kelbert L., Hulbert A. J. Extended longevity of queen honey bees compared to workers is associated with peroxidation-resistant membranes. // Experimental GerontologyElsevier BV, 2007. — ISSN 0531-5565; 1873-6815doi:10.1016/J.EXGER.2007.02.008PMID:17446027
  10. Core A., Runckel C., Ivers J. et al. A new threat to honey bees, the parasitic phorid fly Apocephalus borealis // PLOS ONE / PLOS ONE EditorsPLoS, 2012. — ISSN 1932-6203doi:10.1371/JOURNAL.PONE.0029639PMID:22235317
  11. Seebens H. SInAS database of alien species occurrences — 2021. — doi:10.5281/ZENODO.5562892
  12. New Zealand Threat Classification System DatabaseDepartment of Conservation.
  13. https://www.itis.gov/servlet/SingleRpt/SingleRpt?search_topic=TSN&search_value=154396#null
  14. Ensembl Genomes
  15. Кривцов Н.И., Лебедев В.И., Сафиуллин Р.Р., Хәсәншин Г.Ш., Нәбиуллин Р.Г., Татар балы бит29
  16. Кривцов Н.И., Лебедев В.И., Сафиуллин Р.Р., Хәсәншин Г.Ш., Нәбиуллин Р.Г., Татар балы бит18
  17. Кривцов Н.И., Лебедев В.И., Сафиуллин Р.Р., Хәсәншин Г.Ш., Нәбиуллин Р.Г., Татар балы бит25
  18. Бал кортлары безгә дәва һәм үрнәк өчен яратылган

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татар энциклопедиясе. — Казан, 2008. 2013 елның 19 октябрь көнендә архивланган.
  • Татар балы : Татарстан Республикасында умартачылык эше /H. И. Кривцов, В. И. Лебедев, P. P. Сафиуллин Һ. б.; Русчадан Г. С. Хафизова, Л. P. Газыймова тәрҗ.— Казан : Мәгариф, 2007.— 223 б.: рәс. б-н.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]