Эчтәлеккә күчү

Бөҗәкләр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бөҗәкләр latin yazuında])
(Бөҗәк битеннән юнәлтелде)
Бөҗәкләр
Халыкара фәнни исем Insecta L., 1758[1]
Әйтелеш
Таксономик ранг сыйныф[2]
Югарырак таксон алтыаяклылар[d][2]
Коллаж
Шушы чыганакларда тасвирлана Nordisk familjebok[d], Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d], Брокгауз һәм Ефронның кече энциклопедик сүзлеге[d], Яңа энциклопедик сүзлек, 1911—1916[d], Энциклопедический словарь Гранат[d], Метрополитен сәнгать музееның төркемләү сүзлеге[d] һәм Британ энциклопедиясенең XI басмасы (1910-1911)[d]
ХФӘ билгесе ɪnˈsɛktə
Башлану вакыты 400000 тысячелетие до н. э.
Кайда өйрәнелә энтомология
Нәрсәнең чыганагы ашарлык бөҗәк[d]
Туры килүче исемлек бөҗәкләр тәртипләре исемлеге[d]

 Бөҗәкләр Викиҗыентыкта

Бөҗәкләр (лат. Insecta, Insecta-Ectognatha, Ectognatha) — умырткасыз буынтыгаяклы хайваннар сыйныфы (башка классификация буенча — өссыйныф[3]). Күбаяклар белән бергә трахеялылар астибына керә. 1,5 млн тирәсе төр бөҗәк билгеле[4][5]. Җирдәге барлык башка хайваннар арасында иң зур төрлелеккә ия; үзләр эченә күбәләк, коңгыз, чебен, кырмыска, умарта корты һәм башкаларны алалар. Бөҗәкләрне өйрәнүче фән исеме - энтомология.

Латыйн атамасы француз телендәге insecte (лат. insectum ← грек. шул ук мәгънә), «кисемле хайван» сүзеннән килеп чыккан.

Биологик тасвирлама

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәннәре хитинлаштырылган кутикула белән капланган, ул экзоскелет барлыкка китерә. Тән өч өлештән тора, ул да булса баш, күкрәк һәм корсак өлешләре. Күпчелек төркемнәрдә күкрәкнең икенче һәм өченче бүлегенә канатлар берегә. Аяклары өч пар, алар күкрәк өлешенә тоташа. Бөҗәкләрнең тәннәре 0,2 ммдан алып 30 смга кадәр һәм аннан да күбрәк.

Ишетү органнары төрлечә урнашкан булырга мөмкин. Мәсәлән, чикерткәләрнең – алгы аякларында. Күбәләк һәм чебеннең – алгы аягында тәм сизү органнары урнашкан.

Бөҗәкләрнең тулы яшәү циклы үз эченә эмбриональ (йомырка фазасы) һәм постэмбриональ үсешне ала. Икенчесе метаморфоз (әверелеш) белән уза. Тулы һәм тулы булмаган метаморфоз күзәтелергә мөмкин. Тулы булмаган әверелеш очрагында организм өч фаза уза: йомырка, личинка һәм имаго (олы зат). Бу очракта личинкалар олы затка охшаган, алар кечкенә зурлыклары, җенес әгъзалары һәм канатларының үсеп җитмәве белән генә аерылалар. Тулы әверелеш очрагында фазалар дүрт: йомырка, личинка, курчак һәм олы зат. Аларның личинкалары суалчанны хәтерләтүче формада була, отрядка хас үзенчәлекләр олы затларда гына күзәтелә. Гадәттә личинкалар актив туклана һәм үсә, ә җитлеккән бөҗәкләр үрчи һәм тарала.

Бөҗәкләрнең төрлелеге гаҗәеп киң. Галимнәр тарафыннан 1 млннан артык төр тасвирланган, шуннан чыгып, бу дөньяда иң күпсанлы хайваннар классы. Алар мөмкин булган барлык яшәү мохитләрен һәм экологик нишаларны били. Антарктиданы да кертеп, барлык континетларда очрыйлар. Бүгенге көн бөҗәкләре (әлегә ачылмаган төрләрне дә кертеп) ике миллионнан алып 8 миллионга кадәр төрне берләштерә, дип фаразлыйлар.

Бөҗәкләрдән курку инсектофобия дип атала.

Бөҗәк морфологиясе
A — башы B — күкрәге C — эче
1. антенна
2. күзләр (астагы)
3. күзләр (өстәге)
4. катлаулы күз?
5. мий (cerebral ganglia)
6. алдагы күкрәк
7. дорсаль артерия
8. трахеялар
9. урта күкрәк
10. арттагы күкрәк
11. алдагы канат
12. арттагы канат
13. уртадагы эчәк (бүтәкә)
14. йөрәк
15. күкәйлек
16. арттагы эчәк (эчәклек, туры эчәк һәм аналь тишеге)
17. анус
18. вагина
19. ганглий
20. мальпигий тамырлары
21. мендәрчек
22. тырнаклары
23. тәпиләре
24. сыйрак
25. балтыр
26. вертлуг
27. fore-gut (crop, gizzard)
28. күкрәк ганглие
29. тазик
30. селәгәй бизе
31. йоткылык асты ганглий
32. авыз аппараты

Бөҗәкләрнең тәне өч өлешкә бүленә: баш, күкрәк, корсак. Һәр сегмент дүрт өлештән тора. Өске ярымбоҗра - тегрит, аскы ярымбоҗра - стернит, ян-яклар - плейритлар. Тәннең өске, арка ягын дорсаль (dorsalis), ә аскы, корсак ягын - вентраль (ventralis) дип атыйлар.

Хитин төзелешле экзоскелетлары булу да бөҗәкләрнең үзенчәлеге. Ул тәнне һәм очлыкларны каплый. Кайбер очракта ул йомшак һәм юка. Каты тышкы скелет күп өстенлекләр бирә: тәнне механик тәэсирләрдән, кибүдән, деформациядән саклый. Кимчелекләре дә юк түгел. Мәсәлән, аны кою һәм яңаны үстерү өчен күп энергия сарыф итәргә туры килә. Экзоскелет склеритлардан (sclerites) тора, алар кутикуланың юкарак өлешләре белән тоташалар. Тышчалар өслегендә гадәттә төрле үсентеләр, сырлар, энәләр, төкләр — хетоидлар була. Шулай ук тән төкләре - хеталар да кутикулага карыйлар.

Тәннең һәм аның өлешләренең төсе дә бик төрле. Структуралы һәм пигментлы буялышны аералар. Структуралы дигәне кайбер бөҗәкләрнең вак кына тәңкәләре, микроскопик кабыргачыклары һәм башка тигезсезлекләр тудырган яктылык интерференциясе, дифракциясе, дисперсиясе ярдәмендә барлыкка килүче металл һәм ялтыравык төсмерләрне аңлата.

Пигментлы буялыш кутикулада, гиподерма күзәнәкләрендә яки май тәнчегендә тупланучы пигментлар ярдәмендә ясала. Күп бөҗәкләр бу ике ысулны берләштерәләр. Көндез актив һәм үсемлекләргә бәйле бөҗәкләр гадәттә ачык төсләргә буялган. Ә туфрак өстендә хәрәкәт итүче яки төнге яшәү рәвеше алып баручы бөҗәкләр гадәттә бер төстә, гадәттә кара. Гомуми фонда таплар, сызыклар һәм башка рәсемнәр күзәтелергә мөмкин.