Йөрәк

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Йөрәк latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Йөрәк
Сурәт
Кайда өйрәнелә кардиология
Нинди таксонда бар хайваннар
Анатомик урнашуы күкрәк куышлыгы[d][1]
Артериаль чыганак правая коронарная артерия[d] һәм левая коронарная артерия[d]
Веноз дренаж верхняя полая вена[d]
Иннервируется cardiac plexus[d]
Анатомик структурасының үсеше развитие сердца[d]
Нәрсәгә тоташа кызылтамыр[d] һәм кан тамыры[d]
Тавыш чыгара звуки сердца[d]
NCI Thesaurus идентификаторы C12727
Commons-logo.svg Йөрәк Викиҗыентыкта

Йөрәк (яки бәгырь) — канны артерияләр, веналар һәм капиллярлар буенча куучы кеше яки хайван тәне әгъзасы.

Кардиохирургиянең заманча методлары клиник практикага киңрәк үтеп керү моңа кадәр дәвалап булмый дип саналган миллионнарча кешеләрнең гомерен озынайтуга һәм хезмәткә яраклылыгын кире кайтаруга мөмкинлекләр ачты.

Кан әйләнеше системасында йөрәк—иң әһәмиятле орган. Йөрәк турында без бүген нәрсә беләбез? Ул ана карынындагы үсеш чорының бишенче атнасында эшли башлый. Баланың туу моментына ул веналардан килгән канны үзенә алып, артериаль системага куа торган, тулысынча куыш эчле мускуллы орган була инде. Аның бурычы — канның тамырларга туктаусыз агуын тәэмин итү. Йөрәк күкрәк куышлыгында, күкрәк сөяге артына урнашкан. Күкрәк куышлыгының сул ягына аның икедән өч өлеше, ә өчтән бер өлеше уң якка урнашкан. Аның зурлыгын белү өчен кул чугын йодрыклау җитә. Йөрәк ' авырлыгы олы кеше авырлыгының якынча 1/200 ен тәшкил итә яки 300 ' граммга якын. Йөрәкнең киң нигезе югарыга, ә тарайган очы аска, алга таба һәм сул якка караган.

Йөрәк — куәтле куш насос. Тоташ мускул стена аны икегә — уң һәм ( сул якларга бүлә, һәр якның да югары өлеше йөрәгалды, ә түбәнге ; өлеше карынчык дип атала. Йөрәгаллары канны карынчыкларга кысып чыгаралар, ә карынчыклар зур көч белән артерияләргә куалар, шуннан , соң бераз пауза була: йөрәк веналардан килгән кан белән тула һәм ял итә. | Инде искә алынганча, тормыш өчен иң мөһиме — барлык органнарны да үз вакытында һәм җитәрлек күләмдә кислород белән тәэмин итү, чөнки кислород җитешмәү шунда ук органнар эшчәнлеген бозар иде. Канны кислородка туендыру өчен, уң карынчык аны үпкә артериясенә кысып > чыгара, ә артериянең тармаклары үпкәләргә килә. Капиллярларның куе челтәре үпкә куыкчыкларын чорнап алган. Капиллярлар һәм куыкчыкларның нечкә стенасы аша кислород канга җиңел үтеп керә, ә I кандагы углекислый газ үпкә куыкчыкларындагы һавага бүленеп чыга. ; Кислородка баеган кан веналар буйлап йөрәккә, аның сул яртысына әйләнеп кайта, ә аннан иң зур артерия — аортага эләгә. Аортадан китә торган артерияләр канны тәннең бөтен органнарына тараталар. һәрбер органга, көчлерәк эшләгән саен, кислород та күбрәк кирәк.

Кан тамырларының бик әйбәт үзенчәлеге аерым органнарның кислород белән тәэмин ителүен җайлаштырырга ярдәм итә: киңәеп һәм тараеп, ! алар органга агып килә торган кан микъдарын һәм кан белән килә торган ; кислородның күләмен үзгәртеп торалар.

Кеше ятып торганда, йөрәк 1 минутка 60-70 тапкыр кыскарып, 4-5 литр кан кысып чыгара, һәр кыскаруда йөрәгалларының эше 0,1 секунд, карынчыкларның эше 0,3-0,35 секунд дәвам итә, ә ял итү 0,4 секундка : сузыла. Әгәр кеше, мәсәлән, утырып хат яза башласа, минең һәм кайбер ! мускулларның тамырлары да шул кыскару ешлыгында киңәер иде. Тамак ялгаганнан соң, ашкайнату органнарының тамырлары киңәя, ә ми һәм мускулларның тамырлары тарая. ( Бик кызу эшләгән вакытта мускуллар кислородны тик торгандагыга I караганда 10-15 тапкыр күбрәк сарыф итә. Шуңа күрә бу очракта мус- Г кулларның тамырлары киңәю генә җитми (хәтта кеше гадәти тизлек белән I йөргән вакытта да). Йөрәк ешрак кыскара башлый. Бик тиз йөгергәндә, кыскару ешлыгы минутка 120, хәтта 160 тапкырга җитүе мөмкин. Бу вакытта паузалар бөтенләй диярлек бетә, йөрәк арый башлый, организмның ихтыяҗын канәгатьләндерә алмый.

Йөрәк мускулы да, барлык башка мускуллар кебек үк, чыныктырмасаң — йомшара. Йөрәгегезне саклагыз, аны чыныктырыгыз. Физик хезмәт, 1 физкультура, спорт белән шөгыльләнегез, йөрәгегез сәламәт һәм нык булыр.

Йөрәк авырулары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Операциядән һәм физик реабилитациядән соң аларның эшкә сәләтлелекләре шактый арта, тик шулай да, статистика буенча, хезмәтләренә кире кайтучылар санының хәтта кимүе күзәтелә [1, 2, 4]. Социаль реадаптациянең потенциаль һәм фактик мөмкинлекләре арасындагы пропорциянең сизелерлек бозылуы психик тайпылышларга бәйле. Ә аларны төзәтү компетенцияле мөнәсәбәт таләп итә [2, 6, 9].

Йөрәк клапаннарына протезлар куелган авырулар – аеруча катлаулы һәм сан ягыннан тиз арта торган контингент. Йөрәкне ясалма протез белән тулысынча алыштыру проблемасына ихтыяҗ артуга бәйле рәвештә әлеге бурыч аеруча әһәмиятлегә әйләнә [14, 15, 19].

Скумин синдромы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Скумин синдромы – йөрәкләренең клапан аппаратына протез куйганнан соң авыруларның дүрттән бер өлешендә күзәтелә торган психик эшчәнлек бозылуның үзенчәлекле симптомнар комплексы.

Ул имплантатларның ышанычлылыгына шикләнү, һичбер сәбәпсез алар ватылыр дип курку, физик һәм психоэмоциональ йөкләмәләргә, йокының специфик бозылуына һәрвакыт тискәре мөнәсәбәт, шомлану, таркаулык, кәефнең төшенке булуы белән характерлана.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Амосов Н.М., Бендет Я.А. Терапевтические аспекты кардиохирургии. – Киев: Здоров'я, 1983. – 296 с.
  2. Бендет Я.А., Морозов С.М., Скумин В.А. Психологические аспекты реабилитации больных после хирургического лечения пороков сердца. // Кардиология. – 1980. – №6. – C. 45 – 50.
  3. Бобина Л.А. Синдром Скумина как нозологическая форма. // К Здоровью через Культуру. – 2010. – №18. – С. 22-36. ISSN 0204-3440
  4. Клиническая психиатрия. Под ред. Н.E.Бачерикова. [1]. – Киев: Здоров'я, 1989. – 512 с. ISBN 5-311-00334-0
  5. Скумин В.А. Непсихотические нарушения психики у больных с приобретёнными пороками сердца до и после операции. // Журнал невропатологии и психиатрии им.С.С.Корсакова. – 1982. – Вып.11. – C. 1730 – 1735.
  6. Скумин В.А. К проблеме психологической реабилитации больных с искусственными клапанами сердца. – В кн.: Совершенствование хирургического лечения пороков сердца. Киев: Здоров'я, 1978, с. 38 – 41.
  7. Скумин В.А. Некоторые особенности нервно-психической сферы у больных с протезами клапанов сердца. – Там же. – с. 41 – 43.
  8. Скумин В.А. Значение и особенности психотерапевтической тактики в предоперационной подготовке больных к протезированию клапанов сердца. – В кн.: Материалы конференции по неврозам. – Кострома, 1978, с. 54 – 55.
  9. Скумин В.А. Организационная структура психотерапевтической помощи в хирургии приобретённых пороков сердца в аспекте задач реабилитации. – В кн.: Шестой съезд невропатологов и психиатров УССР. – Харьков, 1978, с. 54 – 55.
  10. Скумин В.А. Состояние интеллектуально-мнестических функций у больных с приобретёнными пороками сердца до и после операции. – В кн.: Первый съезд кардиологов УССР. – Киев, 1978, с 288.
  11. Скумин В.А. Роль медицинской сестры в медико-психологической реабилитации больных с искусственными клапанами сердца. // Медицинская сестра. – 1979. – №9. – C. 44 – 45.
  12. Скумин В.А. О социально-трудовой и психической адаптации больных с ревматическими пороками сердца, перенёсших кардиохирургическую операцию. – В кн.: Процессы адаптации и компенсации в кардиологии. – Львов, 1979, с. 75 – 77.
  13. Скумин В.А. Вегетативные нарушения в структуре кардиопротезного психопатологического синдрома. – В кн.: Центральная регуляция вегетативных функций. Тбилиси, 1980, с. 41 – 42.
  14. Скумин В.А. Психологические аспекты реабилитации больных, оперированных по поводу приобретённых пороков сердца. – В кн.: Реабилитация при ИБС и пороках сердца. – Горький, 1980, с. 136 – 138.
  15. Скумин В.А. Психотерапия и психопрофилактика в системе реабилитации больных с протезами клапанов сердца. Методические рекомендации МЗ УССР. Киев, 1980. – 16 с.
  16. Скумин В.А. Психическое и соматическое в структуре кардиопротезного психопатологического синдрома. – В кн.: Клиника, диагностика, лечение нейрогенных соматических заболеваний. Пермь, 1981, с. 194 – 195.
  17. Скумин В.А. Искусство психотренинга и здоровье. – Харьков, 1993. – 32 с. ISBN 5-86389-002-9
  18. Скумин В.А., Бобина Л.А. Пропедевтика культуры здоровья. Новочебоксарск: Терос, 1994. – 192 с. ISBN 5-88167-002-7
  19. Скумин В.А. Культура здоровья. Избранные лекции. – Чебоксары, 2002. – 264 с. ISBN 5-88167-019-1
  20. Филатов А.Т., Скумин В.А. Психопрофилактика и психотерапия в кардиохирургии. – Киев: Здоров'я, 1985. – 72 с. (Б–ка практ. врача).

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]