Күкәйлек

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Күкәйлек latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Күкәйлек
Урынлашу оча куышлыгы[d][1]
Кан килү күкәйлек артериясе[d]
Кан китү ovarian vein[d]
Лимфа Paraaortic lymph node[d]
Идентификаторлар
TA A09.1.01.001
FMA 7209

Күкәйлек (ovarium, греч. oophoron) ана затның җенес бизе. Анда ана җенес күзәнәкләре үсә һәм өлгерә, шулай ук җенес гормоннары барлыкка килә.

·       Күкәйлек, аналык бизе хатын-кызларның парлы җенес бизе, кече оча куышлыгында урнашкан (рәс. 3.16).

·      Күкәйлектә хатын-кызларның җенес күзәнәкләре (күкәй күзәнәкләре) җитешә, шулай ук анда хатын-кыз гормоннары барлыкка килә.

·       Күкәйлек яссы эллипсоидсыман 3-5 см озынлыкта, 1,5-3 см киңлектә, 0,7-1,5 см юанлыкта була; күкәйлекнең авырлыгы 5-6 г.

 ·       Күкәйлекнең ике өслеге бар:

  • медиаль өслек (facies medialis) кече оча куышлыгына таба юнәлә,
  • латераль өслек (facies lateralis) кече оча тышчасына яндаш.

·      Күкәйлек өслекләре ике кырый белән бүленгән:

  • кабарынкы ирекле кырый (margo liber) артка юнәлгән,
  • каршы яктагы җыерчалы кырый (margo mesovaricus) алга аналыкның киң бәйләвеченә карый. Бу кырый тирәсендә батынкылык бар — күкәйлек капкасы (hilum ovarii), аның аша күкәйлеккә тамырлар һәм нервлар үтә.

·       Күкәйлекнең ике чиге бар:

  • Өске көпшә очы (extremitas tubaria) аналык көпшәсе бүрәнкәсенә яндаш.
  • Аскы аналык очы (extremitas uterine) аналык белән күкәйлекнең үз бәйләвече (ligamentum ovarii proprium) ярдәмендә бәйләнгән. Күкәйлекнең озынчасы (аның очларын тоташтыра) вертикаль диярлек урнашкан. 

Күкәйлекнең бәйләвеч аппараты (рәс. 3.16):

·      күкәйлекне асып торучы бәйләвеч (ligamentum suspensorium ovarii) корсак ярысының җыерчасы булып тора, кече очаның кырый тышчасыннан башланып, күкәйлекнең көпшә очына таба аска төшә. Бу бәйләвечтә күкәйлекнең тамырлары һәм нервлары үтә.

·       күкәйлекнең үз бәйләвече (ligamentum ovarii proprium) йомры баусыман 3-5 мм юанлыкта, аналыкның киң бәйләвече эченнән уза. Ул күкәйлекнең аналык очын аналык гәүдәсе белән тоташтырып, аңа аналык көпшәсе кергән урыннан астарак беркетелә. Килеп чыгышы буенча аналыкның йомры бәйләвеч кисәге булып тора.

·       Күкәйлек җыерчасы (mesovarium) – корсак ярысының дупликатурасы, аналыкның киң бәйләвеченең арткы битеннән башланып, күкәйлекнең җыерча кырыена таба бара.

Күкәйлекнең төзелеше

·       Сүлле катлау җитлекмәгән (корсак ярысының тоташтыргыч тукыма нигезе нечкәргән), күкәйлек беркатлы яссы яралгы эпителие (корсак ярысы мезотелие) белән капланган – интраперитонеаль урнашкан.

·       Аксыл катлау (tunica albuginea) - фиброзлы, мезотелий астында урнашкан.

·       Күкәйлекнең паренхимасында урнашкан, эластик җепселләр белән бай булган тоташтыргыч тукыманың барлык җыелмасы, күкәйлек аслыгын (stroma ovarii) тәшкил итә.

·       Күкәйлек паренхимасын ике катламга аералар:

o   тышкы күкәйлекнең кабык матдәсе (cortex ovarii), тоташтыргыч тукымадан тора һәм анда төрле өлгерү дәрәҗәсендәге фолликуллар бар;

o   эчке күкәйлекнең ми матдәсе (medulla ovarii), анда тамырлар һәм нервлар бар. 

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Кеше анатомиясе фәненнән студентларга мөстәкыйль эш өчен уку-методик ярдәмлек. 2 нче өлеше. Спланхнология. /А.П. Киясов, Ә.А. Гомерова, Л.А. Емелина һәм б.к. / Русчадан И. С. Хаҗиев тәрҗ. - Казан: КДМУ, 2013. - 126 бит.
    1. Anatomy & Physiology: Therapy Basics 4th EditionISBN 978-1-4441-0923-8