Күкәй

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Күкәй
Кан килү күкәй артериясе[d]
Кан китү күкәй венасы[d]
Лимфа Lumbar lymph nodes[d]
Идентификаторлар
TA A09.3.01.001
FMA 7210

Күкәй (testis, греч. didymis, orchys

·       Күкәй – ир-атларның җенси овоид формадагы парлы биз.

·       Күкәй умалда урнашкан.

·       Күкәй катнаш секрецияле биз, чөнки анда ирләрнең җенес күзәнәкләре сперматозоидлар (экзокрин функциясе) ясала һәм канга ирләрнең җенес гормоннары (эндокрин функциясе) бүлеп чыгарыла.

·       Күкәйдә ике өслек: латераль өслек (facies lateralis) һәм медиаль өслек (facies medialis), ике кырый: алгы кырый (margo anterior) һәм арткы кырый (margo posterior), ике чик: өске чик (extremitas superior) һәм аскы чик (extremitas inferior) бар.

·       Күкәйнең арткы кырыеда күкәй өстәлмәсе урнашкан.

·       Күкәй өстәлмәсе (epididymis) - озынча ясалма, анда бар:

o  өске юан өлеше - күкәй өстәлмәсенең башы (caput epididymis); 

o  аскы нечкә өлеше – күкәй өстәлмәсенең койрыгы (cauda epididymis).

o  урта өлеше - күкәй өстәлмәсенең гәүдәсе (corpus epididymis). Өстәлмә гәүдәсе тирәсендә, батынкы алгы өслеге һәм күкәй арасында кесә бар - күкәй өстәлмәсенең куышлыгы (sinus epididymis), сүлле катлау белән капланган һәм латераль якка ачык.

Күкәй төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

·       Күкәй тыгыз аксыл катлау (tunica albuginea) белән капланган. Катлау астында күкәй паренхимасы (parenchyma testis) урнашкан.

·       Күкәйнең арткы кырыенда аксыл катлау эчкә үтеп кереп күкәй уртасын (mediastinum testis) барлыкка китерә.

·       Күкәй бүлгеләре (septula testis) уртадан аксыл катлауның эчке өслегенә радиаль китеп, күкәй паренхимасын күкәй өлешчәләренә (lobuli testis) бүлә.

·       Күкәй паренхимасы ике өлештән торган орлык юлларыннан тора:

o  бормалы орлык юллары (tubuli seminiferi contortii). Нәкъ менә (һәм монда гына!) ирләрнең җенси күзәнәкләре - сперматозоидлар ясала.

o  туры орлык юллары (tubuli seminiferi recti).

·       Туры орлык юллары күкәй челтәренә (rete testis) күкәй уртасында ачыла. Күкәй челтәреннән күкәйнең өстәлмәсенең башына бара торган 12-15 күкәйнең чыгару юллары (ductuli efferentes testis) башлана.

·       Күкәйдән чыгып, күкәйнең чыгару юллары бормалы юлга әйләнеп, конуссыман формадагы күкәй өстәлмәсенең өлешчәсен (lobuli epididymis) барлыкка китерә.

·       Күкәйнең чыгару юллары күкәй өстәлмәсе юлына (ductus epididymis) кушылып,  аннары орлык чыгару юлы булып дәвам итә (аста кара).

Күкәй катлаулары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

·       Күкәй һәм орлык бавының аскы олеше умалда (күкәй янчыгында) (scrotum) урнашкан.

·       Умалның җөе (raphe scroti) умалның уртасыннан, җенес әгъзаның аскы өслегеннән алып арткы юл тишегенә кадәр үтә.

·       Күкәй катлаулары түбәндәге тәртиптә урнашкан (тыштан эчкә таба):

o  Тире, бик нечкә, анда бик күп тир бизләре урнашкан.

o  Итләч катлау (tunica dartos) - май тукымасыз тире асты клетчатканың дәвамы. Анда шома мускуллы күзәнәкләр бар. Һәр күкәйгә аерым  «капчык» ясый, алар медиаль өслекләре белән бергә үсеп, уртада умал бүлгесен (septum scroti) ясый. Умалның өслегендә аңа умал җөе туры килә.

o  Тышкы орлык фасциясе (fascia spermatica externa) корсакның өслек фасциянең дәвамы.

o   Күкәй күтәрүче мускулның фасциясе (fascia cremasterica) корсакның үз фасциясенең дәвамы.

o  Күкәй күтәрүче мускул (m. cremaster) корсакның эчке кыек һәм аркылы мускулыннан бүленгән мускуллы бәйләм. Күкәйне күтәрә.

o  Эчке орлык фасциясе (fascia spematica interna) аркылы фасциянең дәвамы.

o  Күкәйнең җиңселе катлывы (tunica vaginalis testis) корсак ярысының җиңсәле үсентесеннән ясала һәм ике биттән париеталь һәм висцераль (lamina parietalis, visceralis) торган ябык сүлле капчык; битләр арасында кушлык бар. Париеталь бит  висцераль биткә күкәйнең арткы кырые янында күчә. Висцераль бит аксыл катлавы белән үсешеп, күкәйнең өстәлмәсенә дәвам итә. 

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Кеше анатомиясе фәненнән студентларга мөстәкыйль эш өчен уку-методик ярдәмлек. 2 нче өлеше. Спланхнология. /А.П. Киясов, Ә.А. Гомерова, Л.А. Емелина һәм б.к. / Русчадан И. С. Хаҗиев тәрҗ. - Казан: КДМУ, 2013. - 126 бит.