Рапс

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Рапс
Brassica napus Habitus 2011-4-02 CampodeCalatrava.jpg
Чәчкә аткан килеш. Испания
Фәнни классификация
Патшалык: Үсемлекләр
Бүлекчә: Чәчкәлеләр
Сыйныф: Икеөлешлеләр
Тәртип: Кәбестәчәчкәлеләр
Гаиләлек: Кәбестәлеләр
Ыруг: Кәбестә
Төр: Рапс
Латин атамасы
Brassica napus L.
ITIS 23060
NCBI 3708

Рапс (лат. Brássica nápus) — кәбестә төреннән булган үсемлек. Кыргый төрдә очрамый. Бу майлы культура безнең эрага кадәр 4 мең ел элек үк билгеле булган. Рапс шепкән белән кәбестә кушылудан барлыкка килгән дип фаразлана. Рапсның тамыр системасы ике метр тирәнлеккә кадәр китә ала.

Рапс үскән туфракны йомшарта, аның структурасын яхшырта, икенчедән, черегәч, органик ашламага әверелә. Рапс — бик яхшы фитосанитар. Ул үскән басуларда тамыр черүе авыруының эзе дә калмый. Агрономнар телендә “плужная подошва” дигән төшенчә бар. Гади тел белән әйткәндә, җир ел саен сабан белән сөрелеп тыгызлана. Рапсның тамыры исә шул тыгызланган җирне йомшартуда мөһим роль уйный.

Рапс биләгән мәйданнар икенче елны бодай чәчү өчен менә дигән җирлек булып тора. Җирне хәтта эшкәртеп торырга да кирәкми. Тәҗрибәдән чыгып шуны әйтә алам, рапс үсеп, структурасы яхшырган җирләрдә бодай һәр елны ишелеп уңа. Бу культураны чәчү әйләнешенә кертүнең төп өстенлеге шундадыр, дип уйлыйм.

Русиядә рапсны бер гасыр элек куллана башлыйлар. Канада "кунагы" бездәге климат шартларын үз итә. Рапсның тагын бер үзенчәлеге – ул үзеннән соң туфрак катламында шактый күләмдә файдалы микроорганизмнар, шул исәптән фосфор калдыра. Тәҗрибәле агрономнар әйтүенчә, рапс кырына икенче елда бодай чәчсәң, һектарыннан ким дигәндә 5 центнер өстәмә уңыш алырга мөмкин. Басуларны өстән эшкәртү теләсә кайда түгел, нәкъ менә шундый кырларда гына тиешле нәтиҗә бирә, ди белгечләр. Рапстан соң чүп үләннәр дә әллә ни иркенәеп китә алмый икән. Русия кебек илдә рапс җитештерү мәйданы 2011 елда нибары 800 мең һектар тирәсе булган. Уңышы да 1 миллион ярым тонна чамасы гына. Шул ук Канада исә рапсны узган ел 11 миллион тоннадан артык җитештергән.

Җитештерү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Илләр буенча рапс җитештерү, 2013[1] (тонналарда)
Канада 17954800
Кытай 14458015
Һиндстан 7820000
Алмания 5784300
Франса 4370075
Австралия 4141731
Пүлшә 2677665
Украина 2351730
Берләшкән Кыйраллык 2128000
Чехия 1443210
Рәсәй 1393263
АКШ 1003550
Дания 687655
Беларус 675546
Румыния 666097
Литва 550600
Маҗарстан 532510
Словакия 373960
Иран 350000
Болгария 336731

Иң күп рапс экспортлаучы илләр (2014 ел, млн $, дөнья рапс экспортының %-ы): Канада – 4710 (41%), Австралия – 1410 (12%), Франса – 1120 (9.8%), Украина – 876 (7.8%), Пүлшә – 403 (3.5%), Румыния – 402 (3.5%), Нидерланд – 285 (2.5%), Алмания – 256 (2.2%), Маҗарстан – 237 (2.1%).

Иң күп рапс импортлаучы илләр (2014 ел, млн $, дөнья рапс импортының %-ы): Кытай – 2400 (21%), Алмания – 1980 (17%), Япония – 1190 (10%), Билгия – 1160 (10%), Нидерланд – 752 (6.6%), Мексика – 670 (5.9%), Пакстан – 534 (4.7%), АКШ – 453 (4%), Франса – 423 (3.7%), БГӘ – 392 (3.4%).[2]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]