Словакия
Байрак
| |
Шигарь | Travel in Slovakia - Good idea ![]() |
---|---|
Башкала | Братислава |
Халык саны | 5 449 270 (1 гыйнвар 2021, Җанисәп, 2 665 376, 2 783 894) ![]() |
Нигезләнгән | 1 гыйнвар 1993 ![]() |
Сәгать кушагы | UTC+01:00, UTC+02:00 |
Рәсми тел | словак теле |
География | |
Мәйдан | 49,035 км² |
Координатлар | 49°N 20°E ![]() |
Сәясәт | |
Дәүләт башлыгы | Зузана Чапутова |
Хөкүмәт башлыгы | Людовит Одор |
![]() | |
Икътисад | |
ТЭП | 118 657 миллион US$ (2021), 115 469 миллион US$ (2022) ![]() |
Акча берәмлеге | евро |
Туу күрсәткече | 1.34 (2014)[1] |
КПҮИ | 0.848 (2021)[2] |
Яшәү озынлыгы | 76.56341 ел (2015, 2016)[3] |
Джини коэффициенты | 23.2 (2019)[4] |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Электр аергычы төре | Europlug,[6] CEE 7/5[6] |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң[7] |
Челтәр көчәнеше | 230 вольт[6] |
Телефон коды | +421 |
ISO 3166-1 коды | SK |
ХОК коды | SVK |
Интернет домены | .sk |
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Словакия Җөмһүрияте (словакча Slovensko һәм Slovenská republika) – Үзәк Европaда урнашкан, диңгезгә чыкмаган дәүләт. Башкаласы — Братислава шәһәре. Төньяк-көнбатышта Чехᴎя белән, төньякта Πольша белән, көнчыгышта Украина белән, көньякта Маҗарстан белән, ә көньяк-көнбатышта исә Австрия белән чиктәш.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2004 елдан Словакия НАТО әгъзасы, 2004 елдан ул Европa Союзына керә.
Словакиянең территориясы 49 000 дүрткел километр (19 000 дүрткел милә) били һәм күбесенчә таулы урын. Халык саны 5 миллионнан артык һәм күбесенчә словаклардан тора. Аның башкаласы һәм иң зур шәһәре Братислава. Рәсми тел булып, славән телләр гаиләсе әгъзасы словак теле тора.
Славәннар хәзерге Словакия территориясенә 5-енче һәм 6-ынчы гасырда килгәннәр. 7-енче гасырда алар Само Империясен барлыкка китерүдә әһәмиятле роль уйнаган һәм 9-ынчы гасырда Нитра Кенәзлеген нигезләгәннәр. 10-ынчы гасырда территория Венгрия Патшалыгына кертелгән, шул ук вакытта ул үзе Габсбурглар Империясе һәм Австро-Маҗарстан Империясе өлеше булган. Беренче бөтендөнья сугышыннан һәм Австро-Маҗарстан Империясен таркатудан соң, словаклар һәм чехлар Чехословакияне нигезләгәннәр. Аерым Словак Җөмһүрияте (1939-1945) Икенче Бөтендөнья Сугышы вакытында булган һәм Нацистлар Германиясенең клиент дәүләте булган. 1945 елда Чехословакия коммунистлар хөкемдарлыгы астында Сәвит иярчене буларак кабат торгызылган. Словакия 1993-енче елның 1 январенда Чехословакияне имин рәвештә таркатудан соң бәйсез дәүләт була.
Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Словакия Конституциясе дин тоту иреген гарантияли. Күрше Чихᴎя белән чагыштырганда, Словакия шактый дини ил (халыкның 77% ы). Ил халкының 13,7 % ы үзләрен атеист (агностик) дип саный.
Словакиядә төп дин — христианлык. Дин тотучыларның күбесе (62 %) — католиклар. Шулай ук грекокатоликлар да бар (4,1 %). Тарафдарлары саны буенча икенче дини төркем — протестантлар (10,8 %), лүтераннар (нигездә, словаклар) һәм реформатлар (нигездә, маҗарлар). Православие (0,9 %), нигездә, руслар арасында илнең төньяк-көнчыгышында таралган. Словакиядә 50 000 православие дине вәкиле яши һәм 125 гыйбадәтханә һәм 105 православие мәхәлләсе урнашкан.
Ил халкының 1,1 % ы башка конфессияләргә карый. Сугышка хәтле булган 120 000 яһүдтән 2 300 е калган.
Словакиядә 4 меңнән 5 меңгә кадәр мөселман яши. Мөселманнарның төгәл санын билгеләү мөмкин түгел, чөнки ислам — дәүләт тарафыннан танылган һәм теркәлгән дин түгел. Шуңа күрә илдә бер генә рәсми ачылган мәчет тә юк[8][9].
Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
- ↑ https://hdr.undp.org/data-center/human-development-index#/indicies/HDI; Отчёт о развитии человечества; чыгару датасы: 2022.
- ↑ http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
- ↑ https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI.
- ↑ 5,0 5,1 5,2 "International Numbering Resources Database"; ас башлык: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value; тикшерү датасы: 10 июль 2016; мөхәррир: Халыкара телекоммуникацияләр береге.
- ↑ 6,0 6,1 6,2 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
- ↑ http://chartsbin.com/view/edr.
- ↑ Словакия — единственная страна в ЕС, где нет ни одной мечети. sedmitza.ru, 1.11.2013
- ↑ Lukáš Onderčanín. Muslim community believes, even without mosque. spectator.sme.sk(ингл.)