Зузана Чапутова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зузана Чапутова latin yazuında])
Зузана Чапутова
Словакия президенты
(сайланган)
Вазыйфага керешкән
2019 елның 15 июне
Аңа кадәр Андрей Киска
Шәхси мәгълүмат
Туган 21 июнь 1973(1973-06-21) (50 яшь)
Чехословакия, Словакия, Братислава
Сәяси фирка Прогрессив Словакия
Җефет Иван Чапута[d][1]
Белем Коменский университеты

Зузана Чапутова (словак. Zuzana Čaputová, кыз фамилиясе Страпакова (словак. Strapáková ); 1973 елның 21 июне, Чехословакия, Братислава) — словак адвокаты, җәмәгать эшлеклесе, либерал сәясәтче. 2019 елның мартында узган сайлауларның икенче турында Словакия байрагы Словакия президенты итеп сайланган. 2019 елның 15 июнендә вазифасына керешә[2].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1973 елның 21 июнендә Чехословакиянең Братислава шәһәрендә эшче гаиләсендә туган. Пезинок шәһәрендә үскән. 1996 елда Братиславада урнашкан Ян Амос Коменский(слк.) исемендәге университетның юридик факультетын тәмамлаган. Югары уку йортын тәмамлагач, Пезинок шәһәре җирле үзидарәсенең хокук бүлегендә ярдәмче булып, аннары администрация башлыгы урынбасары булып эшли. 20012017 елларда Via Iuris ватандашлар берлегендә эшли, Greenpeace белән хезмәттәшлек итә. Пезинок шәһәрендә чүплек ясатмау өчен көрәшә. 2016 елда Сан-Францискода Goldman экологик премиясе ала.

Үзенең юридик фирмасын ача. Экологиягә багышланган берничә хезмәте бар.

2017 елның декабрендә Прогрессив Словакия социал-либераль фиркасен оештыручыларның берсе була, 2018 елның гыйнварыннан 2019 елның мартына кадәр фирка рәисе урынбасары.

2019 елның мартында узган президент сайлауларда әлеге фиркадән намзәт булып катнаша. 2019 елның 16 мартында узган беренче турда сайлаучыларның 40,57% тавышын җыеп, икенче турга уза. 30 мартта узган икенче турда көндәше булган Европа комиссиясе вице-президенты бәйсез кандидат Марош Шефчовичны, сайлаучыларның 58% : 42% тавышын җыеп, җиңә һәм илнең президенты итеп сайлана. Чехословакия таркалганнан соңгы Словакиянең беренче хатын-кыз президенты.

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ире Иван Чапутов белән аерылган. Ике кызы бар.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]