Александр Ван дер Беллен

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Александр Ван дер Беллен latin yazuında])
Александр Ван дер Беллен
Австрия президенты
Вазыйфага керешкән
2017 елның 26 гыйнварыннан
Аңа кадәр Хайнц Фишер
Дорис Бурес (в.б.),
Карлхайнц Копф (в.б),
Норберт Хофер (в.б.)
Австрия яшелләр фиркасе лидеры
Вазыйфада
1997–2008
Туган 18 гыйнвар 1944(1944-01-18) (80 яшь)
Вена шәһәре (хәзерге Австрия)
Җефет Дорис Шмидавер[d][1]
Әни Альма
Әти Александр
Белем Инсбрук университеты

Александр Ван дер Беллен, алман.  Alexander Van der Bellen — Австрия дәүләт һәм сәяси эшлеклесе, 2016 елгы Австрия президентын сайлауларның 2 нче турында җиңүче дип табылган. Икътисад фәннәре докторы (1970). 2016 елның 4 декабрендә Австрия президентын сайлауларда җиңүче (Вазифасына 2017 елның 26 гыйнварында керешә).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1944 елның 18 гыйнварында Өченче рейхта (хәзерге Австрия) Вена шәһәрендә туган, балачагын Тирольдә үткәргән. Инсбрукта академик гимназияне (1962), Инсбрук университетын (1970) тәмамлаган. Икътисад фәннәре докторлыгына диссертация яклаган (1970).

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1968-1970 елларда Инсбрук университеты каршындагы финанслар институты (алман. Institut für Finanzwissenschaft) ассистенты.
  • 1972-1974 елларда Берлинда Халыкара менеджмент һәм идарә институтында (алман. Internationales Institut für Management und Verwaltung) ассистент.
  • 1976 елда Инсбрук университеты профессоры, 1977-1980 елларда Вена университетында икътисад профессоры, кафедра мөдире, 1990-1994 елларда социаль фәннәр һәм икътисад факультеты деканы.

Гыйльми тикшеренүләре дәүләт секторын финанслау һәм планлаштыру, инфратөзелешне финанслау, салым түләү, дәүләт чыгымнары, хөкүмәтнең көйләү сәясәте, дәүләт оешмалары, экология һәм транспорт сәясәте мәсьәләләрен эченә ала.

Сәяси эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1992 елга кадәр Австрия социал-демократлар фиркасендә тора. Австрия яшелләр фиркасеннән Австрия милли шурасына (Австрия парламентының түбән палатасы) сайлана (1994). 1997 елдан «яшел»ләрнең федераль вәкиле була, 1999 елдан Милли шурада «яшел»ләрнең парламент клубы рәисе. 2008 елның сентябрь парламент сайлауларында «яшел»ләр оттыргач, отставкага китә. 2012-2015 елларда Вена шәһәре ландтагы депутаты.

Бәйсез кандидат буларак, Австрия президентын сайлауларда катнаша. 2016 елның 22 маенда узган икенче турда 50,35% тавыш белән Австрия азатлык фиркасе кандидаты Норберт Хоферны җиңеп, июль аенда президент вазифасына керешергә тиеш була. 2016 елның 1 июлендә Австрия Конституция суды яңадан президент сайлаулары үткәрергә карар итте. Сентябрь яки октябрь аенда үтәчәк сайлауларга кадәр ил белән парламент спикеры Дорис Бурес һәм урынбасарлары идарә итәчәк[2][3].

2016 елның 4 декабрендә узган президент сайлауларында, бәйсез кандидат буларак катнашып, ультрауң Австрия азатлык фиркасеннән кандидат Норберт Хоферны җиңеп, Австрия Республикасы президенты итеп сайланды[4][5].

2022 елның 9 октябрендә узган президент сайлауларында 56,7% тавыш җыеп, икенче срокка илнең президенты итеп сайлана. Икенче урында ― Вальтер Розенкранц (17,7%), FPÖ уң партиясе кандидаты. Өченче урында ― республика тарихында Австрия Президентлыгына иң яшь кандидат, Сыра партиясе лидеры, 35 яшьлек панк музыканты Доминик Влазны (8,3%)[6].

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1917 елда Ван дер Белленның бабасы гаиләсе белән Псковтан Эстониягә күченә. 1940 елда Эстонияне ССРБга кушкач, Александрның әтисе Александр Александрович Беллен (20.10.1898, Псков - ?) булачак хатыны белән Австриягә кача. Берничә ай качаклар өчен лагерьда яшәгәч, Венада төпләнәләр. Бөек Ватан сугышында Кызыл гаскәр Венага якынайгач, гаилә Тирольгә кача. [7][8]

А. Ван дер Беллен ике тапкыр өйләнгән: беренче никахыннан уллары бар, икенче никахы 2015 елда.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2004 «Австрия Җөмһүрияте каршындагы хезмәтләре өчен» алтын йолдызлы Хөрмәт билгесе

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

{