Клаус Йоһаннис

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Клаус Йоһаннис latin yazuında])
Клаус Йоһаннис
Румыния байрагы 5нче Румыния президенты
Вазыйфага керешкән
2014 елның 21 декабре
Аңа кадәр Траян Бэсеску
Туган 13 июнь 1959(1959-06-13) (64 яшь)
Сибиу, Румыния[1]
Җефет Кармен Йоханнис[d]
Әти Густав Һайнц Йоһаннис
Белем Бабеш-Бойяи университеты[d] һәм Samuel von Brukenthal National College[d]

Клаус Йоһаннис, Клаус Вернер Йоһаннис, рум. Klaus Werner Iohannis, алман. Klaus Werner Johannis (1959 елның 13 июне, Румыния, Сибиу) — 2014 елның 21 декабреннән Румыния президенты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1959 елның 13 июнендә Румыниянең Сибиу шәһәрендә Трансильвания сакслары гаиләсендә туган. Әти-әнисе 1992 елда Вүрцбургка (Алмания) күчеп китә, Алмания ватандашлыгы ала. Тимишоара шәһәрендә хәрби хезмәт үтә. Клуж-Напока шәһәре университетының физика факультетын тәмамлый (1993). Туган теленнән башка, румын һәм инглиз телләрен камил белә.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Югары уку йортын тәмамлагач, Сибиу шәһәрендә алман телендә белем бирүче мәктәпләрдә (мәсәлән, 1998-1997 елларда Самуэль фон Брукенталь исемендәге гимназиядә) физика укытучысы булып эшли.

1997-1999 елларда Румыниянең Сибиу өлкәсе (жудец) мәктәпләренең баш инспекторы урынбасары, 1999-2000 елларда баш инспектор.

Сибиу мэры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2000 елда Румыния алманнарының демократик форумы сәяси фиркасе (К. Йоһаннис — 2001-2013 елларда фирка рәисе) К. Йоһаннисны Сибиу мэрын сайлауларда кандидат итеп күрсәтә. Алманнар шәһәрдә азчылык булуга карамастан (шәһәр халкының 1,6 % ы), К. Йоһаннис 69,18 % тавыш белән җиңә. Күпчелек тавыш җыеп, тагын өч мәртәбә Сибиу шәһәре мэры булып сайлана: 2004 (88,7 %), 2008 (83,2 %), 2012 (77,9 %) елларда. Мэр булып эшләгәндә шәһәрнең сәнәгате, транспорты үсешенә зур өлеш кертә, шәһәр Аурупаның эре туризм үзәгенә әйләнә. 2007 елда Сибиу (Люксембург белән бергә) Аурупаның мәдәни башкаласы итеп сайлана. 2007 елда Румыния президенты Траян Бэсеску К. Йоһаннисны илнең иң югары бүләге — Румыниянең Йолдыз ордены белән бүләкли.

Президент сайлаулар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2013 елда Румыниянең милли либераль фиркасенә (РМЛФ) кушыла, 2014 елның 28 июненнән фирканең рәисе (президенты). 2014 елда РМЛФ һәм Румыниянең демократик либераль фиркасе (РДЛФ) Христиан либераль альянсына берләшә. Альянс К. Йоһаннисны 2014 елгы Румыния президентын сайлауларда кандидат итеп күрсәтә. Беренче турда 30,37 % тавыш җыеп, сайлауларның икенче турына чыга. 16 ноябрьдә узган икенче турда Румыния премьер-министры Виктор Понтаны 54,43 : 45,56 % чагыштырмада җиңеп чыга [2][3]. 2014 елның 21 декабреннән Румыния президенты вазифасына керешә[4].

Румыниянең яңа хөкүмәте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Премьер-министр урынына тәкъдим ителгән кырымтатар Севиль Шайдә (Җанбәк) кандидатурасын расламый[5].

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1989 елда Сибиу шәһәренең Георгий Лазарь исемендәге милли гимназиясендә инглиз теле укытучы Кармен Лэзуркэга өйләнгән, балалары юк[6].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]