Кипр Республикасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кипр Республикасы latin yazuında])
(Кипр битеннән юнәлтелде)
Бу терминның башка аңламнары да бар, Кипр (мәгънәләр) битен карагыз.
Кипр
Байрак
Илтамга
Шигарь Cyprus in your heart Edit this on Wikidata
Башкала Никосия
Халык саны 1 141 166 (2013) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 16 август 1960 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+02:00
Рәсми тел яңа юнан теле, төрек теле, юнан теле
География
Мәйдан 9,242.45 км²
Координатлар 35°N 33°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Хөкүмәт башлыгы Никос Анастасиадис
Карта
Икътисад
ТЭП 28 408 миллион US$ (2021), 28 439 миллион US$ (2022) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге евро
Эшсезлек дәрәҗәсе 16% (2014)[1]
Туу күрсәткече 1.446 (2014)[2]
КПҮИ 0.896 (2021)[3]
Яшәү озынлыгы 80.508 ел (2016)[4]
Пинсә яше 65 яшь
Джини коэффициенты 31.2 (2019)[5]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы сул[6]
Челтәр көчәнеше 240 вольт
Телефон коды +357
ISO 3166-1 коды CY
ХОК коды CYP
Интернет домены .cy

Кипр (Кыпрыс) Җөмһүрияте – (грек. Κυπριακή Δημοκρατία төр. Kıbrıs Cumhuriyeti) - Урта диңгезнең көнчыгыш өлешендә урнашкан утрау-дәүләт. 2004 елның 1 маеннан Европа берлеге әгъзасы.

Территориясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәсми рәвештә Кипр Җөмһүрияте территориясе үз эченә Кипр утравының 98% (калган 2%ында британ хәрби базалары – Акротири һәм Декелия) территориясен һәм якында урнашучы Агиос Георгиос, Гернисос, Глюкиотисса, Кила, Киедес, Кордилия һәм Мазаки утрауларын алып тора.

Яңа тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1974 елдан соң утрау ике өлешкә бүленгән, 60% территория Кипр Җөмһүрияте идарәсе астында булса (күбесенчә греклар яши), калган өлеш Төньяк Кипрның Төрек Җөмһүриятенә карый (ул якта күбесенчә төрекләр яши). Ул дәүләтне Төркия һәм Абхазия бәйсез дәүләт буларак таныйлар.

Илдә 1 141 166 (2013) яши. Башкаласы — Никосия шәһәре.

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кипрда дин[7]
Православие
  
66 %
Ислам
  
30 %
Башка диннәр
  
4 %

1960 елгы Конституция (19нчы маддә) һәр кешенең сүз, вөҗдан һәм дин ирегенә хокукы бар дип карар бирә. Барлык диннәр дә закон каршында тигез, республиканың бер генә закон чыгару, башкарма яки административ акты да нинди дә булса дини институтны яки дини оешманы дискриминацияли алмый. Һәр кешенең дин тоту ирегенә хокукы бар, ул үз динен индивидуаль яки коллектив рәвештә өйрәнә ала. Халыкның аз өлешен тәшкил иткән ике дини төркемнең (католиклар һәм маронитлар) хокуклары гарантияләнә.

Грекларның күбесе — рәсми дәүләт чиркәве статусына ия Кипр православие чиркәве тарафдарлары. Мөселманнар (төрекләр, гарәпләр һ. б.) Кипр халкының 25—30 % ын, католиклар — 3 % ын тәшкил итә. Яһүд динен 1 800 кеше, һинд динен 2 мең кеше тота.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  2. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  3. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  4. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  5. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  6. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  7. Cyprus. The World Factbook. Central Intelligence Agency. әлеге чыганактан 2018-12-26 архивланды. 9 February 2010 тикшерелгән.