Шпицберген

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шпицберген latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Шпицберген
Svalbard

Europe-Svalbard.svg

Рәсми тел

норвег теле, рус теле

Башкала

Лонгйир
  • (Россия өлеше - Баренцбург)

Идарә итү формасы

Норвегия өлеше: Парламент җөмһүрияте,
  • Россия өлеше: Президент җөмһүрияте

Төбәк хакиме

Норвегия өлеше: Губернатор Одд Ольсен Ингерө

Мәйдан

- Барлыгы

61 022 км²

Халык саны

2 565 кеше (2009)

Акча

Норвегия өлеше: норвег кронасы,
  • Россия өлеше: 1998 елга кадәр Шпицберген сумы, хәзер Россия сумы

Интернет доменнар

.no

Телефон коды

+47

Сәгать пояслары

UTC +1, җәй белән UTC+2
Шпицберген
Ленинга иң төньяктагы һәйкәл, Баренцбург, Шпицбергенның Россия өлеше
Пирамида - Шпицбергенда Россиянең ташланган торак ноктасы

Шпицбе́рген (тәрҗемәсе: Үткен таулар, tat.lat. Şpitsbergen) (алман. Spitzbergen), шулай ук Сва́льбард (норв. Svalbard), Гру́мант — зур поляр архипелагы (утрауларның төркеме), Төньяк-Боз океанында урнаша. Норвегияның иң төньяк өлеше. Идарә үзәге - Лонгйир торак ноктасы (Longyearbyen - Ло́нгйирбюен). Махсус архепилагның торышы буенча анда Россия үзенең хуҗалыгы эшчәнлеген үткәрә. Архипелаг һәм яр буендагы сулыгы - хәрбисез.

Россиянең Көнбатыш Шпицбергенда үзәк торак ноктасы - Баренцбург, консервацияләнгән (вакытлы ташланган) - Пирамида һәм Грумант торак нокталары. Россия һәм Норвегия өлешләре арасында - Баренцбург һәм Лонгйир арасында - җирле юл әлегә юк.

Дин: Лонгйирда Католик Чиркәве бар, Баренцбургта Православ Чиркәве урнаша. Ике Чиркәүләр хезмәттәшлектә тора.

Баренцбургта Россия Илчелегеннең Консуллыгы урнаша.

Баренцбург, Колесбухта һәм Лонгйир оптоволокон кабеле кыйтга белән тоташа, анда кәрәз элемтәсе Россия операторы "Мегафон" һәм Норвегия операторлары эшлиләр.

Рәсми телләре - норвег, рус. Россия ватандашлары өчен - визасыз ил.

Халык — 2 600 кеше (1.01.2009): 69,9 % — норвег, 18,3 % — рус, украин, 0,4 % — поляк.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

12 гасырда викинглар яки поморлар тарафыннан ачыла. 1596 елда һолланд галимы Виллем Баренц рәсми рәвештә ача, тикшерә һәм «Шпицберген» исемен бирә. «Шпицберген» тәрҗемәсе - үткен таулар.

XVII - XVIII гасырларында кит авы кәсебе тарала. XVIII гасырда шушы һөнәр түбән төшә.

XX гасырда рус, инглиз, АКШ, норвег ширкәтләре күмерне чыгара башлыйлар.

1925 елда АКШ, Бөекбритания, Франция, Италия, Япония, Норвегия, Нидерланды һәм Швеция Париж шәһәрендз Шпицберген трактатын имзалыйлар. 1935 елда ССРБ килешүгә кушыла.

1920 елларда Амундсен-Нобиле сәяхәтләре үткәрелә. 1928 елда Амундсен, Нобиле сәяхәт нәтиҗәсендә һәләкъ булалар, Совет ледоколы "Красин" калган сәяхәтчеләрне коткара.

Икенче бөтендөнья сугышында Вермахт тарафыннан буйсындырыла.

Сугыштан соң Норвегия ширкәтләре һәм Совет ширкәте "Арктикуголь" күмер сәнәгатен торгызалар. Күмер күләме төшкәннән соң, Норвегия ширкәтләре туризм тармагын үстерә башлый, "Арктикуголь" ширкәте диверсификацияне үткәрә алмый һәм әлегә Россия бюдҗетыннан тәэмин ителә.

Утраулар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иң зур утраулар:

  • Көнбатыш Шпицберген — 37 673 км²
  • Көньяк-Көнчыгыш Җир — 14 443 км²
  • Эдж — 5 074 км²
  • Баренц — 1 288 км²
  • Ак — 682 км²
  • Шаһзадә Карл Җире утравы —615 км²
  • Конгсөя —191 км²
  • Аю —178 км²
  • Швед утравы —137 км²
  • Вильһелм утравы —120 км²
  • Башкалар (мәйдан) —621 км²
  • Бөтенесе — 61 022 км²

Икътисад: күмер сәнәгате.

Лонгйир күренеше
Лонгйир күренеше

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Совет Берлеге таркалганнан соң Шпицберген милли составы шактый үзгәрде:

Милли состав үзгәреше, 1990 - 2009 елларында
Ел Бөтенесе норвег рус поляк
1990 3544 1125 2407 12
1995 2906 1218 1679 9
2000 2376 1475 893 8
2005 2400 1645 747 8
2009 2565 1792 470 10

Свальбард һава аланы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лонгйирның Свальбард һава аланы

Лонгйирда бик мөһим Свальбард һава аланы бар. Бу дөньяның иң көньяктагы һава аланы. Свальбард һава аланы: IATA: LYR – ICAO: ENSB, 10/28, менү-төшү юлы озынлыгы 2483 м, түшәмәсе - әсфәлт.

Свальбард һава аланы Арктика аша һава юллары өчен кулланыла. Казан һава аланына һәм Татарстан авиаширкәтенә өчен Цесна-Караван кече очкычлары Шпицберген аша АКШ Канзас штатының Уичита шәһәреннән очып килә. Бу очкычлар Идел буе төбәкара очышларында файдалана.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]