Австрия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Австрия latin yazuında])
(Аустрия битеннән юнәлтелде)
Австрия
Байрак
Илтамга
Шигарь Arrive and revive Edit this on Wikidata
Башкала Вена
Халык саны 8 979 894 (2022, регистрация жителей по месту постоянного или временного проживания) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 12 ноябрь 1918 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+01:00
Рәсми тел алман теле, Австрия ишарәләр теле
География
Мәйдан 83,878.99 км²
Координатлар 48°N 14°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Канун чыгару органы Аустрия парламинте
Дәүләт башлыгы Александр Ван дер Беллен
Башлык исеме Аустрия кәнслире
Хөкүмәт башлыгы Себастьян Курц, Себастьян Курц, Александр Шалленберг
Карта
Икътисад
ТЭП 480 368 миллион US$ (2021), 471 400 миллион US$ (2022) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге евро
Эшсезлек дәрәҗәсе 5% (2014)[1]
Туу күрсәткече 1.48 (2018)[2]
КПҮИ 0.916 (2021)[3]
Яшәү озынлыгы 80.89024 ел (2016)[4]
Джини коэффициенты 30.2 (2019)[5]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы уң
Челтәр көчәнеше 230 вольт[6]
Телефон коды +43
ISO 3166-1 коды AT
ХОК коды AUT
Интернет домены .at

Австрия (алман. Österreich) – Европада урнашкан ил. Европа берлегенә керә.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Австрия территориясенең 70% өлешен таулар алып тора. Аның көньяк өлешен Көнчыгыш Альп таулары — Югары Тауэрн (биеклеге 3797 метрга кадәр) һәм Түбән Тауэрн; төньяк өлеше — үрләр булган тигезлек, кырый төньяк-көнчыгышта ул Урта Дунай тигезлеге белән тоташкан. Файдалы казылмалар: карамай, газ, магнезит, көрән күмер, тимер һәм кургашын-тутыя мәгъдәннәре, графит, аш тозы; төзелеш материалларының запаслары да бар.

Климаты уртача. Гыйнварның уртача температурасы —1…—4 °C, июльдә +15…+18°Cкача. Елга 500—900 мм, тауларда 2000 миллиметргача явым төшә. Төп елга — Дунай һәм аның кушылдыклары (Инн, Траун, Энс, Драва һ.б.).

Елгалар зур энергоресурсларга ия. Күлләр күп, аларның күпчелеге бозлыклардан пәйда булган. Кәсле-көлсу һәм соры урман туфраклары, көньяк-көнчыгышта селтеле көлсулашкан кара туфраклар, тауларда тау-соры, тау-болын, тау-көлсулашкан туфраклар. Австрия мәйданының 40% өлеше урманнар. 2000 м биеклектә тау болыннары башлана.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

БЭК 1 гасырдан башлап бу җирдә төрле кабиләләр, нигездә кельтләр яшәгән. Безнең эраның 6 гасыр азагында Австрия көнбатышына баварлар, үзәк һәм көнчыгыш өлешләренә славян кабиләләре (нигездә словеннар) күчеп килеп урнаштылар. 8 гасыр ахырында Австрия Франк дәүләте составына, бу дәүләт таркалганнан соң (843), Көнбатыш Франк кыйраллыгы составына керде. 10 гасырның икенче яртысында булдырылган Көнчыгыш маркасы Австрия дәүләтен нигез салган. 1156 елдан башлап Австрия Изге Рим империясе тәркибендәге һерцоглык. 12 гасыр азагыннан 14 гасыргача Австрия һерцоглары Штирия, Каринтия, Краина, Тирольне кушып алганнар.

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Австрия 9 федераль җиргә бүленә:
  1. Бургенланд
  2. Каринтия
  3. Түбән Австрия
  4. Югары Австрия
  5. Зальцбург
  6. Штирия
  7. Тироль
  8. Форарльберг
  9. Вена шәһәре

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны — 9 104 772 кеше (2023). Иң зур этник төркем — халкының 88,6%ны тәшкил итүче алмантелле австриялеләр. Төп тел — алман теле. Австриялеләрнең сөйләм һәм рәсми теле Алманиядәге алман теленнән җитди рәвештә аерыла. Австрия шивәләре Алманиянең бавар шивәсенә һәм Швейцариянең алман теленә якын. Шуннан тыш, 6 танылган милли азчылык та бар: хорватлар, словеннар, чехлар, словаклар, маҗарлар һәм чегәннәр. Словеннар, хорватлар һәм маҗарлар Штирия, Каринтия һәм Бургенландның кайбер районнарында, Венада шулай ук чехлар һәм яһүдләр яши.

Торак пунктлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2012 ел

Вена

Грац
Урын Шәһәр Төбәк Халык саны Урын Шәһәр Төбәк Халык саны
Линц

Зальцбург
1 Вена Вена 1,775,84300 11 Винер-Нойштадт Түбән Австрия 42,273
2 Грац Штирия 269,997 12 Штайр Түбән Австрия 38,120
3 Линц Югары Австрия 193,814 13 Фельдкирх Форарльберг 31,428
4 Зальцбург Зальцбург 146,631 14 Брегенц Форарльберг 28,412
5 Иннсбрук Тироль 124,579 15 Клостернойбург Түбән Австрия 26,395
6 Клагенфурт Каринтия 096,640 16 Леондинг Югары Австрия 26,174
7 Филлах Каринтия 060,004 17 Баден Түбән Австрия 25,229
8 Вельс Югары Австрия 059,339 18 Вольфсберг Каринтия 24,993
9 Санкт-Пөлтен Түбән Австрия 052,145 19 Леобен Штирия 24,466
10 Дорнбирн Форарльберг 046,883 20 Крем Түбән Австрия 24,085


Дәүләт корылышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Австрия — федератив җөмһүрият. Гамәлдәге конституция 1920 елда кабул ителгән. Дәүләт башлыгы — федераль президент, ул халак тарафыннан 6 елга сайлана. Канун чыгаручы хакимиятне ике пулатлы парламент: Милли Шура (аскы пулат) һәм Федераль Шура (югары пулат) гамәлгә ашыра. Башкарма хакимиятне федерал президент һәм ул билгеләнгән федераль канцлер җитәкчелегендәге хөкүмәт гамәлгә ашыра. Һәр җирнең үз конституциясе һәм канун чыгаручы органы бар.

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Австрия — югары дәрәҗәдә үскән индустриаль-аграр дәүләт. Тулаем эчке продуктта авыл хуҗалыгы 1,7%, сәнәгать 32,3%, хезмәт күрсәтү тармагы 65,8%ны тәшкил итә.

2012 елгы мәгълүматларына күрә, Австрия экспорты 163,1 миллиард долларны тәшкил итә; Алмания — 31.4%, Италия — 7.0%, Франция — 4.7%, Швейцария — 4.5%, АКШ — 4.4%.[7] Төп экспорт таварларымашиналар һәм җиһазлар, транспорт чаралары һәм запас өлешләре, кәгазь һәм катыргы, митал эшләнмәләр, химик матдәләр, тимер һәм корыч, текстиль, азык-төлек.

Австрия экспорты 170,5 миллиард долларны тәшкил итә; төп партнелар: Алмания — 42.1%, Италия — 6.6%, Швейцария — 5.1%.[8] Төп импорт таварлары — машиналар һәм җиһазлар, автомобильләр, химикатлар, митал эшләнмәләр, карамай һәм карамай мәхсулатлары; ашамлыклар.

Австрия икътисадында эре чит ил корпорацияләре мөһим роль уйный.

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Австриядә барлык халыкның 56,9 % ы — католик чиркәве тарафдары, православие динендәгеләр — 8,8 %, протестантлар — 3,3 %, ислам динен тотучылар 7, 9 %, буддистлар 0,3 % тәшкил итә; бер дингә дә табынмаучылар 22,7 % (2018)[9].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  2. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  3. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  4. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  5. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  6. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  7. https://www.cia.gov/library/publications/the-world-factbook/fields/2050.html#nz 2016 елның 2 октябрь көнендә архивланган.https://www.cia.gov/library/publications/the-world-factbook/fields/2050.html#au 2016 елның 2 октябрь көнендә архивланган.
  8. архив күчермәсе, archived from the original on 2016-08-06, retrieved 2015-09-05 
  9. Peter Mayr, Markus Rohrhofer. In Österreich leben mehr Orthodoxe als Muslime. derstandard.at, 13.09.2018(алм.)