Эстония
Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.
Байрак
| |
Башкала | Таллин |
---|---|
Халык саны | 1 323 824 (1 гыйнвар 2019, демографик баланс) ![]() |
Нигезләнгән | 24 февраль 1918 ![]() |
Сәгать кушагы | UTC+02:00 |
Рәсми тел | эстон теле |
Җәгърафия | |
Мәйдан | 45,339 дүрткел киламитер |
Координатлар | 59°N 26°E ![]() |
Сәясәт | |
Дәүләт башлыгы исеме | Эстония президенты |
Дәүләт башлыгы | Керсти Кальюлайд |
Башлык исеме | Эстониянең баш министры |
Хөкүмәт башлыгы | Юри Ратас |
Икътисад | |
ТЭП | $25 921 миллион (2017) ![]() |
Кеше башына ТЭП | $17 786 (2016) ![]() |
Акча берәмлеге | евра́ |
Инфеләсә | 2.4% (2016) |
Акчалата резерв | 436 833 334 ±1 АКШ дуллыры (2014) ![]() |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 8% (2014)[1] |
Туу күрсәткече | 1.52 (2014)[2] |
КПҮИ | 0.861 (2014)[3] |
Яшәү озынлыгы | 77.73659 ел (2016)[4] |
Пинсә яше | 63 яшь |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Электр аергычы төре | Europlug,[5] Schuko[5] |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң[6] |
Челтәр көчәнеше | 230 вольт[5] |
Телефон коды | +372 |
ISO 3166-1 коды | EE |
ХОК коды | EST |
Интернет домены | .ee |
Эстония (эст. Eesti), рәсми атамасы Эсто́ния Җөмһүрияте (эст. Eesti Vabariik) — Аурупада урнашкан дәүләт.
Аурупа берлегенә керә.
Эчтәлек
География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Эстония Аурупаның төньяк-көнчыгышта урнаша. Төньяктан Фин култыгы, көнбатыштан Балтыйк диңгезе һәм Рига култыгы белән юыла. Көньякта Латвия, көнчыгышта Русия белән чиктәш. Яр буе сызыгының озынлыгы — 3794 км.[12] Эстония составына 1521 утрау керә, аларның арасында иң зурлары — Сааремаа (2673 км²), Хийумаа (1023,26 км²), Муху (206 км²), Вормси (93 км²), Кихну (16,4 км²). Эстония территориясе буйлап 7000 елга ага, алардан 423 елганың озынлыгы 1 километрдан артык.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Б.э.к. 3 меңьеллыкта Эстония территориясендә фин-угыр кабиләләре яшәгән. Б.э.к 2 меңьеллык уртасында бакырдан, 1 меңьеллык уртасында исә тимердән әсбаплар эшләнгән. Шул дәвердә Балтыйк буе фин кабиләләрнең (эстлар вә ливлар) оешуы башланды. 2 меңьеллык башында сәүдә мәркәзләре, гаваньнар (Таллин, Тарту) пәйда булганнар.
Борынгы кабиләләрнең территориаль оешмасы һәм аларның берлеге барлыкка килгән. Эстон халкы шәкелләнә башлаган. 1030—1061 елларда Эстониянең көньяк-көнчыгыш өлеше Киев Русеннән бәйлелектә булган. 13 гасырдан башлап алманнар, соңрак даниялеләр агрессиясе нәтиҗәсендә Эстониядә дәүләт фомалашу процессы туктап калган. 13 гасырның икенче яртысы — 16 гасырның арасында алман тәречеләре тарафыннан басып алына. 1558 елның гыйнварда Русия Ливон сугышын башлап җибәрә. Урыс гаскәрләреннән җиңелгән Ливон ордены таркалып китә. 1572—1577 елларда Русия Эстониянең барча өлешен (Таллин һәм утраулардан башка) басып ала, әмма Речь Посполита һәм Швеция гаскәрләренең каршы һөҗүме (1580—1581) нәтиҗәсендә Төньяк Эстония (Эстляндия) Швециягә, Көньяк Эстония Реч Посполитага күчте, Сааремаа утравы Даниягә калды. Швеция белән Реч Посполита арасындагы сугышлар (1600—1611, 1617—1629) нәтиҗәсендә 1625 елга килеп Швеция Эстониянең барча кыйтга өлешен басып алды. 1645 ел Сааремаа утравы дә Швециягә үтте. 1656—1658 елларда Русия — Швеция сугышлары нәтиҗәсендә Көнчыгыш Эстония Русиягә кушып алынган, ләкин 1661 ел сугышыннан әүвәлге чик кире кайтарган. Швециягә караган Балтыйк буе Эстляндия (Төньяк Эстония) вә Лифляндия (Көньяк Эстония һәм Төньяк Латвия) губернияләренә бүленгән.
Төньяк сугыш (1700—1721) нәтиҗәсендә Эстониянең барча өлеше Русиягә кушып алынган. Бу 1721 елгы Ништадт солых шартнамәсе белән рәсми рәвештә расланган.
ХХ гасыр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1918 елның 24 февральда Эстония мөстәкыйльлеге игълан ителгән. Азат итү сугышы барышында Эстония бәйсезлеккә ирешә. 1920 елның 2 февральдә Совет Русиясе һәм Эстония үзара тану турында солых шартнамәсен төзегәннәр. 1934 елның мартта дәүләт түнтәрелеше гамәлгә ашырыла һәм диктатура урнаштырыла, парламент таратып җибәрелә. 1935 елдан барча сәяси фиркаләрнең эшчәнлеге тыела. 1940 елның июльдә Эстония территорриясенә совет гаскәрләре кертелгәннәр. 1940 елның 21 июльдә Эстон ССР-ы төзелгән. 1940 елның 6 августта ССРБ тәркибенә кушыла һәм эстоннарның бер өлеше депортацияләнә. 1941 елның декабрендә алман-фашист гаскәрләре тарафыннан басып алынган; 1944 елда азат ителә. 1988 елның 1—2 декабрьдә Эстония халык фронты төзелә; ул үз алдына Эстония бәйсезлеген торгызу максатын куйган. 1990 елның 8 майда Эстон ССР Югары Шурасы Эстония Җөмһүриятен игълан итә. 1991 елның 20 августта Эстониянең Югары Шурасы Эстония Җөмһүриятенең милли бәйсеәлеге турында карар кабул ителгән.
Административ-территориаль бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Эстония территориясе 15 өязгә (эст. maakond) бүленә; алар, үз чиратында, 241 җирле үзидарәгә бүленәләр.
Өяз гербы | Исем | Эстон исеме | ISO 3166-2 коды | Халык саны (2012)[13], кеше |
Территория, мең км² |
Халык тыгызлыгы, чел./км² |
Өяз үзәге |
---|---|---|---|---|---|---|---|
![]() |
Валгамаа | Valga maakond | EE-82 | 33728 | 2,044 | 17,0 | Валга |
![]() |
Вильяндимаа | Viljandi maakond | EE-84 | 55054 | 3,422 | 16,5 | Вильянди |
![]() |
Вырумаа | Võru maakond | EE-86 | 37387 | 2,305 | 16,7 | Выру |
![]() |
Ида-Вирумаа | Ida-Viru maakond | EE-44 | 166548 | 3,364 | 51,4 | Йыһви |
![]() |
Йыгевамаа | Jõgeva maakond | EE-49 | 36406 | 2,604 | 14,3 | Йыгева |
![]() |
Ләәне-Вирумаа | Lääne-Viru maakond | EE-59 | 66701 | 3,465 | 19,1 | Раквере |
![]() |
Ләәнемаа | Lääne maakond | EE-57 | 27187 | 2,383 | 11,7 | Һаапсалу |
![]() |
Пылвамаа | Põlva maakond | EE-65 | 30692 | 2,165 | 14,5 | Пылва |
![]() |
Пәрнумаа | Pärnu maakond | EE-67 | 88137 | 4,807 | 18,5 | Пярну |
![]() |
Рапламаа | Rapla maakond | EE-70 | 36587 | 2,980 | 12,4 | Рапла |
![]() |
Сааремаа | Saare maakond | EE-74 | 34527 | 2,922 | 12,0 | Курессааре |
![]() |
Тартумаа | Tartu maakond | EE-78 | 150900 | 2,993 | 49,8 | Тарту |
![]() |
Һарьюмаа | Harju maakond | EE-37 | 529898 | 4,333 | 120,3 | Таллинн |
![]() |
Һийумаа | Hiiu maakond | EE-39 | 9984 | 1,023 | 10,0 | Кәрдла |
![]() |
Йәрвамаа | Järva maakond | EE-51 | 35926 | 2,623 | 14,5 | Пайде |
Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Эстония — индустриаль-аграр дәүләт. Тулаем эчке продуктта сәнәгать 29,9%, авыл хуҗалыгы 3,9%, хезмәт күрсәтү тармагы 66,4% тәшкил иткә.[14] 2012 елгы мәгълүматларына күрә, экспорт буенча төп партнерлар — Швеция (16.8%), Финләндия (15.3%), Русия (12.7%), Латвия (9.2%), Литва (5.7%), Алмания (4.8%).[15] Төп экспорт маддәләре — машина һәм җиһазлар (29%), агач вә агач эшләнмәләре (13%), металлар (10%), азык-төлек (8%), тикстил эшләнмәләре (5%).
Импорт буенча төп партнерлар — Финләндия (15.1%), Алмания (10.7%), Швеция (10.7%), Латвия (10.0%), Литва (9.0%), Пүлшә (6.6%), Кытай (4.4%), Русия (4.1%) (2012).[16]
Икътисадта сәверташ һәм фосфорит казып алу мөһим урын тота.
Транспортның төп төрләре — тимер юл һәм автомобиль транспорты. Тимер юллар озынлыгы якынча 1 200 км, автомобиль юллары озынлыгы 57 565 км, шул исәптә каты өслекле юллар 12 926 км. Төп диңгез портлары — Таллин, Mууга, Палдиски, Kунда, Пәрну һәм Силламәэ.
Дәүләт корылышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Эстония — парламент җөмһүрияте. Гамәлдәге конституциясе 1992 елның 3 июльдә көчкә кергән. Дәүләт башлыгы — президент, ул Дәүләт шурасы тарафыннан яшерен тавыш бирү юл белән 5 ел мөддәткә сайлана. Бер-бер артлы ике мөддәткә генә сайлануы мөмкин. Канун чыгаручы хакимиятне бер пулатлы парламент — Дәүләт шурасы, ягъни (эст. Riigikogu), башкаручы хакимиятне баш вәзир җитәкчелегендәге хөкүмәт гамәлгә ашыра.
Тышкы сәясәт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2004 елның 1 маеннан Эстония Аурупа берлеге, ә 2011 елның 1 гыйнварыннан Еврозона әгъзасы булып тора. Шулай итеп, Эстония гомумаурупа базарына һәм Шенген фәзасына интеграцияләнгән элекке ССРБ өч җөмһүриятләрдән берсе һәм шулай ук постсовет дәүләтләрдән иң беренче еврога күчкән дәүләт булып тора.
Аурупа берлегендә әгъзалыгы АБ норматив актларның эчке дәүләт хокукый нормалардан өстенлекне күздә тота (дәүләтнең актлары АБ актларга каршы килгән очракта хокукый акты гомумберлек нормалар гамәлдә кала[17]).
2004 елның 29 марттан Эстония НАТО әгъзасы булып тора. НАТОның Гыйрактагы һәм Әфганстандагы миссияләрдә катнаша.
Шуннан тыш, Эстония Аурупа шурасы (1993 елдан),[18]. БМО, ИХҮО, ЕИХО һәм БСО оешмаларның тулы хокуклы вәкиле.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
- ↑ http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; UNESCO Institute for Statistics.
- ↑ http://hdr.undp.org/en/countries/profiles/EST.
- ↑ http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; UNESCO Institute for Statistics.
- ↑ 5,0 5,1 5,2 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
- ↑ http://chartsbin.com/view/edr.
- ↑ 1920 елның 2 февралендә танылган.
- ↑ 1991 елның 6 сентябрендә танылган.
- ↑ Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Statistikaamet: mullu rändas Eestist välja 10 000 inimest (ee). DELFI (18 гыйнвар 2013). 2013 елның 18 гыйнвар көнендә тикшерелгән. 2013 елның 19 гыйнвар көнендә төп чыганагыннан архивланган.
- ↑ 10,0 10,1 10,2 10,3 Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Report for Selected Countries and Subjects(ингл.). МВФ (October 2013). 2014 елның 21 гыйнвар көнендә тикшерелгән.
- ↑ Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Human Development Report 2013(үле сылтама — тарих). United Nations. 2013 елның 14 март көнендә тикшерелгән.
- ↑ http://www.estonica.org/ru/%D0%9A%D0%BE%D1%80%D0%BE%D1%82%D0%BA%D0%BE_%D0%BE%D0%B1_%D0%AD%D1%81%D1%82%D0%BE%D0%BD%D0%B8%D0%B8/
- ↑ База данных о населении по полу, возрасту и административному статусу или типу населённного пункта(ингл.) статистической службы Эстонии(ингл.)
- ↑ https://www.cia.gov/library/publications/the-world-factbook/geos/en.html
- ↑ https://www.cia.gov/library/publications/the-world-factbook/fields/2050.html#en
- ↑ https://www.cia.gov/library/publications/the-world-factbook/fields/2061.html#en
- ↑ Разъяснение Верховного суда Эстонии № 3-4-1-1-05 RT III 2005, 13, 128 (на эстонском)
- ↑ Эстония и Совет Европы
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|