Норвегия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Норвегия latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Норвегия
Flag of Norway.svg
Байрак
Coat of arms of Norway.svg
Илтамга
Башкала Осло
Халык саны 5 328 212 (1 гыйнвар 2019, бәя) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 7 июнь 1905, 26 октябрь 1905, 17 май 1814 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+01:00
Рәсми тел букмол, саам телләре, нүнорск, норвег теле
Җәгърафия
Мәйдан 385,207 дүрткел киламитер
Координатлар 65°N 11°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Дәүләт башлыгы Һаральд V
Башлык исеме Норвегиянең баш министры
Хөкүмәт башлыгы Эрна Сульберг
Икътисад
ТЭП $398 832 миллион (2017) Edit this on Wikidata
Кеше башына ТЭП $74 400 ±0.01 (2015) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге Норвегия кронасы
Инфеләсә 3.5% (2016)
Акчалата резерв 308 178 400 АКШ дуллыры (1960), 303 430 200 АКШ дуллыры (1961), 303 975 970 АКШ дуллыры (1962), 353 954 840 АКШ дуллыры (1963), 387 005 120 АКШ дуллыры (1964), 476 020 480 АКШ дуллыры (1965), 527 729 180 АКШ дуллыры (1966), 677 214 400 АКШ дуллыры (1967), 707 150 100 АКШ дуллыры (1968), 710 409 600 АКШ дуллыры (1969), 812 917 900 АКШ дуллыры (1970), 1 159 714 542 АКШ дуллыры (1971), 1 351 223 543 АКШ дуллыры (1972), 1 643 357 567 АКШ дуллыры (1973), 2 069 214 569 АКШ дуллыры (1974), 2 333 772 999 АКШ дуллыры (1975), 2 321 348 340 АКШ дуллыры (1976), 2 373 917 179 АКШ дуллыры (1977), 3 116 741 415 АКШ дуллыры (1978), 4 821 442 649 АКШ дуллыры (1979), 6 745 966 630 АКШ дуллыры (1980), 6 723 509 092 АКШ дуллыры (1981), 7 414 476 974 АКШ дуллыры (1982), 7 080 876 679 АКШ дуллыры (1983), 9 730 069 918 АКШ дуллыры (1984), 14 303 907 455 АКШ дуллыры (1985), 12 987 382 961 АКШ дуллыры (1986), 14 849 725 175 АКШ дуллыры (1987), 13 753 480 639 АКШ дуллыры (1988), 14 259 623 106 АКШ дуллыры (1989), 15 788 119 113 АКШ дуллыры (1990), 13 650 691 818 АКШ дуллыры (1991), 12 334 939 897 АКШ дуллыры (1992), 20 084 954 186 АКШ дуллыры (1993), 19 479 286 689 АКШ дуллыры (1994), 22 975 738 603 АКШ дуллыры (1995), 26 953 896 209 АКШ дуллыры (1996), 23 743 940 572 АКШ дуллыры (1997), 19 388 853 891 АКШ дуллыры (1998), 24 150 930 311 АКШ дуллыры (1999), 27 922 064 922 АКШ дуллыры (2000), 23 604 628 906 АКШ дуллыры (2001), 32 404 969 898 АКШ дуллыры (2002), 37 712 337 236 АКШ дуллыры (2003), 44 307 535 736 АКШ дуллыры (2004), 46 985 905 052 АКШ дуллыры (2005), 56 841 564 873 АКШ дуллыры (2006), 60 839 631 553 АКШ дуллыры (2007), 50 949 816 015 АКШ дуллыры (2008), 48 859 299 009 АКШ дуллыры (2009), 52 797 901 977 АКШ дуллыры (2010), 49 397 097 548 АКШ дуллыры (2011), 51 856 399 864 АКШ дуллыры (2012), 58 283 144 150 АКШ дуллыры (2013), 64 800 734 876 АКШ дуллыры (2014), 57 455 935 282 АКШ дуллыры (2015), 60 445 169 006 АКШ дуллыры (2016), 65 923 863 904 АКШ дуллыры (2017) Edit this on Wikidata
Эшсезлек дәрәҗәсе 3% (2014)[1]
Туу күрсәткече 1.78 (2014)[2]
КПҮИ 0.953
Яшәү озынлыгы 82.50976 ел (2016)[3]
Пинсә яше 67 яшь
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
  • 112 (пүлисә)[4]
  • 110 (янгын сакчылары)[5]
  • 113 (ашыгыч тыйб ярдәме)[5]
  • Электр аергычы төре Europlug,[6] Schuko[6]
    Автомобил хәрәкәте ягы уң[7]
    Челтәр көчәнеше 230 вольт[6]
    Телефон коды +47
    ISO 3166-1 коды NO
    ХОК коды NOR
    Интернет домены .no


    Норвегия корольлеге (норв. Kongeriket Norge, нюнорск Kongeriket Noreg), Норвегия (тат. Нурвәҗ[8]) — Төньяк Аурупада, Скандинавия ярымутравында урнашкан дәүләт. Көнчыгышта Швеция, Финләндия һәм Русия белән чиктәш. Төньяк-көнчыгышта Баренц диңгезе, көнбатышта Норвег диңгезе, көньяк-көнбатышта Төньяк диңгез тарафыннан юыла.

    Ил исеме борынгы скандинав Norðrvegr сүзеннән («төньякка юл») барлыкка килә.

    Норвегигә шулай ук Шпицберген архипелагы, Ян-Майен һәм Бьёрнёйа керә. Атлантик океанның көньяк өлешендә урнашкан Буве утравы Норвегиягә буйсынган территория булып санала. Моннан тыш Норвегия Антарктикада үз җиренә дәгъва кыла[9].

    Төрле тикшеренүләр нәтиҗәсендә Норвегия дөньяның иң уңышлы илләрдән санала [10][11]. Шулай ук илдә хакимиятнең журналистларга басымы юк дип әйтелә [12].

    Географик мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Норвегия Скандинавия ярымутравының төньяк-көнбатышы территориясе буенча сузыла (иң киң урында — 420 км). Көнчыгышта һәм көньяк-көнчыгышта Швеция (чик буе — 1630 км), Финләндия (760 км) һәм Русия (196 км) белән чиктәш.

    Сәясәт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Норвегия — конституцион монархия һәм парламент демократиясе принципларына нигезләнгән унитар дәүләт. Илдә кайбер төзәтүләр ясалган 1814 елгы конституция гамәлдә. Дәүләт башлыгы булып король санала. 1991 елдан бирле бу исемне Һаральд V йөртә.

    Парламент[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Канун чыгару хокукына икепалаталы парламент — Стортинг ия. Аңа 169 депутат керә. Стортинг 4 ел саен сайлана.

    Мәхкәмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Административ-территориаль бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Акча һәм салымнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Илдә хезмәт хакы зур булу белән бергә, салымнар да саллы гына. Аена 3 мең доллар алучы “хәерчеләр” 36 процент салым, урта сыйныф – 48 процент, миллионерлар 52 процент түли. Дәүләтнең шундый салым сәясәте аркасында биредә череп баеганнар юк. Идән юучы белән банкир арасында аерма 3 мәртәбә генә.

    Илдәге мәгариф һәм сәламәтлек саклау системалары, балалар пособиеләре, пенсияләр, юл төзелешләре, аэропортлар, шәһәр инфраструктурасы, экология, югары технологияләр һәм башкалар менә шушы салымнар хисабына финанслана. Туучылар санын арттыру максатыннан Һәрбер балага 18 яшькә җиткәнче ай саен 150 доллар пособие бирелә. Пенсиягә 67 яшьтән чыгалар. Пенсиянең күләме иң югары хезмәт хакының 60 процентын тәшил итә. Эшсезләр (болар гадәттә предприятие банкротлыкка чыгу сәбәпле эш урыннарын югалтучылар) 3 ел дәвамында үзләренең соңгы хезмәт хакларының 90 проценты күләмендә пособие алалар.[13]

    Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Милләтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Телләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Төп мәкалә: Норвегия тарихы

    Тарихы язылмаган чор[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Иртә мезолит дәверендә Норвегия территориясенә ике аучылар һәм туплаучылар кардәш мәдәниятле кабилә кергән. Алар Фосна һәм Комса һәйкәлләре буенча аталганнар. Боз чоры тәмамлануга Норвегия климаты аеруча кешеләр өчен уңайлы булган, шул сәбәпле Норвегия Җир шарында кешеләр иң күп яшәгән территорияләрдән булган.

    Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    1970 нче елларга кадәр Норвегия диңгезчеләр, балыкчылар һәм урман кисүчеләр яши торган бай булмаган илләр рәтендә йөргән. Ләкин 1969 елда Ставангер авылы тирәсендә нефть һәм табигый газ ятмалары табалар. Шуннан соң илдәге тормыш тамырдан үзгәрә. Норвегиялеләр бу уңайдан референдум үткәрәләр һәм шуның нәтиҗәләре нигезендә, беренчедән, бу байлыкларны мәңге хосусыйлаштырмаска, ягъни бары тик дәүләт милке итеп калдырырга дигән фикергә киләләр, икенчедән, нефть һәм газ сатудан кергән акчаның нәкъ яртысын, әлеге запаслар беткәч файдаланырга дип, киләчәк буыннар фондына күчереп барырга булалар. Хәер, табышның калган икенче яртысы аларга Төньяк Европада тормыш дәрәҗәсе иң югары булган илләр рәтенә керергә мөмкинлек бирә. Норвегия – “кара алтын” сату буенча дөньяда өченче урында тора. Норвегиянең уңышы илдәге нефть ятмаларында һәм аны сатудан кергән акчаны дөрес куллануда. Шуңа күрә бүген монда заманында СССР гражданнары күз алдына китергән коммунизм хөкем сөрә. Биредә хәерчеләр, эшсезлек юк. Хәтта идән юучы булып эшләүче дә ике дә уйламыйча үзенә йорт сатып ала ала – эшле кешегә банк һәрвакытта да ссуда бирә.[13]

    Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Дәүләт һимны (рәсми өлеше)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Ja, Vi Elsker Dette Landet
    Ja, vi elsker dette landet,
    som det stiger frem,
    furet, værbitt, over vannet,
    med de tusen hjem.
    Elsker, elsker det og tenker
    på vår far og mor,
    og den saganatt som senker
    drømmer på vår jord,
    og den saganatt som senker,
    senker drømmer på vår jord.

    Norske mann I hus og hytte,
    takk din store Gud!
    Landet ville han beskytte
    skjønt det mørkt så ut.
    Alt hva fedrene har kjempet,
    mødrene har grett,
    har den Herre stille lempet,
    så vi vant vår rett.
    har den Herre stille lempet,
    så vi vant, vi vant vår rett.

    Ja, vi elsker dette landet,
    som det stiger frem,
    furet, værbitt, over vannet,
    med de tusen hjem.
    og som fedres kamp har hevet
    det av nød til seir,
    også vi, nar det blir krevet,
    for dets fred slår leir,
    også vi, nar det blir krevet,
    for dets fred, dets fred slår leir!

    Туган илне яратабыз
    Туган илне яратабыз,
    Урман-тауларын,
    Чал диңгезен, туң җилләрен,
    Мең-мең йортларын.
    Туган учак – ул сөекле
    Ата-анабыз:
    Суыгында, кояшында
    Хозурланабыз,
    Суыгында, кояшында
    Аның хозурланабыз.

    Данла, илем, язмышыңны:
    Шомлы көнеңдә
    Тәңре сине ярлыкады
    Җир итәгендә.
    Канлы корбан биреп кенә,
    Керми сугышка,
    Ирештең үз ирегеңә,
    Тыныч һәм мул тормышка.

    Туган илне яратабыз,
    урман-тауларын,
    чал диңгезен, туң җилләрен,
    ак болытларын.
    Ата-баба көрәшкән күк,
    без дә дауларбыз,
    мәңге иминлек хакына
    җиңү яуларбыз,
    мәңге иминлек хакына
    җиңү, җиңү яуларбыз!

    Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    1. http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
    2. http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; Институт статистики ЮНЕСКО.
    3. http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; Институт статистики ЮНЕСКО.
    4. "International Numbering Resources Database"; подзаголовок: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value; тикшерү датасы: 3 июль 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер элемтәсе береге.
    5. 5,0 5,1 "International Numbering Resources Database"; подзаголовок: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value; тикшерү датасы: 8 июль 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер элемтәсе береге.
    6. 6,0 6,1 6,2 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
    7. http://chartsbin.com/view/edr.
    8. https://darul-kutub.com/uploads/books/065ef0a9869dc0b1190b9e1ef33250847afbcecc.pdf
    9. Боз эрегән саен Арктика белән кызыксыну арта — Азатлык радиосы
    10. Дөньяның уңышлы илләре: Русия түбән тәгәрәде — Азатлык радиосы
    11. Newsweek: дөньяның иң яхшы иле – Финләндия — Азатлык радиосы
    12. Русиядә матбугат иреге 140нчы урында дип бәяләнде — Азатлык радиосы
    13. 13,0 13,1 Норвегиядә ничек яшиләр? / Халидә МИНҺАҖЕВА әзерләде / – № 58 (10678), 14 май, 2005

    Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]