Нефть

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Petroleum.JPG
Лос-Анджелестагы нефть вышкалары (1896)
Dieselrainbow.jpg

Не́фть (карамай) (грек. ναφθα, төр. neft, акк. напатумкабынып китергә, дөрләп яна башларга, рус һәм татар телләренә төрек теле аша кергән фарсы алынмасы) — җир астыннан табыла торган, үзенә хас исле, карасу майсыман сыекча, углеводородлар кушылмасы.

Нефтьнең төсе кызгылт, зәңгәрсу, ак, төссез дә булырга мөмкин. Әзербайҗандагы Сурухан чыганагыннан ак, Алжирның кайбер чыганакларыннан су сыман төссез нефть табыла. Сирәк очракларда нефть бик тыгыз, парафинлы ярымкаты да булырга мөмкин.

Җир шары юшкын сүрүендә таралган.

Атама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фаразлаулар буенча, нефть сүзе аккад телендә барлыкка килә, Борынгы Иран аккад телле халыкларны үз империясенә кертә һәм нефть сүзен үзләштерә. Урыс теленә нефть сүзе Иран иленнән килә, "Котов сәфәре" дигән китапта (1625 ел) нефть берничә тапкыр телгә алына [1]. Фарсы теленнән юнан теленә νάφθα «нефть», аннан латин теленә naphtha дигән сүз килә [2]. Күчерелмә мәгънәдә татар телендә "кара алтын" сүзе дә кулланыла[3].

Сыйфатлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нефтьнең составы: углерод - 80-87%, водород - 10-14%, кислород – 3%, күкерт – 5%, азот – 2%. Сумала һәм асфальт матдәләре кебек югары молекуляр төзелешле кушылмалар да керә. Нефть шундый йөзләрчә кушылмалардан тора. Нефть янганда 37-49 МДж/г җылылык аерылып чыга. Нефть составына кергән күкерт һәм аның кушылмалары зарарлы, алар металларда коррозия китереп чыгара.

Күпчелектә нефть судан җиңел. 1 тонна нефть су өстендә 12 км пленка хасил итеп җәелә. Нефть суда эреми, ләкин бензол, хлороформда тиз эри.

Нефть - мөһим файдалы казылмаларның берсе. Табигатьтә нефтьнең 4 группасы табыла: метанлы, олеинлы, нафтенлы, ароматик. Иң күп бензин чыга метан нефтендә. Нефть белән бергә иярчен газ да чыгарыла, ул еш кына нефтьтә эрегән була. Иярчен газ составына этан, пропан, бутан, пентан кергәнлектән ул химия промышленносте өчен яхшы чимал.

Татарстан нефте 3 төрле углеводородлардан тора: чикле, ароматик, циклопарафиннар.

Геологик чыгышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Галимнәр исәпләвенчә нефть диңгез төбендә тупланган организм калдыклары черүдән барлыкка килгән. Палеозой эрасының девон, ташкүмер чорларында(200 млн. ел элек) Татарстан территориясендә җылы диңгез була. Анда яшәгән күпләгән организмнар утырма токымнар арасында калып, югары басым, температура тәэсирендә нефтькә әйләнә. Татарстан территориясендә 125 нефть, 150 битум чыганагы бар.

Нефтьне эшкәртү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1 стадия – куу (ректификация, дистилляция) – нефть фракцияләргә яки үзенең составына кергән углеводородларга аерыла. Бу физик процесс.

2 стадия – крекинг(таркату) – тирәнрәк эшкәртү: термик, каталитик

Нефтьне эшкәртү һәм нефтехимия 500 төрдәге продукт бирә. - парафин, вазелин, каучук, пластмасса, парафиннан азык аксымнары һ.б. Иярчен газдан алынучы продуктлар: этиленнан этил спирты, растворитель, пластмасса; бутадиен - растворитель; пропилен - пластмасса, бутен - синтетик каучук.

Нефть продуктлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нефть — төрле молекуляр массалы һәм төрле температураларда кайный торган углеводородлар катнашмасы булганлыктан, аны куып төрле фракцияләргә (дистиллятларга) аералар. Ә алардан 40 тан алып 200 °С ка кадәр температура интервалында кайный торган C5—C11 углеводородларыннан торган бензин; 150—250 °С температурада кайный торган C8—C14 углеводородларыннан торган лигроин; кайнау температурасы 180—300 °С булган C12—C18 углеводородларын эченә алган керосин, ә аннан соң газойлъ алалар. Болары нефтьнең үтә күренмәле продуктлары дип йөртелә. Бензин пешкәкле двигательле автомашиналар һәм очычлар өчен ягулык итеп файдаланыла. Ул шулай ук майларны, каучукны эретүче итеп, тукыма һ.б. чистарту өчен кулланыла. Лигроин трактор ягулыгы булып санала. Керосин — трактор, реактив очкыч һәм ракета ягулыгы. Газойлъ дизель ягулыгы сыйфатында кулланыла.

Нефтьне куып, үтә күренмәле продуктларны аерып алгач, үзле кара сыеклык — мазут кала. Мазутны өстәмә рәвештә куып, автотрактор, авиация, дизель һәм башка төр техниканы майлау өчен майлар алалар. Өстәмә куып, майлар алудан тыш, химик эшкәртү юлы белән мазуттан бензин да алалар, шулай ук казан установкаларында сыек ягулык итеп тә файдаланалар.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Органик химия / Л. А. Цветков. Татар урта гомуми белем мәктәбенең 10-11нче сыйныфлары өчен дәреслек.
  • “Кара алтын – туган ягыбыз хәзинәсе”. Татарстанның нефть промышленносте. 9 сыйныфта үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе. Авторы - география укытучысы Гыйльфанова Э.Р.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. М. Фасмер сүзлеге
  2. https://ru.wiktionary.org/wiki/%D0%BD%D0%B5%D1%84%D1%82%D1%8C
  3. http://tat.tatar-inform.ru/news/2009/12/09/52125/ Татарстан нефть компанияләре “кара алтын” чыгару күләмен арттыра