Эчтәлеккә күчү

Интертат

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Интертат latin yazuında])
Интертат
Интертат
Интертат лого.jpg
Tөр

челтәрле басма


Гамәлгә куючы

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты

Нәшер итүче

Татар-информ, генераль директор Садыков Шамил Мөхәммәт улы

Нигезләнгән

2001 елның 18 декабрь көне

Тел

татар теле
рус телендәгесе 2014 елда http://sntat.ru/ 'ка күчерелгән

Төп офис

Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Казан шәһәренең Мәскәү районы, Декабристлар урамы, 2-нче йорт
тел: +7 (843) 222-0-999 (1304)
Email: info@tatar-inform.tatar


Веб-сайт: http://intertat.tatar/

Интертат — Татар-информ мәгълүмат агентлыгының татар телендә чыга торган электрон газетасы.

  • 2001 елның 18 декабре — Автоном коммерцияле булмаган оешма буларак Татарстан Министрлар Кабинеты карары белән гамәлгә куела.
  • 2002 елның 1 марты — www.intertat.ru доменында рус телендә һәм www.intertat.ru/tt доменында татар телендә яңалыкларны бастыра башлый. Шул ук вакытта газетаның инглиз телле һәм татарча латиницадагы версияләре дә ачыла.
  • 2008 елның 1 гыйнвары — газета редакциясе «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте филиалы буларак эшли башлый.
  • 2012 ел — Intertat.ru редакциясенә рус телендә эшләүче «События недели» (тәрҗемәдә «Атна вакыйгалары») республика атналык газетасы редакциясе кушыла һәм ул сайтның рус телле версиясе өчен җаваплы була.
  • 2014 ел — Intertat.ru татар телендә генә чыга башлый.
  • 2014 елның апреле — рус редакциясе үзенең контентын яңа ачылган sntat.ru («События») сайтына урнаштыра.
  • 2016 елның ноябре — Intertat.ru редакциясе (шул исәптән, sn-tat.ru сайты да) «Татмедиа» АҖ филиалы — «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы составына кертелә.
  • 2016 ел — Intertat.ru газетасы юридик яктан бетерелеп, мөстәкыйль ММЧ булудан туктый.
  • 2017 елның июле — редакция үз яңалыкларын Intertat.tatar доменында бастыра башлады.
  • 2023 елның октябрендә «Интертат» сайты «Иң күп укылган татарча сайт» буларак, Россия рекордлар реестрына кертелә. Күрсәткеч — бер елга 1 350 000 уникаль укучы. Шул ук вакытта «Интеррекорд» дөнья рекордлары агентлыгында — «Гиннесс рекордлар китабы»ның рус телле версиясе булган Guinness World Records (Прага) бу рекорд теркәлә.

Баш мөхәррирләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Гөлнар Гарифуллина
  • Лилия Гаделшина (Интертатта иң озак эшләүче журналист, аңа нигез салынган вакыттан бирле эшли)
  • Рузилә Мөхәммәтова
  • Гөлүзә Василова
  • Зилә Мөбәрәкшина
  • Гөлүзә Ибраһимова
  • Алинә Айдарова
  • Рифат Каюмов
  • Рәис Габдуллин
  • Ралинә Заһидуллина
  • Гөлназ Хәбибуллина


  • 2023 ― «татар телендәге иң күп укыла торган веб-сайт» буларак, «Интеррекорд» (InterRecord) Халыкара рекордлар китабына һәм Россия рекордлары реестрына кертелгән [4][5].

Социаль челтәрләрдә

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]