Телефон

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Беренче телефон аппаратларның берсе, Дания

Телефо́н (бор. грек. τῆλε «ерак» һәм φωνή «тавыш», «аваз») — авазларны, сүзләрне ерак арага тапшыра һәм кабул итә торган элемтә төре; шундый элемтәгә караган электротехник җайланмалар системасы.

Александер Белл телефонының Парижның сәнгать һәм һөнәрчелек музеенда булган копиясе
Телефон схемасы.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1861 елда алман галиме Филипп Рейс кешенең колагы эшләү принцибын үзе ясаган җайланмада аңлатып күрсәтә. Җайланма гальваник агым ярдәмендә авазларны ерак арага илтә.[1]

Телефонны АКШның Бостон шәһәрендә яшәүче физиология профессоры Александр Белл уйлап тапкан. Чукракларны сөйләшергә өйрәтү проблемаларын чишкән Белл телефонны очраклы гына «ача». 1876 елда телеграфтан берьюлы 7 текст (ноталар санынча) җибәрү тәҗрибәсен үткәргәндә, ярдәмчесе тапшыргычта кысылган пластинканы тартып чыгара, чыбыкның икенче башында торган Белл моны ишетә. Иң беренче телефон аппараты барабан ярысыннан ясалган кечкенә мембрана белән сигнал мөгезчегеннән торган. 9 айдан соң Белл телефонын сыный: 12 м ераклыктан: «Ватсон, бирегә килегез!» — дигән сүзләр яңгырый. Трубкасы агачтан эшләнгән һәм микрофон формасында була. Ләкин бу телефон сөйләшү өчен бик уңайсыз булган. Телефонга сөйләүче кеше ишетә, ә тыңлаучы кеше сөйли алмаган. Шуның өчен трубканы бер колакка, бер авызга күчереп торырга кирәк була.

Белл Филадельфиядә халыкара күргәзмәдә беренче телефон аппаратын тәкъдим итә. 1876 елның 14 февралендә ул үзенең ачышына авторлык таныклыгы ала. 1877 елда телефон ярдәмендә 30 км арага кадәр тавыш сигналларын җибәрергә мөмкин була.

Беренче телефон линиясе 1877 елда Берлинда сузыла: ул 2 км арадагы почтамт белән телеграф биналарын тоташтыра.

Телефон торган саен камилләшә. 1889 елда АКШ эшкуары Элмон Строуджер дөньядагы иң беренче кешесез генә эшләүче автоматик телефон станциясен (АТС) патентлаштыра. Номер җыя торган дискны да Строуджер уйлап чыгара. 1892 елда ул “Strowger Automatic Telephone” компаниясен оештыра. Әйтергә кирәк, Элмон Строуджер системасы дөньяның барлык илләрендә дә XX гасырның 70нче елларына кадәр файдаланыла.[2]

Соңрак, 1900 нче елда, Коннектикут штатының Хардфорд шәһәрендә урамда беренче автомат-телефон пәйда була. Куллану өчен телефонга вак акча салынган.

Беренче телефоннар агачтан ясала, алар галәмәт зур һәм авыр, номер җыйгыч белән микрофоны аерым була. Трубкасында клавиатурасы да, микрофоны да булган бүгенге телефон аппараты исә 1956 елда кулланыла башлый. Хәзерге вакытта телефон китабы, авто-җавап биргеч, конференц-элемтә, тыңлаудан саклану, кирәк булмаган абонентлар өчен блокиратор һ.б. өстәмә җайланмалар барлыкка килде.

Сыйфатлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элемтә линиясенең бер очында — микрофондатавыш дулкыннары электр тогы дулкыннарына әверелә. Бер пар бакыр чыбык буйлап бу дулкыннар, бөтенләй кимемичә диярлек, бик ерак арага барып җитә. Чыбыкның икенче очында — телефонда — электр тогы дулкыннары яңадан тавыш дулкыннарына әверелә.

Әңгәмә алып бару өчен элемтә линиясенең һәр очында да микрофон һәм телефон булырга тиеш. Микрофон белән телефонны берләштерүче җайланма микротелефон дип атала. Ә без аны, гади генә, телефон трубкасы дип йөртәбез. Ул чыбыклар белән телефон аппаратына тоташтырылган.

Телефоннан сөйләшүче кеше микрофонга сөйли. Микрофон — күмер тузаны салынган яссы тартмачык. Бу тартмачык бик юка, сыгылмалы металл пластинка — мембрана белән капланган. Сез сөйләгән чакта тавыш дулкыннары мембранага килеп эләгә. Тавышның көченә карап, мембрана күмер тузанына бик каты яки йомшак кына итеп басым ясый. Аның аша батареядән элемтә линиясенә электр агымы үтә. Мембрана катырак басым ясаган саен, ул үзе аша агымны яхшырак үткәрә. Шуңа күрә сөйләшкән чакта линиядәге ток зурлыгы үзгәрә һәм линиянең икенче очына я бик көчле, я бик йомшак электр дулкыннары килеп керә.

Тавыш дулкыннары, электр агымы дулкыннарына әверелеп, линиянең икенче очына — телефонга барып җитә. Анда электр дулкыннары яңа¬дан тавыш дулкыннарына әверелә. Бу гаҗәеп үзгәреш электромагнит ярдәмендә эшләнә. Элемтә линиясеннән килеп керә торган электр агымы дулкыннары электромагнит аша үткәндә, ул мембрананы я катырак, я йомшаграк тарта. Мембрана тирбәнә башлый, ул үзенең тирбәнешләрен һавага бирә, һәм яңадан тавыш дулкыннары — без ишетә торган тавыш барлыкка килә.

Барлык телефон аппаратлары элемтә линияләре аша автомат телефон станцияләренә — АТСка тоташтырылган. АТСта меңнәрчә реле һәм башка төрле катлаулы җайланмалар төрле аппаратлардан килгән линияләрне бер-берсе белән тоташтыралар.

Русиядә һәм Татарстанда телефон челтәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Электрон карталарга күченгәнче таксофонга түләү өчен кулланылган КГТС калайлары

Русиягә телефон 1881 елда керә, шул елны Түбән Новгородта телефон станциясе ачыла. Абонентларны тоташтыру өчен чыбыкларны штекерларга тыгып утыручы кызларга таләпләр зур була: озын буй-сын, көчле матур тавыш, чит телләр белү, яхшы хәтер һәм ... ике якка сузылган кул арасы 154 см дан да ким булмаска тиеш. Шул рәвешле, 26 абонентка 16 кеше хезмәт күрсәткән. Мәскәүдә телефон станциясе 1882 елда ачылган. Бу вакытта ул 61 клиентка хезмәт күрсәткән. Ә 10 елдан соң аларның саны 1400 гә җиткән.

1897 елда Стокһольм телефон ширкәте җитәкчесе Ларс Эрикссон Санкт-Петербургта Рәсәйдәге иң беренче телефон фабрика-кярханәсен оештыра. Фабрикада 200 эшче 4 елда 12 мең телефон аппараты җитештерә. Алынган табыш җитештерү егәрлеген киңәйтүгә китерә һәм телефон аппараты җитештерү күләме елга 60 меңгә җитә. Стокһольмдә ясалган детальләр Петербургка тәэмин ителә, анда телефон җыела һәм тышкы кыяфәте бизәкләнә. Табышлы швед бизнесы бик үсә һәм аның өчен көрәш башлана. Нәтиҗәдә Рәсәй эшкуарлары завод акцияләрен сатып ала, ә алман һәм швед белгечләре куып кайтарыла. Октябрь инкыйлабынннан соң “Эрикссон” заводы дәүләтләштерелә һәм “Красная Заря” (“Кызыл таң”) дип йөртелә башлый.

1927 елдан ул заводта иң беренче ССРБ АТСлары җыела. 1929 елда Дондагы Ростовта илдә иң беренче зур АТС нигезендә швед әсбапларыннан тора. 1930 елда Мәскәүдә ачылган АТС, баштарак ССРБ детальләреннән җыела. Аннан автоматлаштырылган элемтә Новосибирск, Ташкент, Смоленск, Ленинград һәм башка шәһәрләргә дә тарала.[3]

Казанда 1888 елның 15 ноябрендә җәмәгать файдалануындагы беренче телефон челтәре эшли башлый. Үзәк телефон станциясенә 70 ләп абонент тоташтырыла. Русиядә беренче булып, Казан ГТСында Швециянең «Эриксон» фирмасының МБ (җирле батарея) системасындагы шнурлы бер үткәргечле коммутаторы урнаштырыла. 1897 елга ГТС 337 абонентка хезмәт күрсәтә. Шәхси телефоннар өчен елына 60–70 сум (2 чакрымга кадәр ара булганда) һәм, шуңа өстәп, һәр чакрым өчен 15 әр сум түләнә. 1902 дә Үзәк телефон станциясендә реконструкция уздырыла — ЦБ (үзәк батарея) системасындагы шнурлы ике үткәргечле коммутаторлар куела. 1900 еллар башыннан белешмәләр бюросы (соңга таба белешмә-мәгълүмат хезмәте) эшләп килә. 1908 елда Казан шәһәр телефон челтәренең күләме 1000 абонент санын узып китте. 1935–1936 елларда Казанда телефон-автоматлар (таксофоннар) куела башлый.[4]

Радиотелефон[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Икенче Бөтендөнья сугышында Реджинальд Фессенден уйлап чыгарган радиотелефон хәрбиләргә үзара аралашырга ярдәм итә. Беренче коммерция радиотелефон челтәре 1946 елда эшли башлаган. Алардан шәхси аппаратлардан үзәк телефон станциясенә хәбәр җибәргәннәр. Төрле тавышлар, радиус бәләкәй булганга алар озак эшләмәгән.

Кесә телефоны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Кесә телефоны

Беренче кәрәзле телефонны уйлап табу тарихы сугыштан соңгы чорларга барып тоташа. 1947 елда “Bell Laboratories” компаниясенең өч хезмәткәре ярымүткәргечле телефон уйлап таба. Аппарат, туендыру чыганагыннан башка, 30 — 40 кг авырлыкта була, машиналарда гына йөртелә.

Узган гасырның 50 нче елларында автомобиль телефоннарын акрынлап кечерәйтә башлыйлар. 70 нче еллар башына инде алар 12 — 14 кг га юкара. Ә 20 елдан соң Motorola компаниясе инженеры М.Купер 1 кг нан чак кына авыррак булган телефон уйлап таба. Кәрәзле телефон прообразы — график дисплейлы, сәгатьле, клавиатуралы трубка узган гасырның 80 нче елларында эшләнә. 1988 елда спутник элемтәсе ярдәмендә кәрәзле телефоннар унар км дан ала башларлык итеп камилләштерелә.

Бүген кесә телефоннарын уяткычы, кинокамерасы, фотоаппараты, SMS, MMS тапшыргычлары, диктофоны, плейердан тыш, миникомпьютеры булган смартфоннар алыштыра. Аларда кино карарга, текст белән эшләргә, Интернетка чыгарга мөмкин.

Смартфон[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Смартфон

Смартфон — санаклар дөньясында урнашкан принципларга нигезләнеп корылган программ тәэминатлы телефон. Гади кәрәзле телефон аппаратында бары бер генә программа бар: ул шалтырата, телефон кенәгәсе һәм хәбәрләр белән эшли, шалтыратулар исемлеген алып бара, саклый, интернетка керергә мөмкинлек бирә, уеннар тәкъдим итә һ. б. Ә смартфон вазифалары ачык архитектуралы. Бу — вазифаларның стандарт - ягъни кабул ителгән җыелмасын үзгәртеп була, һәм алар телефон җитештерүчеләр тарафыннан да, бөтенләй чит кешеләр тарафыннан да күпкә киңәйтелергә мөмкин дигән сүз. Беренче смартфон 1993 елда уйлап табыла.[5]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]