Табышсыз оешма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Табышсыз оешма latin yazuında])
Табышсыз оешма
Тармак волонтёрлык секторы[d]
Кыскача исем NPO, OSAL, OSFL, ONL, ESAL, idéburen organisation, OSBL, מלכ"ר, אלכ"ר һәм NPO[1]
Кайда өйрәнелә некоммерческое управление[d]
Үрнәк элементы Lebenshilfe Deutschland[d] һәм Всемирный экономический форум[d]
Моның каршысы тиҗари ширкәт[d] һәм коммерческая благотворительность[d]
 Табышсыз оешма Викиҗыентыкта

Табышсыз оешма, шулай ук коммерция(ле) булмаган оешма, коммерция нигезендә булмаган оешма — эшчәнлегенең төп максаты табыш алу һәм шул табышны үзара бүлү булып тормаган оешма.

Табышсыз оешмалар иҗтимагый, хәйрия, мәдәни, белем бирү, сәяси, фәнни, идарә итү максатыннан ватандашларны сәламәтлек саклау, тән тәрбиясе, спорт, рухи һәм бүтән материаль булмаган ихтыяҗлар белән тәэмин итү, ватандашлар һәм оешмалар хокукларын саклау, низагларны чишү, юридик ярдәм итү тармакларында булдырыла.

Табышсыз оешмалар тик оешманың максатларына ирешсен өчен эшкуар эшчәнлеге белән шөгыльләнә алалар.

Википедиянең инфраструктурасын яклаучы Викимедия Вакыфы нәкъ табышсыз оешмаларга карый.

Заманча социология ватандашлар җәмгыятенең социаль төркемнәрен өч бүлеккә бүлә: табышлы сектор, табышсыз сектор һәм иҗтимагый сектор.

Табышсыз оешмалар табышлы секторга керми, ләкин махсус үзлекләре буенча табышсыз яки иҗтимагый секторга керә ала.

Россия Федерациясендә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россиядә табышсыз оешмаларның 30 артык төре бар, кайберләре бертигез вазифасын башкара, тик исеме белән аерылып тора.

Чит ил хәйрия оешмаларыннан грантлар алган Россия табышсыз оешмалары салым түләмиләр[2].

2008 елдан Россия табышсыз оешмалары махсус президент грантларын ала алалар.

2015 елда президент Путин "теләмәгән табышсыз оешмалар исемлеген" раслый, бу канун буенча РФ конституцион тәртибенә, саклану сәләтенә, дәүләт иминлегенә янаучы чит ил оешмасы ул исемлеккә керә, ә чит ил грантын алган оешма "чит ил агенты" дип күрсәтеп белдерергә тиеш.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Deutsche Nationalbibliothek Record #4293729-2 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  2. Ю. М. Ульянов «О порядке налогообложения грантов, получаемых от иностранных благотворительных организаций» (11.06.93 г. #ЮУ-4-06/88Н); опубликовано как Порядок налогообложения грантов // Журнал «Коммерсантъ Власть», № 25 (25), 28.06.1993