Салым

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Салым latin yazuında])
Салым
Сурәт
Кайда өйрәнелә taxation and revenue in economics[d]
Обрабатывается, смягчается или управляется tax break[d], Налоговый вычет[d], Налоговая оптимизация[d] һәм несоблюдение налогового законодательства[d]
 Салым Викиҗыентыкта

Салым — дәүләт һәм (яки) муниципаль берәмлекләренең эшчәнлекләрен финанс яктан тәэмин итү максатында төрле дәрәҗә дәүләт хакимияте органнары тарафыннан юридик һәм физик затлардан җыела торган мәҗбүри, шәхси дәрәҗәдә каршылыксыз түләү[1][2].[3]

Салым тотып калынган акча-ул салым базасы кими торган сумма, йә элек түләнгән салымның бер өлешен законда билгеләнгән очракларда физик зат кеременә кире кайтару[4].

Салымнарны пошлина кебек төрле каршылыклы хезмәт күрсәтү өчен түләү булган сборлардан (рус.) аеру зарур.

Салымнар туплануы канун тарафыннан билгеләнә[2]. Билгеләнгән салымнар, аларны билгеләү, үзгәртү, көченнән чыгару, туплау һәм тикшерү мәсләкләре, рәвешләре һәм методлары бергә дәүләтнең салымнар җыю системасын булдыра[5].

Күзәтү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Питер Брюгель (кечесе), Салымнар туплаучысы, 1640

Салымнарның хокуки һәм икътисади билгеләмәләре аерылып тора - икътисадчылар хөкүмәтләргә ясалган күп трансферларны салым дип күрми. Мәсәлән, кайбер җәмгыять финанслары булган бюджет өлкәсенә трансферларны күрсәтелгән хезмәтләрнең бәясе буларак кабул итеп була. Шул ук арада, үз функцияләрен булдыра алу өчен хөкүмәтләр ресурсларны түбәндәге юллардан таба ала:

Замандаш салымнар җыю системаларында, салымнар акча рәвешендә җыела; капиталист җәмгыятькә ирешмәгән дәүләтләрне һәм аларның функциональ эквивалентларны продукт яки хезмәт белән түләтү бурычлылыгы йөкләнелә алуы билгели. Салымнар җыю методы һәм хөкүмәтнең җыелган салым акчаларын ничек кулланулары сәясәт һәм икътисад өлкәләрендә еш кызу бәхәсләр тудырган темалары булып тора. Бар дәүләтләрдә салымнарны җыю функциясен махсус дәүләт агынтлыклар үтиләр, салымнарны түләмәү өчен төрмәгә утыртылуга кадәр төрле җәзалар каралган[6]

Максатлары һәм нәтиҗәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Салымнардан җыелган акчалар тарих буенча дәүләтләр һәм аларның функциональ эквивалентлары тарафыннан төрле функцияләрен үтәү өчен кулланылган. Кайбер үрнәкләре буларак сугыш, хокук, иҗтимагый тәртип һәм малларны саклау, икътисади инфраструктура будыру, иҗтимагый эшләр алып бару, субсидияләр һәм хөкүмәтнең үзенең эшләве чыгынарын каплау булып тора. Салымнардан иҗтимагый иминияте һәм иҗтимагый хезмәтләр системаларының эшләве финанслана: үрнәк буларак мәгариф, сәламәтлек саклау, олы яш буенча пенсияләр, эшне югалту һәм башка сәбәпле вакытлыча социаль түләүләр һәм иҗтимагый транспорт, электр энергиясен, суны һәм чүпне булдыру, тарату, җыю һәм эшкәртү системалары. Салымнарның өлеше шулай ук дәүләтнең бурычын һәм аның өстенә тупланган процентларны түләү өчен тотыла.

Төрле хөкүмәтләр төрле төр салымнарны куллана, аларның күләмнәрен үзе билгели. Бу салым салына алган төрле эшчәнлектә катнашкан затлар һәм төрле иҗтимагый класслар арасында салымнар йөген яки җәмгыять эчендә булган ресурсларны халык арасында тарату максатларыннан ясала.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]