Эчтәлеккә күчү

Сәламәтлек

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сәламәтлек latin yazuında])
Сәламәтлек
Сурәт
Кайда өйрәнелә медицина, сәламәтлек икътисады[d], сәламәтлек һәм авыру социологиясе[d] һәм җәмгыять сәламәтлеге
NCI Thesaurus идентификаторы C25178
Моның каршысы авыру
 Сәламәтлек Викиҗыентыкта
Яшәү йолдызы.

Сәламәтле́корганизмның бөтен органнары үз функцияләрен тулысынча дөрес үтәгән тере организм халәте. Кеше сәламәтлеген саклаудәүләт функцияләренең берсе. Дөнья масштабында кеше сәламәтлеген саклау белән Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы шөгыльләнә.

Шулай ук сәламәтлек авырулар булмау дип билгеләнә.

Сәламәтлек дәрәҗәләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәламәтлеккә тәэсир иткән факторлар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  1. Яшәү рәвеше һәм шартлары — 50 %
  2. Генетика — 20 %
  3. Әйләнә-тирә мохит, табигать шартлары — 20 %
  4. Сәламәтлек саклау өлкәсе — 10 %

Сәламәтлеккә тискәре тәэсир ясаган факторлар:

Тән һәм акыл гармониясе, менә дигән нык сәламәтлек, гадәти булмаган көч, үткен фикер кешеләрне һәрчак сокландырган.

Гасырлар буе кешеләр сәламәтлекләрен ныгытырга, көчләрен арт­ тырырга, җитез һәм чыдам, зирәк һәм акыллы булырга тырышканнар. Сә­ламәтлекне—тормышның бәя биреп бетергесез бүләген саклап, арттырып, кире кайтарып буламы икән дигән сорау кешелек дөньясы алдында һәрвакыт торган һәм бүген дә әһәмиятен югалтмаган. Бер борынгы философ: «Кодрәтемнән килсә, мин кешеләргә чирләрне түгел, сәламәтлек йоктырыр идем!» — дип тикмәгә генә әйтмәгән.

Замана медицинасы «социаль иминлек»не сәламәтлекнең мөһим билгесе дип саный, ә аңа һәркем үзенчә бәя бирә. Социаль иминлек — шәхси критерий. Ул тормышның тулылыгын тою, гаиләдәге тынычлык, тирә- яктагылар белән аңлашып, башкарган эшеңнән канәгать булып яшәүне үз эченә ала. Социаль иминлек психологик, рухи саулык белән тыгыз бәйләнгән. Әгәр кеше тормыш сынауларын авыр кичерсә, киләчәге өчен курыкса, эчке комфорттан мәхрүм булса, һич бетмәс борчылу тойгысы кичерсә, аңа сәламәтлеген саклау читен булачак. Ә менә авыр тормыш ситуацияләрендә үз көчеңә ышану, башкаларга ярдәм күрсәтергә, кемнәндер ярдәм алырга әзер тору уңай нәтиҗәгә китерергә мөмкин.

Киләчәк тормышта хәлиткеч роль уйнаячак сәламәтлекнең нигезе—ана карынындагы имин үсешне карыйк. Иң мөһим 9 ай... Баланың сәламәтлеге аңа тормыш бүләк итүчегә бәйле.

Ана — сәламәтлекнең чын алиһәсе! Әгәр йөклелек катлауланусыз узса, кагыйдә буларак, сабый һәм аның әнисе сәламәт булалар. Аларның ; сәламәтлегенә тышкы шартлар зур йогынты ясый: эмоциональ чолганыш, тирә-як мохитнең экологик торышы, хатын-кызның тормыш рәвеше. Медицинаның кеше сәламәтлеген өйрәнүче, аны саклауга юнәлдерелгән бүлеге гигиена дип атала. Гигиена — кеше тормышы турындагы фән. Ул хәзер бигрәк тә мөһим, чөнки безнең заман — технология үсү эпохасы, кешенең сәламәтлеге моңарчы тиңдәше булмаган сынауга дучар булган чор.

Сәламәт тормыш рәвеше дөрес туклануны, тигез бүленгән физик йөклә- . иешләрне, регуляр ял итүне, гомумән алганда, организмны ныгыта торган башка чараларны күз алдында тота. Дөрес туклану дигәндә, күпләр диетаны искә ала. Әгәр ашау рационында I җитәрлек дәрәҗәдә аксым, май, углеводлар, витаминнар, тормыш өчен — кирәк булган барлык минераллар, тозлар булса, сүз дә юк — мондый диетаны хупларга гына кала. Тик кайбер кешеләр, күбесенчә хатын-кызлар, төрле экспериментлар ясап, сәламәтлекләрен куркыныч астына куялар. . Мондый диета организмга зыян гына китерә.

Сәламәт тормыш рәвешен физик активлыксыз күз алдына да китереп булмый. Кешенең бар тормышы хәрәкәткә бәйләнгән: кеше үзе йөрмәсә дә, аның организмында атомнар, молекулалар, күзәнәкләр, сыеклык йөреп тора.

Кызганычка каршы, бүген кеше аз хәрәкәтләнә башлады. «Машиналар ! безне көтеп тора, ракеталар еракка алып китә...» — дип җырлады Булат Окуджава. Технология, машиналар заманы кешеләрнең хәрәкәтләнүен күпкә киметте. Гиппократның: «Физик күнегүләр, гимнастика, җәяү йөрү эш сәләтен, сәламәтлеген, тулы һәм шатлыклы тормышын сакларга теләүче һәркемнең көндәлегенә керергә тиеш» — дигән киңәшен бүген ’ соңга калмыйча үтәргә кирәк. Билгеле булганча, бар нәрсә дә чама белгәндә генә яхшы — кирәгеннән артык йөкләнешләр сәламәтлеккә тискәре тәэсир ясаган очраклар да бар.

Сәламәтлек саклауның иң мөһим чаралары — эш белән ялны, уяу халәт һәм йокыны дөрес, гармонияле итеп оештыра белү. Табигатьтә бар да билгеле бер тәртипкә буйсына, бар да билгеле бер вакытта уза. Беркайчан да яз кыштан алда килмәс, иртә һәм кич бер вакытта да урыннарын алыштыра алмас. Безнең режим да Җир шарында миллион еллар дәвамында салынган көн тәртибе буенча бара. Моны регуляр рәвештә бозып яшәгән кешеләрнең сәламәтлегенә җитди һөҗүм ясала. Әгәр гадәти ритм нормаль хәленә кайтмаса, авыру килгәнен көтәргә генә кала.

Көндәлек режимның төп өлеше — ялны дөрес оештыру. Ял өчен вакыт бүлә белгән кеше үз сәламәтлегенең ким дигәндә яртысын тәэмин итә.

Сәламәтлек турында сүз алып барганда, зыянлы гадәтләрне дә искә төшереп китми булмый. Наркотикларның, тәмәке һәм алкогольнең зыяны бар кешегә дә билгеле сыман. Кызганычка каршы, боларның куркынычын һәркем дә аңлап бетерми. Иң борчыганы — күбесенчә яшь кешеләр, үзләренең наркотикка һәвәслеген аклар өчен, «бераз гына исәпкә керми инде ул» яки «аз гына кулланганда куркыныч түгел» дип акланырга тырыша. Исәпкә керә һәм бик куркыныч! Барлык наркотиклар да баш миенә күпмедер дәрәҗәдә зыян китерә. Әфьюнның кара эше беренче «үлән»не кабып карау белән үк башлана. Шул ук нәрсә тәмәкегә дә кагыла.

Бер сигарет та организмга, бигрәк тә яшьләр өчен, зыянлы тәэсирсез узмый. Кеше никадәр иртә тәмәке тарта башласа, аның организмы шулкадәр тизрәк газаплана башлый, аның үсеше шулкадәр тоткарлана.

Еш кына сәламәтлекне табигать тарафыннан бирелгән кыйммәтле бүләк, дип әйтәләр. Ләкин аның өчен көрәшергә кирәклеге дә көн кебек ачык.

Соңгы елларда Россиянең 25 % территориясе кешеләр тарафыннан пыч­ ратуга дучар булды, тагын 20 % ы периодик рәвештә пычранып тора. Шуның өстенә бу хәл күп очракта кешеләр күбрәк яшәгән өлкәләрдә күзәтелә.

Сәнәгать калдыкларыннан, кагыйдә буларак, нәселдән-нәселгә күчә торган авыруларга китерүче зарарлы матдәләр бүленеп чыга. Радиоактив пычранулар нәтиҗәсен планетабызның чисталыгы турында кайгыртырга теләмәгән кешеләрнең оныклары һәм оныкларының балалары сизәрләр.

Табигатьтә барысы да бер-берсенә бәйләнгән бит.

XX гасырның соңгы чирегендә Россия галимнәре сәламәтлек кодексы тәкъдим иттеләр. Түбәндә аны кыскача күрсәтеп китү зыян итмәс.

*Үзегезнең организмыгызны белегез. Сәламәтлеккә ярдәм күрсәтү йөзеннән, аның үзенчәлеген, нәрсәнең яхшы, ә нәрсәнең начар тәэсир и т­ кәнен аңларга тырышыгыз.

*Табигать белән гармониядә яшәгез. Салкыннан, җилдән курыкмагыз.

Табигать кочагында еш булырга тырышыгыз.

* Игелеклелек һәм шәфкатьлелек — бу сыйфатлар сәламәт тормыш өчен кирәкле сыйфатлар. Җәмгыять белән ризалыкта яшәү табигать кебек үк , бик мөһим. Үзегезгә нинди мөнәсәбәттә булуларын теләсәгез, кешеләргә < карата шундый яхшы мөнәсәбәттә булыгыз. Бу—борынгы акыллы фикер.

*Үзегезнең сәламәт булуыгызга ышанычны ныгытыгыз, тирә-яктагы кешеләргә саулык-сәламәтлек теләгез. Бу бик көчле профилактик чара булып тора, авырулар барлыкка килүен тоткарлый.

*Чыныгыгыз. Иң яхшы ысул — салкын су белән коену.

*Дөрес туклану мөһим. Ризыкта җитәрлек дәрәҗәдә аксым, май, угле­ водлар, витаминнар, минераллар, тозлар булырга тиеш. Яшелчәләр, җиләк-җимешләр, ашарга яраклы үләннәр табыныгызда җитәрлек булса, туклану дөрес дип санала. Терлек майларын чикләү кирәк, чөнки аларда ; кан тамырларының дошманы — холестерин күп булганлыгы билгеле.

  • Гәүдә авырлыгын күзәтегез, ул нормадан артык булырга тиеш түгел.
    • Даими физик йөкләнешләр булдырыгыз. Физик активлык булганда, кан йөреше көчәя, төрле органнарның һәм системаларның тамырлары ачыла, аларның стенкалары биологик актив матдәләр бүлеп чыгарып, канның сыйфатын яхшырта.
    • Атна саен мунча яки саунада булыгыз. Мунчада тиренең артык мөгезле катламы юып төшерелә, тамырлар, организм ныгый.
    • Дарулар кабул итүне киметегез — сүз бигрәк тә профилактик чара буларак эчелә торган медикаментлар турында бара.
    • Салкын тигәч, температура күтәрелүдән курыкмагыз. Температура күтәрелү — организмда барган көрәш билгесе, шуңа күрә 38-38,5 градуска кадәр күтәрелгән температураны дарулар ярдәмендә төшерергә киңәш ителми.
    • Олы кешеләргә 6-7 сәгатьтән дә ким йокламаска кирәк. Йокы кешегә организмны ял иттерү өчен зарур.
    • Үз-үзегезгә ышаныч булсын, ул сезне авыруга китерүче эчке конфликтлардан, хроник эмоциональ стресслардан коткарыр.
    • Сәламәтлекне саклау яхшы хезмәт белән бәйле. Хезмәт итә алган кеше генә тормыш белән гармониядә, үзен сәламәт сизеп, шатлык-куанычта яши ала.

Бер юморист: «Сәламәтлек — көн саен төрле урын авыртып тору ул», — дигән. Сәламәтлекне төрле кеше төрлечә үлчи. Гомумән, аны үлчәп буламы соң? Була икән. Хәзерге заман медицина техникасы ярдәмендә тикшереп, табиблар органнарның эшчәнлеге, функциональлеге, сыйфаты турында фикер йөртә. Бүген белгечләр организмның халәтен сурәтләүче берничә мен параметрны билгели алалар, һәрбер күрсәткечкә норманы күрсәтүче чикләр билгеләнгән. Тик бу күрсәткечләр, кешенең кайда яшәвенә карап, төрлечә дә булырга мөмкин.

Кайвакыт болай да була, организмны тикшергәч, барлык күрсәткечләр дә яхшы кебек, ә кеше үзен сәламәт дип санамый. Бу очракта йә күрсәткечләр дөрес булмый, яисә техника бар яшерен үзгәрешләрне (мәсәлән геннар дәрәҗәсендә) күреп бетерми. Димәк, бу өлкәдә башкарыласы эшләр күп әле. Әгәр авыру кешедәге тайпылышлар вакытында табылса, тиз арада дәва чаралары уздырып, сәламәтлекне кире кайтарып була. Көрәш никадәр иртә башланса, ул шулкадәр уңышлырак, нәтиҗәлерәк.

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Викиөзек эчендә Сәламәтлек темасы буенча бит бар