Авыру

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
"Чирле, авыру кеше " соравы биредә юнәлтелә
Авыру кыз (Den syge pige).
Рәссам Микаэль Анкер (1882 ел)

Авыру, чир, хаста, сырхау (лат. morbus) — көндәлек тереклек эшмәкәрлегенең, организм функцияләренең, эшкә сәләтлелекнең, эчке һәм тышкы тәэсирләргә, үзгәрүләргә карата көйләнеш механизмының, җайлашуның ниндидер сәбәпләр белән бозылуы, гомер өчен куркыныч хәлләр ул. Организм эчке мохитнең даимилеген (гомеостаз) көйли, саклый алмый башлый. Шуның симптомнары авыру була.

  • Сәламәтлек төшенчәсенең антонимы .

"Чир, авыру" төшенчәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Медицина тарихында авыру турында карашлар кат-кат үзгәреп тора.. Гиппократ чирне организмда дүрт сыекчаның: канның, лайланың , сары һәм кара үтнең (веноз канның) дөрес кушылмавыннан килеп чыга дип санаган. Демокрит үзенең атом тәгълимәтеннән чыгып чирне атомнарның килбәте һәм урнашу үзгәрүдән килеп чыга дип фаразлаган.

Борынгы һәм яңа эра чикләрендә, урта гасырларда чир (авыру) җанның, яки махсус бер яшәү көченең ("архей") организмдагы тайпылышлар белән көрәше ул дигән тәгълимәт өстенлек ала.

Шулай ук, урта гасырларда медицинаның (тыйб гыйлеме) үсешенә көнчыгыш фәлсәфәче, галиме, күренекле табиб Әбүгалисина зур йогынты ясый. Аныңча чирләр күзгә күренмәс җан ияләре тарафыннан барлыкка килә.

17-19 гасырларда авыруларның сәбәбен ачыклау белеменә күп кенә галимнәр үз өлешен иңдерә. Дж. Б.Морган буенча чир — әгъзаларның төзелеше бозылуы дигән фикер белдерә. М. Ф. К. Биша күп кенә чирләрнең патологоанатомик сурәтләүләрен эшли. Рудольф Вирхов целлюляр патология теориясе тәгълимәте белән тарихка иңеп кала.

К. Бернар чир—организм белән тирәлек арасында тигезләнешнең бозылуы дип белдерә.

С. П. Боткин, В. В. Пашутин, И. П. Павлов, А. А. Остроумов авыру хәлен кешенең яшәү мохитендәге һәм нерв системасындагы тайпылышлар дигән идеяны алга сөрә.

Авырулар турында күп хезмәтләр булуга карамастан, әле дә бу өлкәдә тәгаен уртак фикергә килү әлегә юк. Күпләр авыру һәм сәламәт кеше арасында аерма булуын инкарь итә (мәсәлән, А. А. Богомолец).

П. Д. Горизонтов авыру организм белән тирәлек арасында мөнәсәбәтләр бозылу сөземтәсендә туган катлаулы тайпылышлар тезмәсе булып тора, авыру организм үзен функцияләренең бозылуы белән дип белдерә дип саный.

Давыдовский көндәлек физиология белән тайпылышлар (патология) арасында кискен аермалар юк дип белдерә. Аныңча, чир — организмда җайлашу процессларының берсе генә.

Шуңа аваздаш фикер Г. Селье хезмәтләрендә бар. Аның аңлатмасы буенча, ул авыру — организм өчен үтә  хәвефле кузгаткыч турында авыртуны, көчәнеш ("стресс") аша белдерә торган саклагыч синдром булып тора.

Ә иң мөһиме, авыру кешенең үз чиренә булган мөнәсәбәте. Кемдер өчен суык алдыру да үтергеч булып күренә. Икенче берәү үзендә яман чирләрне дә җиңеп чыгарга көч таба. Шуңа да, авыруның хәле чирнең үзенә түгел, ә аерым кешенең күңел торышына, психик көйләнешенә дә бәйле.[1].

Чирне тудыручы сәбәпләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аларны шундый төркемнәргә бүлеп йөртәләр:

  • механик
  • физик
  • химик
  • биологик
  • психоген (кеше өчен) (см. Ятроген чирләр)

Бу сәбәпләр кайсы булса да, көндәлек чикләрдән кискен үтеп киткәндә, организм өчен гадәти булмаганда, авыру хәл тудырырга сәләтле. Авыруны тудыручы кузгаткычның чиктән үтүе микъдарга бәйле булырга мөмкин (көчәнеш, стресс).

Ә сыйфат ягыннан булганда, кузгаткычка каршы организмда саклагыч механизм булмаган очрак турында сүз бара.

Вакытлыча тәэсир иткәндә гадәти булып та, озак вакыт эчендә яки югары ритмда авыру тудыручы сәбәпләр дә була. Социаль яки милли тигезсезлек тә чирләрнең генә түгел, ә барча халыкларның юкка чыгуына сәбәп булырга мөмкин (мәсәлән, австралиялеләр, бушменнар, индеецлар һ.б. (карагыз. Социаль гигиена).

Чирләрнең шундый билгеләрен санап китеп була:

  1. Чирнең үсешенә төп сәбәп тышкы мохит була (кеше өчен, иң беренче нәүбәттә, социаль мохит) мәсәлән социаль (карагыз. Социаль чирләр).
  2. Организмның эчке торышындагы үзгәрешләр мохит тәэсиреннән дә, нәселдән килгән сәбәптән дә булырга мөмкин. Алга таба авыр өзлегүләргә китерергә мөмкин. (карагыз. медицина генетикасы).
  3. Авыру үсешендә кузгаткычның үзеннән бигрәк тә, организмның саклагыч механизмының (иммун системасы) какшавы сәбәбче булырга мөмкин. Психоген кузгаткычлар аркасында килеп туган авырулар да була.
  4. Авыру — организмның гомуми кыенлык кичерүе ул. Организм тукымалары, әгъзалары үзара бәйләнештә генә тереклек итә. Шуның өчен дә, авыру дә тәннең аерым өлешенә генә кагыла алмый.

Чирнең шушындый дәверләрен бүлеп йөртәләр:

  1. латент, яки яшерен ( инфекцион чирләр өчен— инкубацион) дәвер — авыру башланганнан алып башлангыч билгеләре күренгәнгә кадәр аралык. Ул берничә секундтан алып (мәсәлән, агуланганда) берничә елга кадәр сузылырга мөмкин (мәсәлән, махау).
  2. Продромаль дәвер — авыру үзен белдерүдән башлап (температура, гомуми хәлсезлек, авыртыну), авыру үзенең билгеләрен ачык күрсәткәнгә кадәр аралык (мәсәлән, кызамыкта тәндә таплар калкып чыгуы).
  3. Чирнең тулысынча үсеше дәвере .Берничә тәүлектән елларга сузылырга мөмкин (туберкулез, сифилис, махау).
  4. Арулану, реконвалесценция дәвере. Бик тиз (кара. Кризис) яки акрынлап, литик (кара. Лизис) рәвештә үтәргә мөмкин.

Озаклыгы, билгеләренең үсеше һәм юкка чыгу тизлеге буенча чирләрне кискен һәм дәвамлы(хроник) төрләргә бүлеп йөртәләр.

Төп билгеләренә ниндидер өстәмә сәбәпләр кушылуын, чирнең өзлегүе дип атыйлар. Ул чирнең үскән чагына туры килүе дә, төп билгеләре үтеп киткәч тә башланырга мөмкин. Нәтиҗәсендә авыру бик авыр үтә, хәтта үлем белән тәмамлануы да була. Авыру тулы арулану белән тәмамлана яки ниндидер эзләр дә (шулай ук , үлем) калдыра ала . Үлем кинәт яки дәвамлы вакыт аша килергә мөмкин. Аерым очракларда авыру хроник хәлгә күчә.

Чирләрне төркемләү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чирнең барышы буенча :

  • кискен
  • дәвамлы (хроник)

Патологик үзгәрешләрнең бару чиге буенча:

  • молекуляр
  • хромосом
  • күзәнәк
  • тукыма
  • әгъза
  • гомуми организм чигендәге чирләр.

Чирне тудыручы сәбәп буенча :

  • механик
  • физик
  • химик
  • биологик
  • психоген

Дәвалау юлы буенча

  • терапевтик юл
  • хирургик юл.

Шулай ук, гомуми кабул ителгән классификация буенча :

  • Эчке авырулар (терапия) —чирнең сәбәпләрен һәм билгеләрен ачыклаучы медицина өлкәсе этиология, патогенез эчке әгъзалар этиологиясе, патогенез, диагностика, хирургик булмаган дәвалау, профилактика һәм реабилитация өлкәсе[2][3][4].

Терапия сферасына сулыш системасы чирләре (пульмонология), йөрәк-кан тамырлары системасы(кардиология), кешенең аш сеңдерү системасы (гастроэнтерология), бүлеп чыгару системасы (нефрология), тоташтыргыч тукыма (ревматология) һәм башкалар керә. Хирургик булмаган эчке чирләрне дәвалаучы терапевтлар дип атала (интернист).

  • Хирургик чирләр (хирургия) — төп дәвалау ысулы операция булган чирләр.
  • Яман чирләр (онкология) —күзәнәкләрнең чамасыз бүленүе белән бәйле чирләр.
  • Нәсел чирләре — күзәнәкнең программа аппаратындагы бозылулар белән бәйле. Гаметалар аша нәселдән тапшырыла. Нәсел авырулары генетик информациянең бозылуына бәйле (саклау, тапшыру, тормышка ашыру мәсәлән) . Нәселдән килгән һәм тумыштан килгән чирләрне аерып йөртәләр. Тумыштан килгән чирләр, яралгы үскән вакытта, мәсәлән,инфекция нәтиҗәсендә (сифилис яки токсоплазмоз) яки үсешкә зыян китерүче башка тәэсирләр нәтиҗәсендә барлыкка килә
  • (Гинекология) чирләре - йөкле булу һәм нәсел белән бәйле чирләр.
  • Тире авырулары — тиренең бөтенлегенә, эшмәкәрлегенә зарар китерүче чирләр.
  • Күз авыруларыкүзнең күрү сәләтлегенә зарар китерүче органик һәм и функциональ тайпылышлар. Алар бик киң өлкәне эченә ала .
  • Инфекцион чирләр — организмга патоген (авыру тудыручы) микроорганизмнар үтеп керүе белән бәйле чирләр.

Патоген микроб инфекцион авыру тудырсын өчен, ул вирулент (агулы; лат. virus — агу) булырга тиеш. Ягъни, организмның каршылыгын җиңеп агулау сәләтенә ия була.

Патоген микроблар тереклек эшмәкәрлегендә бүлеп чыгарган матдәләре белән агуларга мөмкиннәр - экзотоксин (столбняк, дифтерия). Икенчеләре— үзләренең тәне таркалганда барлыкка килгән агу (эндотоксин) белән зарар китерәләр (ваба, корсак тифы).

Инфекцион чирләрнең бер үзенчәлеге булып инкубацион дәвер тора. Бу инфекция иңгәннән алып үзен белдерә башлаган аралык. Озаклыгы зарарлану юлына һәм микробның табигатенә бәйле. Берничә сәгатьтән күп елларга (сирәк очракта гына) кадәр сузылырга мөмкин. Микроорганизмнарның организмга керү юллары була. Мәсәлән, ваба вибрионы авыз аша гына үтә ала.

  • Венерик чирләр — җенси юл аша йогучы чирләр.
  • Дөньяны дөрес кабул итү сәләтлеген югалтуга бәйле (психиатрия)
  • Колак, борын, тамак чирләре (отоларингология)
  • Балалар чире (педиатрия) — бала үскән дәвердәге чирләр .
  • Дөрес тукланмау нәтиҗәсендә чирләр (диетология) (ашап җиткермәү, артык ашау)
  • Интеркуррент чирләр — берәр авыру вакытында барлыкка килгән, ләкин турыдан-туры аңа бәйләнмәгән чирләр. Мәсәлән, йөрәк миокарды белән авырган кешегә кизү (грипп) тию.

Терапия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дәвалау, сәламәтләндерү —чирнең сәбәпләрен, симптомнарын алып ташларга, тереклек процессларын көндәлек хәленә кайтаруга, саулыклы тергезүгә юнәлтелгән барлык чаралар ул.

  • Этиотроп терапия чирнең сәбәбен дәвалый, (мәсәлән, инфекцияләргә ) каршы антибактериаль терапия үткәрү.
  • Патогенетик терапия чирнең үсеш механизмына каршы юнәлтелә. Ул этиотроп терапия мөмкин булмаганда кулланыла. Мәсәлән, шикәр диабетына каршы инсулин бирү. Ашказаны асты бизендә бу гормонны җитәрлек эшләмәгәндә кулланыла. Чөнки, әлеге көндә медицина бу чирдән дәвалый алмый.
  • Симптоматик (паллиатив) терапия чирнең аерым симптомнарына каршы үткәрелә. Мәсәлән, анальгетиклар авыртуны басу өчен, " температура югары булганда " төшерү өчен препаратлар куллану һ.б. Этиотроп һәм патоген терапиягә кушып үткәрелергә мөмкин .
  • Дәвалауга бармаганда симптомнарына каршы терапия ( онкологик чирнең терминаль стадиясе) паллиатив ярдәм дип аталган дәвалау чаралары эчендә үткәрелә .

Халыкара чирлеләр көне[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Планетада барлык чирлеләр хәленә игътибарны юнәлтү өчен кабул ителгән халыкара көн.

Ел саен шушы көндә махсус чаралар үткәрелә. 11 февраль[5], "халыкара чирлеләр көне" 1993 елдан гына үткәрелә башлаган . Рим папасы Иоанн Павел Икенченең 1992 елның 13 маеннан тәкъдиме буенча кабул ителә. Христианнарга -католикларга ясаган өндәмәсендә: "... барлык медицина хезмәткәрләренә, дин тотучыларга, җәмәгатьчелеккә авыруларның, кеше көчсезләрнең хәленә керергә , ярдәм оештырырга, аларга тәрбияне яхшыртырга кирәк икәнлеген җиткерергә чакыра "[6]. Иоанның үзенә дә 1991 елда табиблар Паркинсон чире диагнозын куялар.

Шулай ук, карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • МКБ-10 — халыкара төркемләү буенча авырулар классы исемлеге

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]