Ашкайнату системасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ашкайнату системасы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Ашкайнату системасы компонентлары

Ашкайнату системасы (лат. systema digestorium) — азыкны механик һәм химик эшкәртүне, ясалган туклыклы матдәләрнең сеңдерелүен һәм организмнан эшкәртелмәгән калдыкларны чыгаруны башкаручы әгъзалар җыелмасы.

Ашкайнату системасы өлешләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Организмга кергән азык ашкайнату системасында ваклана һәм эшкәртелә. Баштарак азык авыз куышлыгына эләгә. Шунда ул тешләр белән чәйнәлә, тел белән болгатыла. Азык авыз куышлыгында ук төкерек ярдәмендә эшкәртелә башлый. Чәйнәлгән, төкереккә чыланган азык йомарламы йоткылык һәм үңәч аша ашказанына эләгә. Монда аны ашкайнату сыекчасы эшкәртә. Ашказаныннан азык эчәклеккә күчә. Азыкның кайнатылуы анда тәмамлана. Эчәклек нечкә эчәктән һәм юан эчәктән тора. Ашкайнатуда бавыр һәм ашказаны асты бизе зур роль уйный. Бавыр нечкә эчәккә үзенә бер төрле сыекча — ашкайнату өчен кирәкле үт бүлеп чыгара. Ашказаны асты бизе дә нечкә эчәккә үзеннән сыекча бүлеп чыгара. Азыкның кайнатылуы өчен анысы да бик кирәк. Кайнатылган азыкның туклыклы матдә кисәкчекләре эчәклек тышчасы аша канга сеңә. Кан аларны бөтен тәнгә тарата.

Шулай организм ашкайнату органнарында эшкәртелгән азыктан туклыклы матдәләр ала. Ә азыкның эшкәртелеп бетмәгән калдыклары эчәклектән тышка чыгарыла.[1]

Ашкайнату көпшәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ашкайнату көпшәсе тышчасы барлык өлешендә бер үк гомуми төзелешле һәм 4 катламнан тора.

Лайлалы катлау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лайла асты катлавы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Лайлалы катлау астында ята.
  • Тамырлар һәм нервлар бар.
  • Лайланы беркетеп тора.
  • Бизләр бар.
  • Җыерчыклар ясый.

Мускуллы катлау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шома мускуллы күзәнәкләрдән тора. Гадәттә 2 катламнан тора:

  • Эчке – әйләнмәле (сфинктерларны ясый),
  • Тышкы – буйга

Катлам арасында тамырлар һәм нервлар урнашкан. Тышчаның тонусын һәм ризыкның көпшәдән күчүенә булыша.

Сүлле катлау яки адвентиция[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сүлле катлау - тоташтыргыч тукымадан торган, эпителий (мезотелий) белән капланган элпә.

  • Көпшәне тыштан каплый.
  • Әгъзаларга бер-берсе белән ябышмаска булыша.
Адвентиция[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Әгъзаларны тыштан, әгъза сүлле катлау белән капланмаган очракта, каплый.
  • Тоташтыргыч тукымадан тора.
  • Әгъзаларны якындагы тукыма яки әгъзалар белән ялгый.

Ашказаны системасы авырулары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XXI гасырның төп гастроэнтерологик проблемаларының берсе булып, хроник панкреатит санала.

Гастрит ул – ашказанының лайлалы тышчасы ялкынсынуы. Ул, тукымаларның кызаруыннан алып, иң соңгы чиккә кадәр җитә ала, ягъни ашказаны җәрәхәте авыруы барлыкка килүе ихтимал. Гастрит төрле яшьтә барлыкка килүе мөмкин, әмма ул ешрак 25-40 яшьләрдә күзәтелә.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Кеше анатомиясе фәненнән студентларга мөстәкыйль эш өчен уку-методик ярдәмлек. 2 нче өлеше. Спланхнология. /А.П. Киясов, Ә.А. Гомерова, Л.А. Емелина һәм б.к. / Русчадан И. С. Хаҗиев тәрҗ. - Казан: КДМУ, 2013. - 126 бит.