Генетика

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Генетика latin yazuında])
Генетика
Нигезләнү датасы 1900
Сурәт
Нигезләүче Грегор Иоганн Мендель[d], Хуго Де Фриз[d], Карл Корренс[d] һәм Чермак-Зейзенегг, Эрих[d]
Өйрәнелгән тармак геном[d]
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 87 661
 Генетика Викиҗыентыкта

Генетика (гр. genesis килеп чыгу) — организмнарның нәселдәнлеге һәм үзгәрүчәнлеге турындагы фән.

Нәселдәнлек — тереклек иясенең буыннар арасындагы морфологик һәм функциональ күчүчәнлекне, шулай ук тышкы тирәлекнең билгеле бер шартларында индивидуаль үсешнең үзенә бертөрле үзенчәлеген тәэмин итүче сыйфат. Нәселдәнлекнең даимилеге бер буыннан икенчесенә билгеле бер нәселдәнлек структураларын тапшыру белән тәэмин ителә. Үзгәрүчәнлек — тереклек иясенең морфофизиологик төзелешендә аерымлыклар булуы яки барлыкка килүе, бу аерымлыклар, я нәселдәнлек структураларының, я индивидуаль үсеш процессындагы бербөтен организмның үзгәрүе өчен, башлангыч материал булып тора.

Гомуми генетика һәм хосусый генетика бар. Гомуми генетика барлык организмнарга хас булган генетик закончалыкларны һәм бу закончалыкларның конкрет чагылышларын өйрәнә.

Хосусый генетика организмнарның теге яки бу төрләренең нәселдәнлеген һәм үзгәрүчәнлеген өйрәнә. Өйрәнелә торган объектларга бәйле рәвештә, хосусый генетика кеше генетикасына, үсемлекләр генетикасы, хайваннар генетикасы, бактерияләр генетикасы, вируслар генетикасына һ.б.га аерыла. Молекуляр, биохимик, популяцион, экологик, физиологик, иммунологик, медицина, ветеринария, радиацион, эволюцион һ.б. Генетикалар гомуми генетиканың мөстәкыйль бүлекләрен тәшкил итәләр. Генетика цитология, эмбриология, эволюцион тәгълимат белән, шулай ук биохимия, биофизика, кибернетика, математика һ.б. фәннәр белән тыгыз бәйләнгән. Ул хайваннар, үсемлекләр һәм микроорганизмнар селекциясенең теоретик нигезе булып тора, медицина һәм ветеринариянең кайбер бүлекләре өчен әһәмияткә ия. Ггенетиканың төп методы — гибридологик метод (бер яки берничә билге буенча аерылып торган формаларны кушылдыру һәм нәселне анализлау). Шулай ук цитологик, биохимик, онтогенетик (эмбриологик), математика-статистик һ.б. методлар да кулланыла.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ветеринарная медицина:Русско-татарский энциклопедический словарь / Авт.-сост.: В39 Ф.Набиев, Ф.Кабиров, Г.3.Идрисов, М.X.Харисов; Под общ. ред. Ф.Г.Набиева.— Казань: Магариф, 2010.— 495 с.