«Шәһри Чаллы» газетасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/«Шәһри Чаллы» газетасы latin yazuında])
«Шәһри Чаллы»
«Чулман-Идел»
Формат

муниципаль


Гамәлгә куючы

Чаллы шәһәр советы

Мөхәрир

Резидә Йосыпова

Нигезләнгән

1990

Тел

татар

Төп офис

Татарстан, Чаллы ш., Яшь Ленинчылар бульвары, 9нчы йорт (Я.ш., 27/19).

Тиражы

3 800


Веб-сайт: http://shahrichalli.ru/

«Шәһри Чаллы» газетасыЧаллы шәһәрендә татар телендә чыга торган газета. Атнага ике тапкыр, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә, 8 һәм 12 битле булып чыга. Ике атнага бер тапкыр шуларга 8 (16) битле «Чаллы кичләре» кушымтасы өстәлә. Җомга саннарының тышкы һәм эчке битләре тулы төстә бастырыла. 2022 ел башыннан газетаның җомга саны «Шәһри Чаллы кичләре» дип атала[1][2].

Тарихи белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1930 елда Чаллыга шәһәр статусы бирелә. Шул ук елның ноябрендә шәһәрдә беренче газета да чыга башлый. Ул — татар телендә латин имласы белән басылган «Трактор» исемле газета. Аның беренче редакторы танылган шагыйрь Нур Баян була.

Декабрь аенда бу газетаның русча дубляжы да чыга башлый (4 полосалы басма эченә 2 полоса русча дубляж кушыла).

Еллар дәвамында исеме дә, эчтәлеге дә үзгәртелеп, татар газетасы үзенең русча дубляжы белән Чаллыда 1958 елгача чыгып килә. Шул елда районнар берләшеп, инде «Коммунизм байрагы» («Знамя коммунизма») исеме белән чыгучы әлеге газета Алабугага күчерелә, аннан ул Чаллыга 1963 елда, статусы үзгәртелеп, русчадан татарчага дубляж булып кайта.

1976 елда Тукай районы оештырыла, һәм газета икегә бүленә: «Знамя коммунизма» шәһәрдә кала (үзгәртеп кору елларына кадәр ул шәһәрдә шул исемдә чыгып килә), ә «Коммунизм байрагы» Тукай районы газетасы булып, «Якты юл» исеме астында, яңадан русча дубляж («Светлый путь») белән чыга башлый. Шулай итеп, Чаллы татарча газетасыз кала. Бу хәл 14 ел дәвам итә.

Гәзит яңадан татар милли хәрәкәтенең кискен таләбе белән барлыкка килде. 1990 елга кадәр шәһәрдә "Знамя коммунизма", "Камские зори", "Рабочий КамАЗа" гәзитләре чыгып килә, татарча исә бер генә басма да юк иде. Өстәвенә, шәһәрдә радио тапшырулары алып баручы "Шаги КамАЗа" да русча гына сөйли.

Шәһәр Советының 1990 елда сайланган яңа составы беренче сессиядә үзенең татарча һәм русча басма органнары булдыру турында карар кабул итә. Чаллыда урысча «Время», татарча «Чулман-Идел» газеталары туа. Беренче мөхәррир – Йосыф Җимангулов (Җомгалы). Әмма кыенлыклар шактый булды. Әйтик, татар һәм рус редакцияләренең икесенә бер нәшрият комплексы алу өчен акча бүлеп биргәннәр иде, ул "Время" газетасы редакциясенә генә эләкте.

Гәзит исеме «Чулман-Идел» дип куела. Аннары, күпмедер вакыт узгач, атамада шәһәр исеме дә чагылырга тиеш дигән фикергә киләләр. Аны «Шәһри Чаллы» дип үзгәртәләр. 1991 нче елның 30 декабреннән соң газета Чаллы шәһәр хакимияте органына әверелде. 1992 елда гәзит тиражы хәзерге чор өчен хыялларда күрерлек 75 мең белән исәпләнә.

1993 елның апрелендә «Шәһри Чаллы» балалар һәм яшүсмерләр өчен «Көмеш кыңгырау» кушымтасы белән чыга башлый. Шуның белән газетаның атналык саны 4кә җитә. 1996 елның 1 гыйнварыннан исә «Көмеш кыңгырау» мөстәкыйль газета булып чыга башлый. 1996 елның 1 гыйнварыннан 1999 елның 1 гыйнварына кадәр «Шәһри Чаллы» атнасына 5 сан булып чыга. Бюджеттан финанслау киметелгәнлектән, 1998 елның июлендә үк редакциянең 6,5 штат берәмлеге кыскартыла һәм газетаның чыгуы 1999 елның 1 гыйнварыннан атнасына 3 сан белән чикләнә.

«Шәһри Чаллы» беренчеләрдән булып (2003 елда) пәрәвездә үз интернет сәхифәсен булдырган басма.

Мөхәррирләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]