Чаллы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чаллы latin yazuında])
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Чаллы
Карта
Ил Россия
Җөмһүрият Татарстан
Координатлар 55°43'тн, 52°22'кнч
Эчке бүленеш 3 район: Автозавод, Үзәк, Комсомол
Шәһәр башлыгы Мәһдиев Наил Гамбәр улы
Нигезләнгән 1626 ел
Беренче телгә алу 1172 ел
Элеккеге исемнәр Брежнев 1982 елдан 1988 елга кадәр
Мәйдан 171 км²
Климат уртача
Халык саны 513 242 кеше
Халык тыгызлыгы 2970 кеше/км²
Агломерация 1,1 млн
Милли состав татарлар – 47,4%
руслар – 44,9%
чуашлар – 1,9%
украиннар – 1,3%
башкортлар – 1,2%
Дини состав мөселманнар, христианнар
Сәгать кушагы UTC+3
Телефон коды 8552
Почта индексы 4238"
Рәсми сайт nabchelny.ru
Кардәш шәһәрләр Ляочэн[d]
Кардәш шәһәрләр Ляочэн[d]

Чаллы (шулай ук Яр Чаллы, Чаллы яр, рус. На́бережные Челны́) — Татарстан Республикасының төньяк-көнчыгышында, Чулман елгасының сул ярында, Мәләкәс кушылган җирдә урнашкан, Татарстан шәһәрләре арасындада зурлыгы һәм әһәмияте буенча икенче урында торган шәһәр.

Казан белән арасы 225 км, Түбән Кама белән — 35 км, Алабуга белән — 20 км, Уфа белән — 250 км.

Тукай районының (19301976 елларда Чаллы районының) үзәге. Зур автомобиль юллары үзәге, елга порты бар.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәрнең 400 еллыгына әзерлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2024 елның гыйнварында Чаллы хакимияте шәһәрнең 400 еллыгына (2026 елда) әзерләнә башлавын игълан итә[1]. Әлеге хәбәр тарихчыларда ризасызлык уяткан. Алар фикеренчә, шәһәрнең тарихы күпкә борынгырак. Тарихчылар, Чаллының яшен кыскарту – татарның борынгы тарихын сызып ату өчен эшләнә, дип исәплиләр[1]. Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җавабы:

« Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре, Россия дәүләт борынгы актлар архивында сакланучы документларга нигезләнеп, Чаллы шәһәренә нигез салынган вакыт XVII гасырның беренче яртысына туры килә, дип ассызыклыйлар. Казан воеводасы Семен Волынский рөхсәтен алып, Федор Попов җитәкләгән крестьян общинасы 1626 елда Кама елгасының су як ярына чыгып урнаша (РГАДА. Ф.1209. Оп.1 Ч1. Д.156. Л.153-153 об.).

Археологик эзләнүләр Чаллы шәһәре урынында кешеләрнең XVII гасырга кадәр яшәгәннәрен күрсәтсә дә, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты 1651 елгы Семен Карев, 1652 елгы Михаил Змеев һәм подъячий Павел Агапов тасвирламаларындагы мәгълүматлардан чыгып, Чалнинский починокның мондагы Болгар дәүләте һәм Казан ханлыгы чорында урнашкан торак пунктлар белән бәйләнеше булмаганын ачыклый.

Шулай итеп, югарыда саналып киткән язма чыганакларда Чаллы шәһәре җирлегендә беренче булып искә алынган торак пункт – ул Чалнинский починок. Димәк, Чаллы шәһәренә 1626 елда нигез салынуы фәнни яктан расланган[2]
Рамил Хәлимов, Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары
»

Шәһәр җитәкчеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны 508 700 кеше (2009 ел уртасына) Татарстанның 13,5 % халкын тәшкил итә, Россия шәһәрләре арасында 31 урында тора.

Чаллы каласының халык саны үзгәрүе динамикасы (халык санын алулар нигезендә)[3]:

Ел Халык саны (мең кеше)
1887 ел 1
1926 ел 4
1931 ел 5
1939 ел 9,4
1959 ел 19,1
1967 ел 33
1970 ел 37,9
1971 ел 55
1973 ел 126
1976 ел 231
1979 ел 301,4
1982 ел 374
1989 ел 500,3
1996 ел 528,7
2000 ел 514,7
2005 ел 508
2009 ел 508,7
Милләт 1939[4] 1970[5] 1979[5] 1989[5] 2002[6] 2010[7]
руслар 59,0% 48,1% 59,5% 48,7% 45,3% 44,9%
татарлар 40,0% 48,6% 30,4% 40,6% 45,0% 47,4%
чуашлар 0,2% ? ? 2,5% 2,2% 1,9%
украиннар 0,4% ? ? 2,3% 1,7% 1,3%
башкортлар 0,0% ? ? 1,9% 1,4% 1,2%

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яр Чаллы өч районына бүленә:

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүбә мәчете
Педагогика университеты

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар драма театры
Рус драма театры
Орган залы
Картиналар галереясы

Театрлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музейлар һәм галереялар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәдәният срайлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Цирк[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Матбугат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Язучылар оешмасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчетләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Туфан мәчете
Чишмә мәчете

Чиркәүләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Спорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Спорт белән шөгыльләнү урыннары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Файл:Россия чаңгысы.JPG
«Яр буе» паркында «Лыжня России — 2008» ярышлары уза

Спорт командалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

КамАЗ-Мастер командасы машинасы ярышта

Ял итү, күңел ачу урыннары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чаллыда Сабантуй
  • Дельфинарий. Анапа дельфинарие филиалы булган Чаллы дельфинариенда дельфиннар һәм диңгез арысланы белән куелган кызыклы шоу программа карап була.
  • Энтузиастлар бульвары — чаллылыларның яраткан ял итү урыннарының берсе. Бульварда фонтаннар, кафе-рестораннар, төнге клублар, кибетләр бар.
  • «Яр буе» паркы мәйданы. Бәйрәмнәр уздырыр өчен махсус төзелгән мәйданда Сабантуй, Яшьләр көне, башка бәйрәмнәр, концерт-тамашалар уза. Аңа алып бара торган урамда төрле ачык типтагы кафелар байтак.
  • Ипподром.

Кинотеатрлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төнге клублар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Парклар һәм скверлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кунакханәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Муса Җәлил һәйкәле

Һәйкәлләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ватан-Ана һәйкәле
Габдулла Тукай һәйкәле

Сәнәгать[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«2/18» бизнес үзәге (халыкта «тюбетейка» дип йөртелә)
В. Высоцкий һәйкәле

Азык-төлек тармагы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Машина төзү тармагы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «КамАЗ» ААҖ — Кама автомобиль заводы Чаллының алдынгы сәнәгать предприятиясе. Ул йөкле машиналар, автобуслар чыгара. Шәһәрнең икътисад хәле заводныкына нык бәйле.
  • «Соллерс—Набережные Челны» ААҖ — җиңел машиналар җитештерә.

Энергетика тармагы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Яр Чаллы ТЭЦы (рус. филиал «Набережночелнинская ТЭЦ» ОАО «Генерирующая компания») — электрэнергия, җылылык, җылы су җитештерә.
  • Түбән Кама ГЭСы (рус. филиал «Нижнекамская ГЭС» ОАО «Генерирующая компания») — электрэнергия җитештерә.

Төзү материалларын җитештерү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Зур панельле йортлар төзү заводы
  • Металлконструкция заводы
  • Тимер-бетон әйберләре заводы
  • «Стройдеталь» заводы
  • Күзәнәкле бетоннар заводы

Телефон операторлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Интернет провайдерлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Массакүләм мәгълүмат чаралары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Матбугат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Телевидение[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күмәк антенна аша:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Радио[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кызыклы мәгълүмәт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Альтернатив адреслар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Традиция буенча чаллылылар шәһәр микрорайоннарын комплекс диеп йөртәләр. Шулай итеп һәрбер йортның диярлек ике адресы бар: беренчесе, урам буенча номер (шул адрес паспортка һәм башка документларга языла), икенчесе, төзүчеләрнең комплекс буенча йортка биргән номер. Мәсәлән, Халыклар Дуслыгы урамында урнашкан 9 нчы йортның икенче адресы — 58/18 (58 нче комплекс 18 нче йорт). Шәһәр халкы сөйләшкәндә ешрак икенче адресны куллана, ә кайберәүләр үзләренең «урам буенча» адресын бөтенләй истә тотмыйлар. Альтернатив адреслар куллану – сирәк күренеш һәм шәһәрнең тиз арада үсүе, халык арасында төзүчеләр күп булуы белән аңлатыла.

Рекордлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чаллы каласы 2009 елда Гиннесс рекордлар китабына кертелде. 4–5 август көннәрендә оештырылган 100 метрга йөгерү буенча эстафетада 24 сәгать өчендә 4799 кеше катнашты. Әлеге сан моңа кадәр Рига шәһәре куйган рекордтан бер мең кешедән дә артыгырак.[8]:

Чаллы турында җырлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Энтузиастлар бульвары
«Татарстан» кунакханәсенең Ямашев бульварыннан күренеше

Чаллыда туган танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чаллы урамнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Чаллы күперләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]