Җамиг мәчете (Яр Чаллы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җамиг мәчете (Яр Чаллы) latin yazuında])
Викибирелмәләрнең буш элементы


Мәчет
Яр Чаллының җамиг мәчете
Ил Русия
Шәһәр 423800, Татарстан, Чаллы, Хәсән Туфан пр., 23А
Дин Ислам
Бина төре мәчет
Беренче телгә алу 1992
Төзелеш еллары 2009 елның ноябре—тәмамланмаган
Төп даталар:
2022 елның 12 марты ― манаралар кую
Халәте төзелә

Яр Чаллының җамиг мәчете (рус. Соборная мечеть г. Набережные Челны) ― Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә төзелүче ислам гыйбадәтханәсе. Яр Чаллы шәһәренең булачак төп мәчете 1990-еллардан бирле шәһәр үзәгендә шәһәр хакимияте бинасы янында төзелә [1].

Images.png Тышкы рәсемнәр
Image-silk.png Җамиг мәчетенә ярымайлы гөмбәзле манаралар кую эшләре фотосурәтләре.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1992 елның башында Сара Садыйкова исемендәге концерт залында узган иҗтимагый җыелышта шәһәр үзәгендә Яр Чаллының төп мәчетен төзү турында карар кабул ителә. Рәсми рәвештә Яр Чаллы үзәк мәчетен төзи башлау турында 1992 елның 22 июлендә «Тәүбә» мәчетен ачу тантанасында игълан ителә. 1992 елның 23 июле көнне булачак төзелеш урынында шәһәрнең барлык мәчетләре имамнары һәм 48 Ислам дәүләте вәкилләре, шул исәптән Согуд Гарәбстанының Россиядәге илчелеге вәкилләре катнашында күмәк намаз укыла.

1993 елның 2 апрелендә төзелеш урынында вакытлыча импровизацияләнгән манара урнаштырыла[2].

2007 елда Җамиг мәчете төзелешенә финанс ярдәме фонды төзелгән. Баштан ук мәчет төзелеше мөселманнарның ирекле иганәләренә алып барылган. 2016 елдан мәчет төзелеше вакыф проекты дип атала башлый, ягъни мәчет төзелешенә ислам илләре вәкилләре ярдәмен җәлеп итү тәкъдиме була. 2019 елда булачак гыйбадәтханә диварлары өелә башлаган.

Мәчет нигезенә беренче таш тантаналы рәвештә 2009 елның ноябрендә салынган. Тантанада Чаллы шәһәренең ул чактагы мэры Илдар Халиков, Казанның «Кол Шәриф» мәчете имамы, ТР Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рамил Юнысов катнашкан.

Проект озак еллар туктап тора, актив төзелеш фазасы шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм элекке Башкарма комитетны җитәкләгән Ринат Абдуллин инициативасы белән башлана. Мәчет төзелеше белән шәһәр Советы депутаты, «АНГ-Холдинг» генераль директоры Алексей Горшков җитәкчелегендәге компания шөгыльләнә [3].

2022 елның 12 мартында манаралар кую эшләре башкарылган.

Проект[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башта Җамиг мәчетен Чаллы архитекторы Маркиз Басыйров проекты буенча төзү планлаштырыла. М. Басыйров эшләнмәләре буенча Тәүбә мәчете, Әл-Мәдинә әл-Мөнәввәрә мәчете төзелгән, ул шулай ук Чаллыда православие храмнарын реставрацияләү белән дә шөгыльләнгән [4], бу аны дини объектлар буенча киң белгеч буларак характерлый [2].

2007 елда Җамиг мәчетенең иң яхшы проектына конкурс игълан ителә. Конкурста җиңүче – Колшәриф мәчетен төзү эшендә катнашуы белән танылган Татарстанның атказанган архитекторы (2006) Айвар Саттаров [2].

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Проект авторы фикеренчә, Җамиг мәчете Яр Чаллының истәлекле урыны булырга, шәһәргә кергәндә һәм Кама елгасыннан күренеп торырга тиеш. Проект буенча мәчет бинасы биш каттан тора, анда барлыгы биш гөмбәз һәм дүрт манара төзеләчәк. Аның 78 метрлы ике һәм 45 метрлы ике манарасы була. Җамиг мәчете манаралары республикада иң биек манаралар булырга тиеш була. Объект монолит тимер-бетоннан төзелә, тышкы яктан ак-зәңгәр тоннардагы кыйммәтле таш белән тышлана [2].

Җамиг мәчете берьюлы 3 200 кешене сыйдыра ала. Хатын-кызлар өчен аерым флигель төзелә. Мәчеттән тыш, комплекс территориясендә 200 укучыга исәпләнгән мәдрәсә, зур булмаган кунакханә, хәләл кафе һәм ресторан, кибетләр, никах өчен зал булдырыла. Мәчет янындагы мәйданда мөселман бәйрәмнәре вакытында дүрт мең мөселман дога кыла ала [2].

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. «Джамиг» – главная мечеть Набережных Челнов. www.old.nabchelny.ru (2010-07-28). әлеге чыганактан 2012-11-01 архивланды. 2012-09-28 тикшерелгән.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 Эльвира Мухаметдинова. Амбициозные замыслы и тайная продажа земли: 10 фактов из истории строительства мечети «Джамиг». События недели, 5.02.2020(рус.)
  3. На Соборной мечети установили куполы минаретов с полумесяцами. Управление информационной политики и по связям с общественностью мэрии г. Набережные Челны, 12.03.2022(рус.)
  4. Басыров Маркиз Музгирович. Храмы России. Раздел «Архитекторы» — краткие справки о зодчих, мастерах, художниках и архитекторах

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яр Чаллының истәлекле урыннары
Чаллы туграсы