Әгерҗе районы
Байрак
| |
Башкала | Әгерҗе |
---|---|
Халык исәбе | 35 304 (1 гыйнвар 2018) ![]() |
Нигезләнгән | 1924 |
Вакыт зонасы | UTC+03:00 |
Җәгърафия | |
АТБ | Татарстан |
Мәйдан | 1,796.6 дүрткел километр |
ДДӨБ | 136 метр ![]() |
Координатлар | 56.25°N 52.83333°E ![]() |
Әгерҗе районы (рус. Агрызский район, арча Огырчи ёрос) – Татарстан республикасының төньяк-көнчыгыш өлешендә Иж елгасы (Идел бассейны) яры буенда, Казаннан көнчыгышка таба 304 км ераклыкта урнашкан. Тимер юл узелы (юнәлешләре – Казан, Екатиринбур, Ижау).
Үзәге – Әгерҗе шәһәре.
Эчтәлек
География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Чиктәшлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1920 елга кадәр район җирләре Вятка губернасының Сарапул өязенә, 1920—1924 елларда ТАССРның Әгерҗе кантонына кергәннәр иде. Район 1924 елда төзелә.
1963 елның 1 февралендә район юкка чыгарылган, территориясе Алабуга районы составына кертелә. 1964 елның 4 мартында төзәтелә.
Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1959[2] | 1970[3] | 1979[4] | 1989[5] | 2002[6] | 2010[7] |
---|---|---|---|---|---|
32 750 | 50 455 | 44 994 | 39 336 | 36 848 | 36 626 |
Милли состав[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Милләт | 1939 | 1970[8] | 1979[8] | 1989[8] | 2002[9] | 2010[10] |
---|---|---|---|---|---|---|
татарлар | 61,5% | 60,7% | 61,0% | 59,5% | 59,0% | 58,1% |
урыслар | 29,3% | 25,7% | 24,1% | 25,0% | 24,0% | 25,2% |
чирмешләр | 5,5% | ? | ? | 7,3% | 8,2% | 8,0% |
арлар | 2,8% | ? | ? | 6,4% | 6,6% | 6,4% |
Сәнәгать[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- "Төзелеш материаллары заводы" җәмгыяте
- "Ашлык кабул итү предприятиесе" җәмгыяте
- "Сөт-май комбинаты" җәмгыяте
- "Автотранспорт предприятиесе" җәмгыяте
- "Агропромстрой" җәмгыяте
- "Татавтодор" җәмгыяте филиалы
- "Исәнбай кирпеч заводы" җәмгыяте.
Нефть ятмалары бар.
Авыл хуҗалыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Районда арыш, бодай, солы, карабодай игелә. Терлекчелекнең төп тармаклары: ит-сөт терлекләре, дуңгызчылык.
Сәламәтлек саклау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Халыкка медицина хезмәтен район үзәк хастаханәсе күрсәтә. Ул – 147 урынлы күппрофильле учреждение. Анда хирургия, терапия, балалар, гинекология, йогышлы авырулар, акушер бүлекләре эшли, реанимация койкалары, көндезге стационер, ашыгыч медицина ярдәме бүлекчәләре бар.
Үзәк хастаханә көнгә 300 кешене кабул итә ала. Анда авырулар 22 белгечлек буенча кабул ителәләр.
Пәнҗәр участок хастаханәсе 27 урынга исәпләнгән, көндез дәвалана торган 15 урынлы 3 табиблык амбулаториясе эшли.
Районда 45 фельдшерлык-акушерлык пункты эшли.
Тимер юл хастаханәсендә көндезге стационар, поликлиника, 10 урынлы көндез дәвалану бүлеге эшли.
Район сәламәтлек саклау учреждениеләрендә 54 табиб, 288 урта медицина хезмәткәре эшли. Күп табибларга "Татарстан Республикасының атказанган табибы" исеме бирелгән.
Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Районда 83 мәдәният учреждениесе бар. Шул исәптән: 45 клуб учреждениесе, 34 китапханә, 2 тарих музее, балалар музыка мәктәбе, дәүләт кино учреждениесе, "Әгерҗе" радиосы. Аларда 330 кеше эшли. Реконструкциядән уздырылып ачылганнан соң район Мәдәният сараенда Татарстан сәхнә йолдызлары концертлары, район мәдәни чаралары, бәйрәмнәр уза.
Мәдәят сарае каршында "Ритмы детства" республика конкурсы дипломанты – "Самоцветы" хореография ансамбле, "Эль" вокаль-инструменталь ансамбле, "Народные мелодии" республика конкурсы дипломанты – "Жемчужина" урыс халык җырлары ансамбле, "НИКА" яшь тамашачы театры, "Надежда" театр студиясе, Ф.Туишев исемендәге республика гармунчылар конкурсы лауреаты – баянчылар ансамбле эшли.
Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Әдия Ситдыйкова (1913, Мордыби-2000, Өфә) - рәссам, БАССР халык рәссамы, Салават Юлаев премиясе лауреаты (1990).
- Ирек Шәрипов (1969, Кырынды), V чакырылыш ТР Дәүләт шурасы депутаты, ТР халыкларының Дуслык йорты директоры.
- Рамил Тураев (1956, Рыс), ТР кан күчерү станциясе баш табибы, ТР атказанган табибы (2000).
- Гасыйм Мансуров (1894, Тирсә-1955) – Татарстан АССР ХКШ рәисе урынбасары (1924).
- Шәехгаттар Иманаев (1875, Тирсә-1939) — татарлардан чыккан икенче адвокат, журнал һәм газета мөхәррире.
- Сабир Шәрипов (Дәүләтшин) (1882, Барҗы-1942) — инкыйлабчы, язучы.
- Флера Хөрмәтова (1942, Мукшур) — баянчы, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре.
- Ринат Баттал (1948, Ырыс), язучы.
- Чыңгыз Мусин (1934, Тирсә - 2016, Мордыби), шагыйрь.
- Ләбиб Айтуганов (1964, Нарат - 1964, Казан), танылган җырлар авторы.
Мәдәни мирас объектлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Вулыс идарәсе бинасы, XX гасыр башы (Исәнбай авылы) — шәһәртөзүчелек һәм мигъмарият һәйкәле, төбәк (җөмһүрият) әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты.
- Мәгърифәтче Габдулла Бубый (1877-1922) кабере (Иж-Бубый авылы) — шәһәртөзүчелек һәм мигъмарият һәйкәле, төбәк (җөмһүрият) әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты.
- Мәгърифәтчеләр Габдулла Бубый һәм Гобәйдулла Бубый (1866-1936) яшәгән йорт (1895-1912, Иж-Бубый авылы) — тарихи һәйкәл, төбәк (җөмһүрият) әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты.
- Мәчет, XX гасыр башы (Иж-Бубый авылы) — шәһәртөзүчелек һәм мигъмарият һәйкәле, төбәк (җөмһүрият) әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты.
- Утар һәм аның янындагы сәүдә корылмалары, XX гасыр башы (Иж-Бубый авылы) — шәһәртөзүчелек һәм мигъмарият һәйкәле, төбәк (җөмһүрият) әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты.
- Чиркәү, 1892 ел (Кырынды авылы) — шәһәртөзүчелек һәм мигъмарият һәйкәле, төбәк (җөмһүрият) әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты.
- Мәчет, 1906-1914 еллар (Саклау авылы) — шәһәртөзүчелек һәм мигъмарият һәйкәле, төбәк (җөмһүрият) әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты.
- Х. Саттаров йорты, XX гасыр башы (Көчек авылы) — шәһәртөзүчелек һәм мигъмарият һәйкәле, төбәк (җөмһүрият) әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты.
Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ http://agryz.tatarstan.ru/rus/agryz/administer/glava.htm
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus10_reg1.php
- ↑ 8,0 8,1 8,2 Мустафин М.Р, Хузеев Р.Г. Всё о Татарстане (Экономико-географический справочник). — Казань, 1994
- ↑ 2002 ел сан алу базасы
- ↑ http://www.tatstat.ru/VPN2010/DocLib8/%D0%BD%D0%B0%D1%86%20%D1%81%D0%BE%D1%81%D1%82%D0%B0%D0%B2.pdf
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
![]() |
Бу Татарстан географиясе буенча мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, ![]() |