Түбән Кама
Түбән Кама | |
рус. Нижнекамск | |
Нигезләнү датасы | 1961[1] |
---|---|
Рәсми исем | Түбəн Кама |
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Түбән Кама районы һәм Городское поселение город Нижнекамск[d][2] |
Административ-территориаль берәмлек | Түбән Кама районы |
Сәгать поясы | UTC+03:00 |
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы | Чулман |
Хөкүмәт башлыгы | Рамил Муллин |
Халык саны | 241 479 (2021)[3] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 120 метр |
Мәйдан | 63,5 км² |
Почта индексы | 423585 |
Рәсми веб-сайт | e-nizhnekamsk.ru |
Җирле телефон коды | 8555 |
Шәрәфле ватандашлар төркеме | Төркем:Түбән Кама шәһәренең шәрәфле ватандашлары |
Монда җирләнгәннәр төркеме | [d] |
Түбән Кама Викиҗыентыкта |
Түбән Кама (рус. Нижнекамск) — Татарстан шәһәре, Түбән Кама районының административ үзәге.
Халык саны — 234 108 кеше. Халык саны буенча Татарстанда өченче урынны биләп тора. Россиядәге иң зур нефтехимия үзәге. Сәнәгать җитештерү күләме буенча Татарстанда икенче, Россиядә — 14 нче шәһәр.
2024 елның 2 апрелендә Түбән Кама предприятиеләренә пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме ясала. Һөҗүм нәтиҗәсендә җитди җимерелүләр юк, предприятиеләрнең эше өзелмәгән. Берничә кеше зыян күргән[4].
География
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шәһәр Казаннан 237 км ераклыкта, Чулман елгасының сулъяк ярында урнашкан. Түбән Кама шәһәреннән ерак түгел Изге Чишмә урнашкан.
Климат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Уртача еллык температура — +4 °C
- Уртача еллык җил тизлеге — 4 м/с
- Уртача еллык һава дымлылыгы — 72%
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Түбән Кама шәһәре 1961 елның февраль аенда төзелә башлый; 1961 елның 19 апреленнән шәһәр тибындагы поселок, 1966 елның 22 сентябрендә аңа шәһәр статусы бирелә.
Халык
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Төп милләтләр:
- 1989 елгы җанисәп буенча: татарлар — 46,5%, руслар — 46,1%, чуашлар — 3,0%, украиннар — 1,0%, башкортлар — 1,0%.
- 2002 елгы җанисәп буенча: татарлар — 49,6%, руслар — 42,7%, чуашлар — 2,7%, украиннар — 0,7%, башкортлар — 0,8%.
Сәнәгать җитештерүе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Җирле углеводород чималы ресурсларының, җайлы географик урынның һәм су белән тәэмин итү шартларының бергә туры килүе бу төбәктә нефть химиясе комплексы, ә аның белән бергә Түбән Кама шәһәре төзелә башлауга сәбәпче була.
Түбән Кама – Россия Федерациясендәге нефть химиясе промышленность үзәкләренең иң эресе. Шәһәрнең промышленность куәтен 20 дән артык предприятие тәшкил итә. Алардан «Түбәнкаманефтехим», Түбән Кама нефть эшкәртү заводы, «Камэнергостройпром», «Татэнергострой» берләшмәләре, механика заводы иң эреләрдән санала. «Түбәнкаманефтехим» акционерлык җәмгыяте республика химия һәм нефть химиясе продукциясенең 40 проценттан артыгын бирә һәм җитештерү темпын арттыруны дәвам итә. Ул республикага һәм читкә чыгару өчен этилен, изопрен каучык, стирол, дивинил һәм башка химик продуктлар эшләп чыгара. Комбинатта яңа продуктлар җитештерү дә үзләштерелә.
«Түбәнкамашин» – шәһәрнең икенче зур предприятиесе. Ул – Россиядә шиннар җитештерү промышленностеның алдынгы үзәкләреннән берсе. Түбән Кама шинчылары Тольятти һәм Ижау шәһәрләрендәге җиңел автомобильләр заводларын, шулай ук КамАЗны шиннар белән тулысынча тәэмин итә. Техник күмер тудыргыч җитештерүче яңа заводлар комплексы эшли. Бу заводның продукциясе резина җитештерүдә төп компонентларның берсе булып тора.
Шәһәрнең төзелеше һәм киләчәктә үсүе шушы төп производстволарның, нефтехимикларның, шинчыларның, төзүчеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә бәйле. Моның өчен энергия саклау базасы, төзелеш индустриясе, шәһәр электр һәм автомобиль транспорты һәм хезмәт күрсәтүче тармаклар булдырылган.
Социаль өлкә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Татарстан шәһәрләре арасында Түбән Кама төгәл, иркен планлаштырылуы, һәр микрорайонның архитектура ягыннан төгәлләнгән булуы белән аерылып тора. Биредә мәһабәт мәдәният сарайлары, китапханәләр, күп санда сәүдә һәм җәмәгать туклану ширкәтләре бар.
Шәһәр кешеләре карамагында гаҗәеп матур урман паркы, спорт һәм сәламәтләндерү комплекслары, ял итү урыннары бар. Өч телекомпания, ике радиостанция эшли.
2001, 2003 елларда Түбән Кама «Россиянең иң төзек шәһәре» конкурсында җиңүче була, 2002 елда «Идел буеның мәдәни башкаласы» булып таныла; 2007 елда «Социаль өлкәдә иң яхшы муниципаль берәмлек» Бөтенроссия конкурсында җиңә.
Гыйбадәтханәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Түбән Кама районында күпчелеге Татарстан өчен гадәти булган диннәрне тотучыларныкы булган 52 дини берләшмә һәм төркем теркәлү үткән. Шулар эчендә: 29 - мөселман, 14 - православие дине, 9 - башка дини агымнар тарафдарлары оешмасы.
Түбән Камада сөнни-мөселманнарның һәм православие динендәге христианнарның дини берлекләре теркәлгән.
- Түбән Кама җәмигъ мәчете – 1989-1996 елларда төзелгән, шәһәрнең 30 еллыгына (1996) ачылган, Махачкала, Грозный, Уфа, Казан шәһәрләрендәге җәмигъ мәчетләреннән кала, Россиянең иң зур мәчетләре исәбенә керә.
- Кызыл Чишмә бистәсендәге мәчет.
- Шәһәр мәчете - Гагарин урамында 2013 елда ачылган мәчет.
- Өмет-Гөлсем мәчете– Зур Афанастагы мәчет.
- Храм Покрова Божией Матери – 1817 елда Зур Афанаста ачылган чиркәү.
- Изге тугъры Иоанн Кронштадтлы чиркәве (рус. Храм святого праведного Иоанна Кронштадтского) - Кызыл Чишмә бистәсендә 1995 елда ачылган чиркәү.
Үзәк хастаханәдә «Шифа» мәчете (намаз уку бүлмәсе), православие чиркәве ачылган. Түбән Кама ҖЭҮ җирлегендә кечкенә мәчет һәм чәсәүнә бар.
Мәгариф
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Гомуми белем бирү мәктәпләреннән тыш, шәһәрдә 6 лицей, 10 урта махсус һәм 5 югары белем бирү йортлары эшли.
Югары мәктәп
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Түбән Кама муниципаль институты (1997 елда ачылган, 2013 елда ябылган)
- Түбән Кама химия-технология институты (филиал)
- Түбән Кама мәгълүмати технологияләр һәм телебагланышлар институты (филиал)
- Мәскәү гуманитар-икътисад институтының Түбән Кама филиалы
- Икътисад, идарә һәм хокук институтының (Казан) Түбән Кама филиалы
Урта-һөнәри мәктәп
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Түбән Кама нефтехимия көллияте
- Түбән Кама технология көллияте
- Түбән Кама агросәнәгать көллияте
- Түбән Кама ябыштыру-монтажлау көллияте
- Түбән Кама индустрия техникумы
- Түбән Кама политехника көллияте
- Түбән Кама музыка көллияте
- Түбән Кама медицина көллияте
- Түбән Кама педагогика көллияте
- Түбән Кама нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумы[5]
Урта гомуми мәктәп
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Спорт
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Мәдәният
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Театрлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Музейлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әдәби берләшмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Һәйкәлләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Муса Җәлилгә һәйкәл
- Габдулла Тукайга һәйкәл (1991)
- Габдулла Тукай һәйкәле (1992)
Шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ганҗә Әхмәдиева (1944―2021), төзүче-буяучы, Социалистик Хезмәт Каһарманы (1980), Түбән Каманың мактаулы гражданины (2021).
- Лариса Басыйрова (1986), фолк-җырчы, композитор.
- Алинә Кәримова (1992), җырчы.
- Алмаз Нурмөхәммәтов (2001), спорт көрәше (ирекле көрәш) буенча Россиянең спорт мастеры (2020), Россия чемпионы.
- Фәрит Миңнеголов (1966), ТР, РФ атказанган химигы, VI чакырылыш ТР ДШ депутаты.
- Илдар Фатыйхов (1979), 2013 елдан Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары, Татарстанның атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре (2020).
- Ирек Фәттахов (1989), җырчы (бас), ТДАОһБТ солисты, КДК укытучысы.
- Дамир Шәрипҗанов (1996), хоккейчы, Россиянең атказанган спорт мастеры (2023).
- Сергей Шмелёв (1993), хоккейчы (һөҗүмче).
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ http://e-nizhnekamsk.ru/raion/History/history.php
- ↑ ОКТМО
- ↑ Итоги Всероссийской переписи населения 2020 года (по состоянию на 1 октября 2021 года)
- ↑ Алабуга һәм Түбән Кама предприятиеләренә пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме ясалды. Татар-информ, 2.04.2024
- ↑ «ТР электрон мәгарифе» порталында, archived from the original on 2013-11-02, retrieved 2016-09-01