Бүздәк
Бүздәк | |
---|---|
![]() | |
Ил | Россия |
Регион | Башкортстан |
Район | Бүздәк районы |
Координатлар | 54°34'16"N, 54°31'51"E |
Халык саны | 10323 кеше |
Милли состав | татарлар |
Телефон коды | 34773 |
Почта индексы | 452710 |
Бүздәк — Башкортстанның Бүздәк районы үзәге, авыл статусына ия. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 10323 кешенең яшәве мәгълүм.
Авыл аша Куйбышев тимер юлы, М5 «Урал» федераль автомобиль юлы, Чакмагыш-Бүздәк-Дәүләкән автомобиль юлы уза. Авылның эчке юллар системасы озынлыгы – 64 км, шул исәптән 44 км – асфальт-бетон юллар.
Тарихи мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бөгелмә-Чишмә тимер юл тармагы төзелгәнчегә (1910-1912 еллар) бу урында Табанлыкүл исемле мишәр авылы була. Алдан планлаштырганча тимер юл төньяграк, Бүздәк авылы аша, ягъни хәзерге Иске Бүздәк аша узарга тиеш булган. Ләкин 3нче Дәүләт Думасының бер төркем депутатлары, беренче чиратта Гайсә Еникеев, сызымнарны үзгәртүгә ирешә. Нәтиҗәдә юл 4 км көньяграк уза, Табанлыкүлнең кипкән күле төбеннән, ары таба Еникеевларның авылы Каргалы яныннан.
Табанлыкүл урынында барлыкка килгән станция соңрак Бүздәк исеме алган, элекке Бүздәк авылы Иске Бүздәк итеп калган.[1]
1917 елда Табанлыкүлдә 325 рус, 149 мишәр, 22 белорус, 21 типтәр, 9 украин, 1 чуаш яши.[2]
1930 елдан – Бүздәк районы үзәге.
Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1939[3] | 1959[3] | 1970[3] | 1979[3] | 1989[3] | 2002[3] | 2010 |
---|---|---|---|---|---|---|
3475 | ↗4353 | ↗5902 | ↗7592 | ↗8707 | ↗9733 | ↗10 323 |
2002 елда 64% халык татарлар итеп яздырылган, «башкорт» – 28%.
Җитештерү тармагы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
"Пищепром" Бүздәк консервлау комбинаты ЯАҖ, "Бүздәкагро"ҖЧҖ, "МаксиПроф"ҖЧҖ, ҖЧҖ "УралГазОйл (авл хуҗалыгы техникасын ремонтлау).
Социаль тармак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Ике урта мәктәп, үзәк район хастаханәсе, өч балалар бакчасы, тимер юл һәм автомобиль вокзаллары.
Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бүздәктә традицион милли ашлар фестивале «БәлешФест» уздырыла. 2022 елның 20 августында 5нче мәртәбә уздырылган[4].
Арт-объектлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Бәлеш хөрмәтенә арт-объект (һәйкәл) булдырылган. Макетның авторы ― Башкортстанның атказанган рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Вәкил Шәйхетдинов[5].
Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Әләрә Закирова (1941), медицина фәннәре докторы (1995), профессор (1998). БР атказанган табибы (1996), атказанган фән эшлеклесе (2001).
- Әхтәм Кинҗәкәев (1922-2017), геолог.
- Наил Котышев (1926—2007), КПСС Туймазы район, шәһәр комитетларының 1нче сәркатибе (1961―1966), БАССР көнкүреш хезмәт күрсәтү министры (1970―1987), БАССР МШ рәисе урынбасары (1956―960, 1966―1970). БАССР атказанган хезмәтләндерү тармагы хезмәткәре (1996).
- Равил Шәвәлиев (1958, Табанлыкүл), медицина фәннәре докторы (2005), БР атказанган табибы (1998).
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ История села Буздяк(үле сылтама)
- ↑ М. И. Роднов Материалы всероссийской сельскохозяйственной и поземельной переписи 1917 г. по Уфимской губернии (Белебеевский, Бирский и Уфимский уезды)(үле сылтама)
- ↑ 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008.
- ↑ На фестивале национальной кухни «Бэлешфест» представлено большое разнообразие блюд. ИА «Башинфоорм», 20.08.2022
- ↑ Дарья Субботина. В Башкирии установят памятник бэлешу. ИА «Башинфоорм», 21.08.2022
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Рәсми сайт (рус.)