Бүздәк районы
Бүздәк районы | |
баш. Бүздәк районы | |
Байрак[d] | |
Нигезләнү датасы | 20 август 1930 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Башкала | Бүздәк |
Административ-территориаль берәмлек | Башкортстан |
Сәгать поясы | YEKT[d] һәм UTC+05:00 |
Халык саны | 30 688 (2010)[1] |
Нәрсә белән чиктәш | Благовар районы |
Мәйдан | 1632,8 км²[2] |
Рәсми веб-сайт | buzdyak.bashkortostan.ru(рус.) |
Монда җирләнгәннәр төркеме | [d] |
Бүздәк районы Викиҗыентыкта |
Бүздәк районы (рус. Буздякский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәге — Бүздәк авылы.
География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Муниципаль район Башкортстанның көнбатыш өлешендә, Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы өстенә урнашкан. Район җире озынча, төньяктан көньякка төшә торган формада. Көньяк өлеше Урал алды далаларына керә. Районны Чәрмәсәннең югаргы агымы кисеп чыга.
Туфрак өслеген кара туфраклар тәшкил итә. Урманнарда юкә, имән, усак, каен үсә. Нефть ятмалары, кызыл балчык, ком-таш катнашмасы Бүздәк районының җир асты байлыгын тәшкил итәләр.
Оешу тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1930 елның 20 августында Бөтенсоюз Үзәк башкарма комитеты карары белән Башкорт Автономияле Республиканың кантоннарга бүленеше бетерелә һәм 48 район барлыкка килә, шул исәптән Бүздәк районы. Яңа районның үзәге Бүздәк станциясе сайлап алына. Ул торак пунктының чын исеме – Табанлыкүл булган. Ләкин бер тарихи буталчыкка күрә аңар икенче авылның исемен кушалар: Бүздәк итеп элек хәзерге Иске Бүздәк аталган (бу хакта район үзәгенә багышланган мәкаләдән укып була).
Район 21 авыл шурасына бүленгән (1940): Әмир, Арыслан, Ахун, Бүздәк, Казаклар-Кобау, Каңлы-Төркәй, Картамак, Каран, Килем, Кыска-Елга, Күзәй, Михайловка, Никольское, Сабай, Сәвәдебаш, Таулар, Тугай, Түреш, Урзайбаш, Шланлыкүл.[3]
Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1970 елда 38 638 кеше яши,
1989 елда — 30 515,
2002 елда — 31 178.
Шулардан 15 833 ягъни район халкының 50,8% — татар, тагын 12 528, ягъни 40,2% — башкорт, рус – 2 218 (7,1 %).[4]
1989 елда татарлар 19 758 (халыкның 64,7%) булганнар, башкортлар – 9001 (26,2%). Чынлыкта районда бер генә зур башкорт авылы бар: Каңлы-Төркәй.
Районда барлыгы 85 авыл исәпләнә. Халыкның өчтән бер өлеше район үзәгендә тора.
Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1939[5][6] | 1959[7][6] | 1970[8][6] | 1979[9][6] | 1989[10][6] | 2002[11][6] | 2010[1] | 1 гый 2018[12] | 1 гый 2019[13] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|
51 032 | ↘37 354 | ↗38 688 | ↘33 904 | ↘30 515 | ↗31 178 | ↘30 688 | ↘27 034 | ↘26 582 |
Туган тел буенча халык (2010): татар теле — 73,3%, башкорт теле — 16,3%, рус теле — 9,1%.[14]
Социаль тармак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Районда 55 мәктәп бар, шул исәптән 21е — урта; 1 һөнәри уку йорты (№ 85, Каран авылы), 28 китапханә, 53 мәдәнят йорты һәм клуб, 3 хастаханә. 1931 елның 15 октябреннән бирле татар һәм рус «Бүздәк яңалыклары» — «Буздякские новости» газеты чыгарыла[15].
Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Район авыл хуҗалыгында махсуслаша: бөртеклеләр, шикәр чөгендере, сөт-ит терлекчелеге, дуңгызчылык.
Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Районны көнчыгыштан көнбатышка Чишмә—Сембер тимер юлы һәм Уфа—Октябрьский автомобиль юлы бүлеп чыга. Төньяктан көньякка — Чакмагыш-Бүздәк-Дәүләкән автомобиль юлы.
Районның атаклы кешеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Нури Сакаев, Ильяс Кудашев-Ашказарский — татар театрына нигез салучылар
- Муллаян Халиков — БАССР Халык Комиссарлары Советы Рәисе, Башкорт Совет Республикасын төзү турында” Килешүдә имзасын В. И. Ленинныкы белән янәшә куючы.
- Хаҗи Габидуллин — ТАССР ХКШ рәисе (1924-1927), тарихчы.
- Шәйхулла Чанбарисов — Башкорт дәүләт университетын оештыручы, беренче ректоры (1957-1981)
- Рифат Мәүлетов Уфа авиация институты ректоры (1961-1991)
- Айрат Арсланов (1928-2010)
- Мидхәт Гайнуллин — галим һәм язучы,
- Фәрит Габдрәхим — шагыйрь
- Филүс Каһиров — җырчы,
- Тәлгать Хаматшин — Татарстан радиосы дикторы.
- Вәкил Шәйхетдинов (1951), Башкортстанның атказанган рәссамы, Татарстан атказанган сәнгать эшлеклесе. Уфа Нур театрындагы «Флоренция мозаикасы» авторы.
- Вәгыйзь Шәйхетдинов (1955), Башкортстанның атказанган рәссамы.
- Хәким Гыйләҗев (1923-1997) - язучы.
- Факиһә Тугызбаева - язучы.
- Фәния Чанышева, шагыйрә.
- Рушат Мөдәрисов (1974, Иске Сабай), Нур театры актеры, БР халык артисты (2019).
Советлар Берлеге Каһарманнары һәм Дан ордены кавалерлары:
- Муллаяр Сыртланов,
- Әнвәр Фәтхуллин,
- Садыйк Сайранов,
- Гомәр Миңнебаев,
- Габдрәшитов Фәйзулла,
- Хәтмулла Солтанов,
- Фәхретдинов Тимерҗан,
Истәлекле урыннар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Килем авылында татар морзалары Тәфкилевләрнең утары урнашкан.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Без алар белән горурланабыз(үле сылтама) (рус.)
- Бүздәк районы рәсми сайты 2020 елның 4 декабрь көнендә архивланган. (рус.)
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ 1,0 1,1 Бөтенрусия халык санын алу, 2010
- ↑ http://www.gks.ru/dbscripts/munst/munst80/DBInet.cgi?pl=8006001
- ↑ Башкортстанның административ-территориаль бүленеше (1940 елның 1 июне хәленә)(үле сылтама)
- ↑ Население Башкортостана: национальный состав по районам
- ↑ СССР җанисәбе (1939)
- ↑ 6,0 6,1 6,2 6,3 6,4 6,5 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008.
- ↑ СССР җанисәбе (1959)
- ↑ СССР җанисәбе (1970)
- ↑ ССҖБ җанисәбе (1979)
- ↑ СССР җанисәбе (1989)
- ↑ Бөтенрусия җанисәбе (2002)
- ↑ 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 года — Федераль дәүләт статистикасы хезмәте.
- ↑ Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019.
- ↑ [http://std.gmcrosstata.ru/webapi/jsf/login.xhtml 2010 ел җанисәп алу базасы]
- ↑ Буздякские новости, archived from the original on 2011-08-11, retrieved 2011-06-23