Эчтәлеккә күчү

Килем

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Килем latin yazuında])
Килем
баш. Килем
Сурәт
Рәсми исем Килем
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Килимовский сельсовет[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Килимовский сельсовет[d]
Сәгать поясы UTC+05:00
Халык саны 823 (2002)[2],
830 (2009)[2],
797 (2010)[3]
Почта индексы 452725
Карта

КилемБашкортстанның Бүздәк районындагы татар авылы, авыл җирлеге үзәге. Идәш елгасы буенда урнашкан. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 797 кешенең яшәве мәгълүм.

Истәлекле урыннар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылның төп истәлекле урыны – Тәфкилев морзалар утары. Утарга 1821 елда төзелгән таш мәчет, 1853 елда төзелгән Тәфкилевлар сарае һәм парк керә. Якында 17 гасыр мөселман зираты урнашкан.
/> Россия Федерация президентының 1995 елның 20 февральдәге 176нчы карары нигезендә 1821 елда төзелгән бина федераль әһәмияттәге тарихи һәм мәдәни мирас исемлегенә кертелгән.
Реставрацияләнгән Сарайда бүген “Килем” Татар тарихи-мәдәни үзәге урнашкан.[4]

1917 елда Килемдә (“Иске Килемдә”) 1456 кеше яши. Милләте буенча: 1441 татар, 9 типтәр, 6 башкорт.[5]

Халык саны
2002[2]2009[2]2010[3]
823830797

2002 елда 67% халык татарлар итеп яздырылган, «башкорт» – 32%.

Авылда урта мәктәп эшли. Элек Тәфкилев сараенда урнашкан булса, әле яңа бинада эш итә.

Авылның атаклы кешеләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җитештерү тармагы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Килемнең күмәк хуҗалыгы таркалган, авыл җирләрен 9 фермер хуҗалык эшкәртә.

Географик урынлашу

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • район үзәгенә кадәр (Бүздәк): 26 км
  • тимер юл станциясенә (Бүздәк): 25 км