Башкортстан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Башкортстан latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Русия Федерациясе субъекты
Башкортстан
баш. Башҡортостан Республикаhы
Flag of Bashkortostan.svg Coat of Arms of Bashkortostan.svg
Байрак Илтамга

Русия харитасында {{{TtNm}}}

Башкала

Уфа

Мәйдан

27-нче

- Барлыгы
- Су мәйданы өлеше

0,5

Халык саны

7-нче

- Барлыгы
- Халык тыгызлыгы

4 069 698 кеше (2014)

28.36 кеше/км²

ТРП

9-нчы

- Барлыгы, агымдагы бәяләрдә
- Кеше башына

757,6 млрд. сум (2010)

184,8 мең сум

Федераль бүлге

Идел буе

Икътисади район

Урал

Рәсми тел(ләр)

башкорт теле, урыс теле

Губернатор

Башлык[1]

Радий Хәбиров (в.в.б)[2]

Дәүләт Җыелышы—Корылтае рәисе

Константин Толкачёв
Ил көе Башкортстан Республикасы Дәүләт гимны
РФ субъекты коды 02
ISO 3166-2 коды RU-BA

ГАТОБК коды

80

Бүләкләр

Ленин ордены Ленин ордены Октябрь Инкыйлабы ордены Орден Дружбы народов

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.
Башкортста́н Республикасы́ (Башкортста́н[3], баш. Башҡортостан Республикаһы, рус. Республика Башкортостан) — Русия Федерациясенең эчендә республика (дәүләт)[4], Русия Федерациясенең субъекты, Идел буе федераль бүлгесенә керә.

Башкаласы — Уфа шәһәре.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чиктәшлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Як Төбәк
Төньяк-көнбатыш Удмуртия
Төньяк Пирем өлкәсе
Төньяк-көнчыгыш Свердлау өлкәсе
Көнчыгыш Чиләбе өлкәсе
Көньяк
Көньяк-көнбатыш
Ырынбур өлкәсе
Көнбатыш Татарстан

Географик урнашу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Көнбатыш Башкортстан. Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы - башкортларның тарихи боронго җәйләү урыннары.

Башкортстан җөмһүрияте — Көньяк Урал тауларының түбәләре (иң бөек ноктасы – Ямантау, 1 640 м.), карст мәгарәләр, күлләр. Төбәкнең 2/3 өлөше Көнчыгыш-Аурупа тигезлегенең көнчыгыш өлешендә урнашкан. Җөмһүриятнең төньяктан көньякка озынлыгы — 550 км, көнбатыштан көнчыгышка — 430 км. Тулы мәйдан — 143,6 мең км².

Җөмһүрият территориясендә Башкортостан дәүләт тыюлыгы урынлашкан.

Гидрография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иң зур елгалары: Агыйдел (1430 км), аның кушылдыклары Нөгеш (235 км), Сем (239 км), Караидел (918 км), Әй (549 км), Дим (535 км), шулай ук Сакмар (760 км) белән Ык (571 км) елгалары.

Күлләр 2700 янында санала. Җөмһүриятнең иң зур күлләр Урал артыннан урнашканнар. Көнбатыш өлешендә иң эре күле Ачылыкүл (мәйданы 18,5 км²) урнашкан.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ямантау

Уртача еллык температура +0,3° тауларда һәм +2,8° тигезлектә. Гыйнварда урта температура Цельсий градуслар белән −18°, июльдә +18°. Кояшлы көннәр саны 261дән (Уфа) 287гә (Аксёново, Белорет) кадәр үзгәреп тора.

Уртача еллык явым-төшемнәр саны 300—600 мм, Урал тауларының көнбатыш битләүләрендә 700 ммга кадәр җитә.

Кар капламы ноябрь башында яки уртасында барлыкка килә, апрель уртасында исә ул эреп бетә. Кар капламы 150-165 (таулы районнарда 171—177) көн ята, аның уртача биеклеге 36-55 см га җитә.

Табигать[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урманнар җөмһүриятең территориясыннан 40 % артык алалар. Урал артында катнашкан урманнар, төньяграк нарат-яфраклы һәм каен урманнар. Урал артында урман-далалар каен һәм имән белән урнашалар.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Орхон төрки язуда "Башкортстан" язылышы.
1557 елда башкортлар ирекле рәвештә Русия составына кергәннәр.

Бу як «Башгурд» исем астында беренче тапкыр Фәзлуллаһ Рәшидәддин «Огузнамә» исемле эшендә VIII гасырда телгә алынган. Башкорт хаклкының үзалатышы (башҡорт) бернче тапкыр Сәлләм Тәрҗемән хезмәтләрендә (IX гасырның беренче яртысы) очрый.

XXII гасырларда башкортларның көнбатыш өлеше Идел буе Болгары дәүләте составына кергән булганнар.

XIIIXIV гасырларда бөтен Башкоортстан территориясе Җучи Олысына кергән булган. Аның таркалуыннан соң, башкортлар Казан, Нугай вә Себер ханлыклары составында торганнар.

1557 елда башкортлар ирекле рәвештә Русия составына кергәннәр.

Инкыйлабкача елларда хәзерге Башкортстан территориясе күбесенчә Уфа губернасы составында булган.

1917 елның 15 (28) ноябрендә Башкорт өлкә шурасы Башкортстан милли-территориаль мохтариятен (автономиясен) игълан иткән. 1919 елның 20 мартында Мәскәүдә «Үзәк Совет хакимияте белән Башкорт хөкүмәте арасында Башкорт Совет автономиясе турында килешү» имзаланган.  [5] Башкорт автономиясе Ырынбур губернасының төньяк өязләре нигезендә оештырылган. Башкортларның үз шәһәрләре булмаганлыктан, аның башкаласы итеп күрше Уфа губернасында урнашкан татар шәһәре Эстәрлетамак билгеләнә. 1920 елның 20 августында Эстәрлетамак шәһәрен Совет хөкүмәте башкириягә бирә.

1922 елда елның 14 июненнән Уфа губернасын бетереп, Башкортстан составына губернаның зур өлешләре, шул исәптә Бәләбәй һәм Бөре өязләре (алар язмышы турында махсус референдум үткәрелергә тиеш булган) кертеләләр, башкаласы Этәрлетамактан Уфага күчерелгән.

1952 елның маенда Башкортстан АССР эчендә Уфа һәм Стәрлетамак өлкәләре оештырылганнар, ләкин 1953 елның апрелдә өлкәләргә бүленеше юкка чыгарылган.

1990 елда БАССР Югары Шурасы дәүләт суверенлыгы турында декларациясен кабул иткән.[6]

Дәүләт корылышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәхимов Мортаза Гобәйдулла улы — Башкортстан Республикасының беренче Президенты

Башкортстан Конституциясенә тиешле дәүләт власы хөкем, башкарма һәм законнар чыгару юнәлешләренә бүленә.

Башкарма хакимлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортстан Башлыгы — Башкортстан Республикасының башлыгы һәм Башкортстан Республикасының иң югары вазифалы кешесе. Башкортстан Хөкүмәте статусы һәм хокукы Башкортстан Конституциясе белән билгеләнгән .

Хөкем власы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортстан Республикасында хөкем власын Башкортстан Республикасы Конституция Суды, федераль судлар һәм мировой хөкем тормышка ашыра.

Законнар чыгару власы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортстан Парламенты — Дәүләт Җыелышы — Корылтай 2003 елдан бер палатасыннан торган законнар чыгару органы.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Торак пунктлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Набережная реки Белой в районе Монумента Дружбы.JPG
Уфа
Kolhozniy-rinok.jpg
Стәрлетамак
Str dzerjinskogo Salavat.jpg
Салават
Neftekamsk main street.JPG
Нифтикам

Урын Шәһәр Башкортча исеме Русча исеме Халык саны

Avtovok.jpg
Октябрьски
BeloretskView.jpg
Белорет
Дворец культуры в г. Ишимбае.jpg
Ишембай
Кумертау (площадь Ленина).jpg
Күмертау

1 Уфа Өфө Уфа 1 062 300
2 Стәрлетамак Стәрлетамаҡ Стерлитамак 273 432
3 Салават Салауат Салават 156 085
4 Нифтикам Нефтекама Нефтекамск 121 757
5 Октябрьски Октябрьский Октябрьский 109 379
6 Белорет Белорет Белорецк 68 804
7 Туймазы Туймазы Туймазы 66 849
8 Ишембай Ишембай Ишимбай 66 242
9 Күмертау Күмертау Кумертау 62 854
10 Сибай Сибай Сибай 62 732
11 Мәләвез Мәләүез Мелеуз 61 408
12 Бәләбәй Бәләбәй Белебей 60 183
13 Бөре Бөрө Бирск 41 637
14 Учалы Учалы Учалы 37 771
15 Благовещен Благовещен Благовещенск 34 246
16 Дүртөйле Дүртөйлө Дюртюли 31 272
17 Яңавыл Яңауыл Янаул 26 988
18 Дәүләкән Дәүләкән Давлеканово 24 040
19 Чишмә Шишмә Чишмы 21 198
20 Приют Приют Приютово 20 888
[7]


Милли состав[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортстанда 4 104 336 кеше яши. Аларның 2 626 613 шәһәрләрдә, 1 447 723 авылда тора. Эре шәһәрләре - Уфа (башкала, 1 042 мең кеше), Стәрлетамак (264 мең кеше), Салават (158 мең кеше), Нифтикам (122 мең кеше), Октябрьски (108 мең кеше). Республикадагы барлык халыкның татарлар (25,4%), башкортлар (29,5%), урыслар (36,1%) тәшкил итә.

Халык 1926[8] 1939[9] 1959[10] 1970[11] 1979[12] 1989[13] 2002[14] 2010[15]
К. с. % К. с. % К. с. % К. с. % К. с. % К. с. % К. с. % К. с. %
урыслар 1 064 707 39,9% 1 281 347 40,6% 1 418 147 42,4% 1 547 893 40,2% 1 547 893 40,2% 1 548 291 39,3% 1 490 715 36,3% 1 432 906 36,1%
башкортлар 625 845 23,5% 671 188 21,3% 737 711 22,1% 892 248 23,4% 935 880 24,3% 863 808 21,9% 1 221 302 29,8% 1 172 287 29,5%
татарлар 621 158 23,3% 777 230 24,6% 768 566 23,0% 944 505 24,7% 940 436 24,5% 1 120 702 28,4% 990 702 24,1% 1 009 295 25,4%
чуашлар 84 886 3,2% 106 892 3,4% 109 970 3,3% 126 638 3,3% 122 344 3,2% 118 509 3,0% 117 317 2,9% 107 450 2,4%
чирмешләр 79 298 3,0% 90 163 2,8% 93 902 2,8% 109 638 2,9% 106 793 2,8% 105 768 2,7% 105 829 2,6% 103 658 2,6%
украиннар 76 610 2,9% 92 289 2,9% 83 594 2,5% 76 005 2,0% 75 571 2,0% 74 990 1,9% 55 249 1,4% 39 875 1,0%
арлар 23 256 0,9% 25 103 0,8% 25 388 0,8% 27 918 0,7% 25 906 0,7% 23 696 0,6% 22 625 0,6% 21 477 0,5%
мордва 49 813 1,9% 57 826 1,8% 43 582 1,3% 40 745 1,1% 35 900 0,9% 31 923 0,8% 26 020 0,6% 20 300 0,5%
башкалар 39 773 1,5% 56 931 1,8% 60 749 1,8% 52 485 1,4% 53 557 1,4% 55 426 1,4% 74 577 1,8% 165 044 4,1%
барлык 2 665 346 100,0% 3 158 969 100,0% 3 341 609 100,0% 3 818 075 100,0% 3 844 280 100.0% 3 943 113 100,0% 4 104 336 100,0% 4 072 292 100,0%

Административ-территориаль бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Республикада 54 административ район, 21 шәһәр, 2 шәһәр тибындагы поселок, 828 авыл администрациясе бар.

Районнар Харита
  1. Әбҗәлил районы
  2. Әлшәй районы
  3. Архангель районы
  4. Аскын районы
  5. Авыргазы районы
  6. Баймак районы
  7. Бакалы районы
  8. Балтач районы
  9. Бәләбәй районы
  10. Балакатай районы
  11. Белорет районы
  12. Бишбүләк районы
  13. Бөре районы
  14. Болгавар районы
  15. Благовещен районы
  16. Бүздәк районы
  17. Борай районы
  18. Бөрҗән районы
  1. Гафури районы
  2. Дәүләкән районы
  3. Дуван районы
  4. Дүртөйле районы
  5. Ярмәкәй районы
  6. Зиянчура районы
  7. Җылаер районы
  8. Иглин районы
  9. Илеш районы
  10. Ишембай районы
  11. Калтасы районы
  12. Караидел районы
  13. Кырмыскалы районы
  14. Кыйгы районы
  15. Кызыл Кама районы
  16. Күгәрчен районы
  17. Кушнарин районы
  18. Куергазы районы
  1. Мәләвез районы
  2. Мәчетле районы
  3. Мишкә районы
  4. Миякә районы
  5. Нуриман районы
  6. Салават районы
  7. Стәрлебаш районы
  8. Стәрлетамак районы
  9. Тәтешле районы
  10. Туймазы районы
  11. Уфа районы
  12. Учалы районы
  13. Федоровка районы
  14. Хәйбулла районы
  15. Чакмагыш районы
  16. Чишмә районы
  17. Шаран районы
  18. Яңавыл районы
Admin-map-Bashkiria-region.gif

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәнәгать[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эре сәнәгый үзәкләре — Уфа, Стәрлетамак, Ишембай, Салават, Нифтикам, Туймазы, Октябрьски, Белорет. Җитештерүнең югары дәрәҗәдәге тупланышы хас, сәнәгый продукциясенең якынча 50% Уфада чыгарыла.

Сәнәгатьнең әһәмиятле тармаклары — нефть чыгару, нефть эшкәртү. Машиналарны төзү һәм металл эшкәртү зур үсешне алган. Агач эшкәртү сәнәгате һәм төзелеш материалларны ясау да бар.

Энергетика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аның нигезен җылылык электр стансалар тәшкил итәләр: Карманово ГРЭСы, Уфадагы ҖЭҮ-1, ҖЭҮ-2, ҖЭҮ-3 ҖЭҮ-4, Стәрлетамакта һәм Салаватта ҖЭҮләре, Урал арты ҖЭҮ (Сибай) һәм Күмертау ҖЭҮ. 

Башкортстан АЭС төзелеше Чернобыль һәлакәтеннән соң туктатылган.

Туймазы районының Төпкилде авылы тирәсендә тәҗрибә-сынау җил электр стансасы урнашкан.

Авыл хуҗалыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ашлык-терлекчелек юнәлешендәге авыл хуҗалыгы. Бодай, арыш, солы, арпа, шикәр чөгендере, көнбагышны үстерәләр. Җөмһүрияттә сөт-ит терлекчелеге, ит-йон сарыкчылыгы, кошчылык, атчылык, кымызчылык һәм умартачылык үсешне алган. Башкорт балы Русиядә киң мәшһүрлекне алган.

Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тимер юлы транспорты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортстанда тәүгеләрдән булып Самара—Уфа тимер юлы сафка индерелә, аның 486 км озынлыгындагы Кинәле станциясыннан Уфа станциясенә тиклемге участогы 1888 елда файдалануга тапшырыла.

Уфа тимер юллар аша Самар, Чиләбе, Ырынбур, Сембер һәм башка шәһәрләре белән тоташтырылган. Көймә йөрешле елгалар: Агыйдел һәм Караидел. Торба үткәргеч транспорты да үсешне алган.

Автомобиль юллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төбәк аша М5 «Урал», М7 «Идел», Р240 Уфа — Ырынбур, Р315 Уфа — Бөре — Яңавыл, Р316 Стәрлетамак — Белорет — Магниттау, Р317 Бөре — Тазтөбе — Чаткы һәм Р361 Мәләвез — Магниттау[16] автоюллары баралар.

Авиа элемтә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авиа элемтә Башкортстанны Русиядәге дистәләрчә шәһәрләре белән, БДБ илләре, Юнанстан, Кытай, БГЭ, Төркия шәһәрләре белән тоташтыра. Уфада Башкортстанда иң зур аэропорт урнашкан.

Башкортстан бәйрәмләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Башкортстан Республикасында бәйрәм һәм истәлекле көн, һөнәри һәм башка даталар турында» Башкортстан законы республиканың Югары Советы тарафыннан 1992 елның 27 февралендә кабул ителде.

Эшләми торган бәйрәм көннәре.

Датасы Исеме Искәрмә
11 октябрь Җөмһүрият көне Башкортстанның дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителгән көндә билгеләнә.
24 декабрь Гербы Республикасы Конституциясе көне ярославль өлкәсе владимир өлкәсе Статья в Башкирской энциклопедииКалып:Владимир-ba ярославль өлкәсе, владимир өлкәсе Җөмһүрият Югары Советы 1993 елда Башкортстан Конституциясен кабул иткән көндә билгеләнә.
Ураза байраме Ураза байраме датасы Ислам календарена ярашлы ел саен Башкортстан Республикасы хөкүмәте тарафыннан, бәйрәм үткәрү көненнән өч ай алдан да соңламый, игълан ителә.
Корбан байрамы Корбан байрамы датасы ай календарына ярашлы ел саен Башкортстан Республикасы хөкүмәте тарафыннан, бәйрәм үткәрү көненнән өч ай алдан да соңламый, игълан ителә.

Истәлекле көннәре.

Датасы Исеме Искәрмә
25 февраль Башкортстан Республикасы Дәүләт флагы көне Җөмһүрият Югары Советы тарафыннан яңа флагны 1992 елда кабул иткән көндә (2002 елдан) билгеләнә ярославль өлкәсе владимир өлкәсе 25 февраля — День Государственного флага республикасы Гербы// ИА Башинформ ярославль өлкәсе, владимир өлкәсе.
20 март Үзәк Совет власы белән Башкорт хөкүмәте арасында Башкорт Совет автономиясе турында килешүгә кул куйган көн Русия Эшче-Авылдаш хөкүмәте белән Башкорт хөкүмәте Башкортстан Совет автономиясе турында 1919 елдагы Килешүгә кул куйган көндә билгеләнә. Совет рәсәе эченнән аңа Халык комиссарлары Советы рәисе В. И. Ленин, Бөтенрусия Үзәк башкарма комитетырәисе в.б. М. Ф. Владимирский, милләтләр эшләре буенча халык комиссары И. В. Сталин, Бөтенрусия Үзәк башкарма комитеты секретаре А. С. Енукидзе, башкорт делегация эченнән — Башкорт хөкүмәте рәисе М. А. Кулаев, Башкорт гаскәре адьютанты Ә. И. Бикбауов, Башкорт хөкүмәте әгъзасы М. Д. Халиков кул куйдылар.
31 март Башкортстан Республикасынан Федератив килешү кушымтасына кул куйган көн 1992 елда Федератив килешүгә имзаланган көндә билгеләнә.
3 август Русия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Башкортстан Республикасының дәүләт хакимияте органнары белән идарә итү даирәсе буенча Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасының үзара вәкаләтлекләре аеру тураһындагы килешүгә кул куйган көн. ярославль өлкәсе br /өлкәсе 1994 елда Русия федерациясе һәм Башкортстан Республикасы арасында килешүгә имзаланган көндә билгеләнә.
29 ноябрь Башкортстан милли-территориаль автономиясе берәмеге Русия русия дәүләтенең федератив өлеше буларак булдырылган көн Башкортстан милли-территориаль автономиясе 1917 елның 15 ноябрендә (иске ысул буенча) Башкорт мәркәз шурасы тарафыннан игълан ителә һәм III Бөтен башкорт оештыру корылтаенда раслана.

Башкортстанда халык (милли) Сабантуй байрамы рәсми статуска ия. Бәйрәм республиканың барлык муниципаль районнарында язгы басу эшләре бетү уңаеннан үткәрелә. Сабантуйның үткәрелү датасы ел саен Башкортстан башлыгы указына ярашлы тәгаенләнә.

Җөмһүрият Салауат йыйыны фольклор байрамы ел саен Башкортстан республикасының төрле калалары һәм районнарында 2004 елдан алып үткәрелә башлады. 2011 елдан алып Салауат йыйыны Салават районында үткәрелә.

Башкортстанның Октябрьский шәһәренда җөмһүрият Курай байрамы үткәрелә. Курай байрамы республиканың төньяк-көнчыгыш районнарында курайны пропагандалау һәм популярлаштыру, башкорт халык уен коралларын саклау һәм киләсе үсешенә булышу, шулай ук зирәк курайчылар ачу максатларында үтә һәм беренче мәртәбә 2001 елда оештырылды. Елдан-ел байрамда катнашучылар саны арта бара.

Шулай ук Башкортстан Республикасында Русия Федерациясе субъекты канунияте тарафыннан булдырылган башка истәлекле даталар да билгеләнә.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1 гыйнварда Хәмитов президенттан башлыкка әйләнә
  2. Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча Радий Хәбиров башкарачак. Азатлык радиосы, 11.10.2018
  3. Башкортстан Конституциясе: «Башкортста́н Республикасы́» һәм «Башкортстан» дигән атамалар тиң мәгънәле.
  4. Конституция Российской Федерации. Ст. 5, пп. 1, 2
  5. http://www.vatandash.ru/index.php?article=1591
  6. http://vatan.yeshlek.ru/nardata.php
  7. http://www.gks.ru/free_doc/new_site/population/demo/perepis2010/svod.xls
  8. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_26.php?reg=772
  9. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_39.php?reg=61
  10. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_59.php?reg=76
  11. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_70.php?reg=59
  12. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_79.php?reg=58
  13. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_89.php?reg=56
  14. http://www.perepis2002.ru/ct/doc/TOM_04_03.xls
  15. http://www.gks.ru/free_doc/new_site/perepis2010/perepis_itogi1612.htm
  16. Р361 – «Магнитогорск - Сибай - Зилаир – Ира» | Автодороги России | Главная. 2013 елның 24 февраль көнендә тикшерелгән. 2013 елның 26 февраль көнендә төп чыганагыннан архивланган.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]