Эчтәлеккә күчү

Башкортстанда татарларның хокукларын бозу

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Башкортстанда татарларның хокукларын бозу latin yazuında])

Башкортстанда татарларның хокукларын бозу (рус. нарушение прав татар в Башкортостане) — Башкортстан хакимияте яки аңа якын булган оешмалар тарафыннан СМИ яисә административ басым аркылы Башкортстанда яшәүче татарларның намусына һәм дәрәҗәсенә зыян салуга, татар халкын кимсетүгә һәм татар телен юкка чыгаруга, татарлар турында гайбәт таратуга юнәлгән чаралар комплексы.

ТАССР турында нигезләмәнең беренче проекты буенча, ТАССР составына Уфа губернасының Минзәлә өязеннән тыш татарлар яшәгән башка территорияләре дә керергә (Бөре, Бәләбәй, Уфа өязләре, Стәрлетамак өязенең Кече Башкортстанга кермәгән өлеше һәм Уфа шәһәре) тиеш булганнар, әмма бу проект административ сәбәпләр аркасында тормышка ашмый калган: Ленин сүзләренчә, иктисади яктан бәйсез булмаган Кече Башкортстан "РСФСРның хроник "нахлебнигы" булуга дучар булачак"[1] , шуңар күрә 1922 дә Татарстан керергә тиеш булган җирләр БАССР составына кергән. Шушы вакыттан башлап, Башкортстан җиткәчелеге, кулларына очраклы гына төшкән җирләргә "дәгваларын ныгыту" максатларында, татар районнары (Илеш, Яңавыл, Чакмагыш, Ярмәкәй, Бүздәк, Благавар, Туймазы, Тәтешле, Кушнарин, Краснокам, Дүртөйле һ.б.) халкын "башкорт" дип яздыра башлаган.

РБ татарларын башкорт итеп яздыру

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарларга "башкорт" кушаматын тагу очраклары беренче перепистән үк билгеле. 1926 да чыккан «Список населенных пунктов Башреспублики» хезмәтендә торак пунктларның халык саны 1926 ел переписе мәглуматы нигезендә бирелгән, ә менә элекке Бөре, Бәләбәй, Уфа өязләре торак пунктларның (ягъни Татарстан составына керергә тиеш булган җирләрнең) милли составы турында 1911-12 еллардагы земство переписе мәгълуматы нигезендә бирелгән (Предисловие)[2], чөнки шушы перепись вакытында күп кенә татарлар үзен "башкорт" (сословие исеме) дип атаган.

Башкортлар санының 1959-1979 елларда кинәт үсүе админиистратив басым белән аңлатыла. 1959 елгы һәм шуннан соң перепись вакыты алдыннан Башкортстан хөкүмәте пропагандистик кампанияләр үткәрә. Шуннан тыш, Уфа район администрацияләреннән "кирәкле процент бирү"не тәләп иткән. [3]

Топонимнар ярдәмендә территорияне "тамгалау"

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортстан җирендә булган 80 гә якын урта уку йортларыннан кайберәүләре "Башкирский" исемен йөретә. Шулар исәбендә "Башкирский" аграрно-технологический колледж (90% татар Илештә), "Башкирский" северо-западный сельскохозяйственный колледж (Балтач районы), һ.б.

Районнар буенча татарларның хоукларын бозу очраклары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бакалы районында мөселман татарларны гына түгел, керәшеннәрне дә башкорт дип яздыру очраклары күзәтелә. Башкортстан хакимияте керәшеннәрне башта керәшеннәрнең аларның аерым халык икәнлеген аңлатырга тырышты, әмма бу вакытлыча булды. Тиздән башкорт галимнәре (мәсьәлән, Рәшит Шәкүров) өр-яңа теория чыгарды: керәшеннәр – чукынган татарлар түгел, чукындырылган башкортлар ул.[4]

Башкортстан хакимиятенең татар миллəтенең бөтенлеген таркату омтылышлары Балтач районында да күзәтелә: 2021 елның февралендә район үзәгендә Башкортстан халыклар дуслыгы йорты филиалы - "Мишәр тарихи-мәдәни үзәге" ачыла. Шул ук Башкортстан халыклар "дуслыгы" йорты мишәрләрнең аерым халык икәнлеген "исбатлый" торган китап та чыгарган.[5][6]

Рәсми мәгълүматка караганда, Балтач районында таркатырлык нәрсә дә юк: 2002 ел переписе буенча район халкының нибары 14% ы - татарлар, аның каравы башкортларның өлеше 70 % ка җиткән, - "башкортлыгы" буенча Зилаерны, Хәйбулланы уздыра торган район.

Рәсми саннар буенча районның милли составы бик чуар. Соңгы рәсми сан алу буенча биредә ярты халык башкортлар, калганнары — татарлар, руслар һәм алманнар яши. Әмма 1989 елда гына татарлар — 60%, башкортлар 8% исәпләнгән. 2000 елда Уфада Башкорт хатын-кызлары җыенына чакыруга каршы район җитәкчелеге үз вәкилләрен җибәрмәде, районда башкорт халкы яшәми дигән җавап белән.[7]. Аларга каршы тарих фәннәре кандидаты Әнвәр Әсфәндияров, чыганаклар буенча районның 35 авылын «тарихи башкорт авыллары» итеп санарга куша. Үзенә ошамаган рәсми статистиканы ул үзенчә «фаш итеп» карый. Янәсе, ниндидер кодрәтле көчләр (Әсфәндияров ул көчләрнең исемнәрен атамый) Болгавар районы халкын дезинформацияләү планын коралар һәм халыкны сәяси провокация корбаннары итәләр. Әсфәндияров районда яшәгән татарларны һәм башка халыкларны үзләрен мотлакъ Канзафәр-би токымы итеп танырга һәм башкорт дип аталырга өнди[7].

Җирле халык социаль челтәрләрдә "башкортлаштыруга" актив рәвештә ризасылык белдерә.[8] [9] [10]

Моны да кара: Паспорт башкортлары

Илеш 1989-2002 еллар арасында татарлар өлеше 19 % ка кимесә , башкортлар саны 18 % ка үскән. Үзен татар дип санаган Шәммәт авылы халкы[11] перепись саен башкорт дип яздырыла, ә Исәмәт авылында Уфа килеп төшкән башкорт теле укытучысы Л.Сәхибгәрәева һәм аның кызы Э. Сәхибгәрәева[12]үз фәнни хезмәтендә җирле татар телен «башкорт теленең көнбаеш диалекты» дип иглан итә. [13] Ошбу «фәнни хезмәттә» информант дип күрсәтелгән Фаягөл Нәсертдинова үзенең ОКтагы битендә комментарийларын «башкорт теленең көнбаеш диалекты»нда түгел, бәлки татар әдәби телендә яза.[14]


Югары Яркәй һәм Бүләк авыллары кешеләре паспортларында алардан сорап та тормыйча милләт графасында "башкорт" дпи язып кую очраклары булгалаган. [15]

Кушнарен районы Байталлы авылында татар урта мәктәбе уңышлы эшләгән. 2006 елда мәктәп коллективы Россия президентының 1 млн күләмендәге грантка ия булган. Мәктәпне 17 ел буе җитәкләүче директор Илфир Котдусов башкорт телен татар теле урынына укытырга каршы булуын яшереп тормаганга күрә Башкортстан чиновниклары белән каршылыкка керә. Каршылык иң югары ноктага 2006 елның “август педсоветының” тантаналы җыелышында менә. Котдусов Президент Дмитрий Медведев һәм Мортаза Рәхимов каршында бу эшнең ата-ана ризалыгыннан башка эшләнүен сөйли. Нәтиҗәдә 2007 елның мартында ул эшеннән бушатыла, аңа каршы ялган җинаять эше кузгатыла һәм ул кулга алына. Укытучылар бу карар белән килешмичә, район үзәгендә митинг оештырып карый, Котдусовны чыгаруны дәгвалап 850 имза җыя.[16] Грант акчасына алынган җиһазлар конфискацияләнә.

Директор кәнәфиенә утыртылган җитәкче төрле сәбәпләр табып коллективны куып тарата. Республика күләмендәге үрнәк мәктәп тугыз еллыкка калдырыла.[17]

2002 елгы җанисәпкә әзерләү чикләрендә РОНО тарафыннан сораштыру үткәрелгән. Шул сораштыру нәтиҗәсендә башкортлар Чакмагыш районы укучыларның 15 процентны гына тәшкил иткәннәр (татарлар — 78%, 4% — чуашлар, 2% — урыслар, 1% — башка милләтләр). [18] Әмма җанисәпнең рәсми нәтиҗәләре башкортлар район халкының 34,7% өлешен тәшкил иткәннәр, шул исәптә 6-19 яшьләр төркемендә — 32,35% (татарлар — 60,8%, 3,4% — чуашлар, 2,3% — урыслар, 1,2% — башка милләлтләр).[19]

  1. Национально-государственное устройство Башкортостана (1917-1925 гг.) : Док. и материалы в 4-х т. Т. 3. Ч. 1 стр 332
  2. https://rusneb.ru/catalog/000200_000018_RU_NLR_A1SV_116286/
  3. https://cyberleninka.ru/article/n/tatary-bashkiry-snova-tatary-izmeneniya-etnicheskoy-identichnosti-v-bashkortostane
  4. https://www.azatliq.org/a/2183510.html
  5. архив күчермәсе, archived from the original on 2021-06-24, retrieved 2021-06-18 
  6. https://addnrb.ru/istoriko-kulturnye-centry/misharskij-istoriko-kulturnyj-centr-v-baltachevskom-rajone/
  7. 7,0 7,1 Калмантаев, Курбангулов, Мажитов, archived from the original on 2021-06-28, retrieved 2021-06-19 
  8. https://vk.com/topic-29428381_28010266
  9. https://vk.com/topic-29428381_25043624
  10. https://vk.com/topic-29428381_25053187
  11. https://vk.com/topic-6876170_22450067
  12. https://vk.com/id100663481
  13. http://distolimp.bspu.ru/template/guest/global/page.php?p=t_15_38
  14. https://ok.ru/profile/558341367523/pphotos?st._aid=FriendAlbumStream_Albums_OverPhoto
  15. https://intertat.tatar/news/tatar_world/26-12-2020/udmurt-egete-tatar-kyzyna-yl-ng-ch-bashkort-tugan-bashkortstan-tatarlary-nichek-yashi-5795335
  16. Директора образцовой школы увольняют за отказ ввести изучение башкирского языка
  17. Сәгыйдулла Хафизов. Күз тидеме сиңа, Байталлы? «Кызыл Таң». 19.03.2011(үле сылтама)
  18. http://www.valerytishkov.ru/cntnt/nauchnaya_/etnografiy5/etnografiy/perepis_na1.html#_ftnref5
  19. архив күчермәсе, archived from the original on 2017-11-11, retrieved 2021-06-16