Башкортстан татарлары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Башкортстан татарлары latin yazuında])
Башкортстан татарлары
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Башкортстан

Башкортстан татарлары (Уфа ягы татарлары)  — Башкортстанда яшәүче татарлар. Татар халкының географик төркеме.

2010 елгы җанисәп буенча саннары якынча — 1 009 295 кеше. Республиканың 25 % халкын алып торала.[1] Төп телләре — татар теле. Хәзерге вакытта Башкортстанда татарлар күпчелекне тәшкил иткән 1000-нән артык торак пункт исәпләнә. 2005/2006 уку елында 715 мәктәптә укыту татар телендә алып барыла, 404 мәктәптә татар теле фән буларак өйрәнелә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортстан Республикасы территориясе — татарлар өчен гадәти төпләнү урыны. Республиканың төньяк-көнбатыш өлеше Идел буе Болгар дәүләте, Казан ханлыгы йогынтысында була, 15501580 елларда Казан өязенә керә. 17081728 һәм 17311734 тә Башкортстан Республикасы территориясе (Уфа провинциясе) Казан губернасына буйсына.

Казан ханлыгы яулап алынганнан соң, татарларның күпчелеге яшәү урыннарын ташлап китәргә мәҗбүр була. Татарларның Урал алдына күченүләрендә төп фактор — башкорт халкы белән этник, тарихи-мәдәни тугандашлык. Асаба башкортлар аларга үз җирләрендә кердәшләр (припущенниклар) буларак төпләнергә рөхсәт итәләр, һәм татарлар башкортларга йөкләтелгән ясакның бер өлешен үзләре түләргә тиеш була. Үз авылларын оештырудан тыш, татарлар башкорт авылларына да килеп урнаша, һәм тора-бара бу авылларның күбесе татар авылы булып китә. XVII гасырның 70 елларыннан башлап Башкортстан территориясендә шәһәр-крепостьларда һәм чик буйларында хезмәт итү өчен Түбән Новгород һәм Касыйм төбәкләреннән күченгән йомышлы татарлар шактый күбәя.

Совет чорында Башкортстан АССР дәүләтенең идарә органнарын формалаштыруда һәм аларның эшчәнлегендә, икътисадның күп тармакларын, сәламәтлек саклау һәм халык мәгарифе системаларын, фән, мәдәният, сәнгать, матбугат чараларын үстерүдә татарлар мөһим роль уйный.

19601970 елларда республикада татар теленең йогынтысын чикләү, татарларны хөкүмәт һәм партия органнарындагы югары җаваплы урыннардан, матбугат чараларыннан, вузлардан, мәдәният учреждениеләреннән һ. б. өлкәләрдән кысрыклау һәм башкорт кадрлары белән алыштыру тенденциясе урнаша. Бу шартларда татарларның бер өлеше формаль рәвештә үзен башкорт дип танырга мәҗбүр була.

19902000 еллар башында татарларны кысрыклау сәясәте яңа төс ала: күп кенә татар мәктәпләре һәм мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләре ябыла һәм башкорт учреждениеләре итеп үзгәртелә. Татарлар, руслар һәм башкортлар сан ягыннан бер үк дәрәҗәдә булуга карамастан, татар теленә дәүләт теле статусы бирелми. 2002 елгы халык санын алу нәтиҗәләрен бозып күрсәтү аркасында республикада башкортлар саны татарлар исәбенә шактый арта.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Бөтенрусия халык санын алу, 2010., archived from the original on 2014-02-21, retrieved 2022-04-05 

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тематик сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]