Нагайбәкләр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нагайбәкләр latin yazuında])
(Нугайбәкләр битеннән юнәлтелде)
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Нагайбәкләр
гомуми сан

5719 (2021)[1]

яшәү җире

Чиләбе өлкәсе

Теле

татар теленең урта диалекты нагайбәк сөйләше

Дине

христианнар

Бүтән халыкка керүе

татарлар

 Нагайбәкләр Викиҗыентыкта

Нагайбәкләртатарларның православие динендәге этнографик төркеме. 2002 елга халык саны — 9,6 мең кеше, күпчелеге Чиләбе өлкәсендә яши. Телләре — татар теленең казан диалекты нагайбәк сөйләше.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нагайбәкләрнең килеп чыгышлары, кем булулары белән галимнәр күптәннән кызыксына. Нагайбәкләрне Казан ханлыгы җимерелгәч үк чукындырылган Арча ягы татарлары дип исәплиләр, аларны чукындырылган нугайлар дип карыйлар. Алар үзләрен «иске ил керәшеннәре» дип атыйлар. Нагайбәкләрнең һәм элекке Казан, Уфа губерналарында яшәгән керәшеннәрнең теле бер-берсеннән бик аз аерыла. Үзатамалары элегрәк Бакалы районы Нагайбәк крепосте тирәсендә яшәгәнлектән килә.

Күренекле совет этнографы С. А. Токарев, беренчеләрдән бунлып, нагайбәкләрне татар халкының бер төркеме итеп карый. Ул аларны Нагайбәк крепосте тирәсендә яшәгән, XVIII гасыр азакларында аннан Чиләбе өлкәсенең Верхне-Уральск өязенә күчерелгән, керәшен татарлары дип исәпли[2]. Соңгы елларда чыккан башка хезмәтләрнең авторлары да нагайбәкләрне татар халкының аерым бер этнографик төркеме (керәшен-татарлары) итеп таныйлар.[3]

1736 елга кадәр нагайбәкләр казнага ясак, ә башкорт җирләренннән файдаланган өчен оброк түләп киләләр. Ләкин башкорт восстанниеләрендә катнашмаган һәм рус дәүләтенә тугрылыклы булган өчен алар ясактан азат ителәләр, башкортлардан арендага алып торган җирләре үзләренә беркетелә һәм барысы да казак сословиясенә күчә.

Нугайбәк станицасыннан (хәзер Нугайбәк бистәсе) казак-нагайбәкләр,1916 ел.

Бу төркем халык башта иске һәм яңа керәшеннәр исеме астында йөртеләләр[4]. 1736 елдан соң йомышлылар сословиенсенә күчерелгән керәшеннәр белән яңа салынган Нагайбәк крепосте идарә итә, ә аңа буйсынган керәшен татарларын тирә-яктагы халыкларны нагайбәклеләр яки нагайбәкләр дип йөртә башлый.

XVIII гасыр урталарында Башкортстан территориясендә берникадәр тынычлык урнаша. Шулай итеп, мондагы хәрби көчләрне Оренбург далаларындагы чик сызыкларына (линияләргә) күчерү мөмкинлеге туа[5]. 1842 елның 26 февраль указы буенча Бакалы, Нагайбәк станицаларына караган авыллардан 1250 нагайбәк казагы гайләләре белән Верхне-Уральск өязенә күчереп утыртыла.

XX гасыр башында кайбер нагайбәк авылларында ислам диненә күчү башланган[6].

Халык саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нагайбәкләр Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк районы Кили, Сарашлы, Бакалы, Париж, Астафьевка, Требия авылларында һәм Чибәркүл районы Варлам, Попово, Болотово, Краснокаменка, Ключевка 2-я авылларында яшиләр. 1924 елга кадәрге административ бүленеш буенча бу авыллар Оренбург губернасының Верхне-Уральск өязенә караганнар. Рус армиясенең Италия, Германия, Франция белән булган сугышларда ирешелгән уңышларын мәңгеләштерү максатыннан чыгып, нагайбәк авылларына Кассель, Фершампенуаз, Остроленко, Требий, Париж һ. б. исемнәр бирелгән[7].

Париж авылыннан казак-нагайбәкләр, XX гасыр башы

Совет чорында нагайбәкләр санын билгеләү кыен була, чөнки 1926 елдан соң алар татарлар белән бергә исәпкә алына башлый. Тикшеренүче И. Р. Атнагулов нагайбәкләр саны буенча түбәндәге мәгълүматларны китерә: 1866 елда-4287 кеше, 1897 елда-7812 кеше, 1926 елда-7722 кеше, 1959 елда-8700 кеше, 1979 елда-якынча 9700 кеше, 1989 елда-якынча 12000 кеше, 2002 елда-9600 кеше, 2010 елда-8148 кеше.

2002 елда Чиләбе өлкәсенең торак пунктларында нагайбәкләр саны[8]
Торак пункт Халык саны
Париж авылы 1682
Остроленко авылы 1630
Фершампенуаз авылы 1571
Кили авылы 915
Магнитогорск шәһәре 859
Южный авылы 254
Астафьев авылы 253
Хуҗабай авылы 186
Нугайбәк авылы 137
Чиләбе шәһәре 116

Күргәзмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2016 елның 10 сентябреннән 5 ноябренә кадәр Казанда Татарстан Республикасы сынлы сәнгать музееның («Хәзинә») Милли сәнгать галереясендә «Көньяк Урал нагайбәкләренең традицион мәдәнияте» күргәзмәсе оештырылды. Аның оештыручылары-Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Чиләбе өлкәсе Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы сынлы сәнгать музееның («Хәзинә») милли сәнгать галереясе, Чиләбе өлкәсе Чибәркүл районы Попово авылында нагайбәк мәдәнияте музее, Чиләбе өлкәсе Нагайбәк районы Фершампенуаз авылының «ЦМС» МКУК[9][10][11]. 2016 елның 9 сентябрендә узган күргәзмәнең тантаналы ачылышында (презентациясендә) нагайбәк фольклор коллективы чыгыш ясады. Күргәзмә каталогы басылды[12].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Всероссийская перепись населения 2020—2021 годов
  2. С. А. Токарев. Этнография народов СССР. М., 1958, стр. 180-181.
  3. Татары Среднего Поволжья и Приуралья. М., 1967, стр. 52Ч53; Н. А. Б а с-каков. Введение в изучение тюркских языков. М., 1969, стр. 287.
  4. ГАОО, ф. 683, д. 7. М., 160-161; ЦГАДА, ф. 350, д. 4644.
  5. Записки генерал-майора Ивана Васильевича Чернова. ЧТрз'ды Оренбургской ученой комиссии, вып. XVIII. Оренбург, 1907, стр. 108.
  6. О религиозном состоянии инородцев Пермской и Оренбургской епархий
  7. В. Н. Вите век и и. Сказки, загадки и песни нагайбаков, стр. 257.
  8. База микроданных 2019 елның 12 июль көнендә архивланган. Всероссийской переписи населения 2002 года
  9. ТРАДИЦИОННАЯ КУЛЬТУРА НАГАЙБАКОВ ЮЖНОГО УРАЛА
  10. Традиционная культура нагайбаков Южного Урала
  11. Традиционная культура нагайбаков Южного Урала
  12. Нагайбаки Челябинской области стали почетными гостями в Татарстане, archived from the original on 2017-02-11, retrieved 2021-03-16