Керәшен татарлары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Керәшен татарлары latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Керәшен татарлары
яшәү җире

Русия

Теле

Татар теле

Дине

Христианнар

Бүтән халыкка керүе

Татарлар

Керәшеннәр яки керәшен татарлары — татар халкының православ динен тоткан үзенчәлекле бер төркеме.

Керәшеннәрне христиан динен кабул итү вакытлары буенча «иске» һәм «яңа» керәшеннәргә аерып йөрткәннәр. Казан ханлыгы рус дәүләте тарафыннан җимерелгәннән соң, ягъни XVI гасырның урталарыннан алып, 1731 елга кадәр христианлыштырылган татарлар «иске керәшеннәр» дип аталган. 1731 елда миссионерлык эшен тагын да алга җибәрү өчен махсус комиссия (рус. Новокрещенская комиссия) оештырыла. Бу комиссия оештырылганнан соң христианлаштырылган татарлар — «яңа керәшеннәр» дип аталып йөртелә башлыйлар.

Патша хөкүмәте христиан диненә керүчеләргә һәртөрле өстенлекләр бирүне, мәсәлән, солдат хезмәтеннән, төрле салым-түләүләрдән азат ителү, җир алу, җәзадан котылу һ. б. кызыксындыру чараларын кулланган.

Христиан диненә күчкән татарларның бер өлеше тулысынча урыслашкан, татар исәбеннән чыккан. 1713 елда Петр I барлык татар морзаларына ярты ел эчендә чукынырга әмер бирә: аерым указ чыгара. Аны үтәмәгән морзалар үзләренең биләмәләрен һәм өстенлекләрен югалтырга тиеш булалар. Морзаларның бер өлеше чукына. Биләмәләрен югалткан, әмма динен алыштырмаган морзаларны халык телендә «чабаталы морзалар» дип атаганнар.

XIX гасыр башларыннан көчләп чукындырылган татарлар арасында яңадан мөселман диненә әйләнеп кайту башлана.

Аталышның килеп чыгу теорияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • урысчадан «крещён» (сыйфат) сүзеннән.
  • М. Глухов буенча «керәй (керечин)» төркеменең аталышыннан[1] Әммә Глуховның фикерен фәнни яктан нигезсез дип атап була, чөнки борынгы "көрәйләрне" керәшеннәр белән бернәрсә дә бәйләми.

Керәшен татарларының төркемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Керәшеннәр барысы да бер төрле түгел, алар үз эчләрендә дә бер-берсеннән шактый нык аерылалар. Тел-сөйләм үзенчәлекләре, шулай ук икътисади һәм рухи мәдәнияткә караган үзенчәлекләрне чагыштырып караганда, шактый ерак араларга сибелеп утырган керәшеннәрнең биш зур төркеме бүленеп чыга.

Казан арты керәшеннәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу төбәктәге керәшен авылларының күпчелеге элекке Казан губернасының Мамадыш, Лаеш һәм Казан өязләренә, шулай ук Вятка губернасының Малмыж өязенә караганнар.

Түбән Кама керәшеннәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстанның Алабуга, Тукай (элек Чаллы), Минзәлә, Әлмәт, Зәй, Түбән Кама районнары һәм Башкортстанның Бакалы районында 100-гә якын авылда яшәүче керәшеннәр.

Чистай керәшеннәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстанның Чистай шәһәрендә һәм районында, Алексеевск районында ун авылда, Лениногорск районының Аланлык (Федотовка) авылында, Самар өлкәсенең Келәүле районы Урдалы авылында яшәүче керәшеннәр.

Тау ягы (Мәлки) керәшеннәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстанның Кайбыч районына караган 11 авылда яшәүче татарларның төркеме. Мишәр диалектының мәлки сөйләшендә сөйләшәләр. Әлеге сөйләш Мәлки, Кушкүл, Хуҗа Хәсән, Орым Тәрбите, Зур Тәрбит, Байморза, Иске Буа, Кыр Буасы, Соравыл, Александровка, Камыллы авылларында таралган.

Нагайбәк керәшеннәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Нагайбәкләр

Нагайбәкләр дип йөртелә торган керәшен татарлары Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк районы Кассель, Остроленко, Париж, Фершампенуаз, Астафьевка, Требия авылларында һәм Чибәркүл районы Варлам, Попово, Болотове, Краснокаменка, Ключевская авылларында яшиләр.

Нагайбәкләрне Казан ханлыгы җимерелгәч үк чукындырылган Арча ягы татарлары дип исәплиләр, аларны чукындырылган нугайлар дип карыйлар. Алар үзләрен «иске ил керәшеннәре» дип атыйлар. Нагайбәкләрнең һәм элекке Казан, Уфа губерналарында яшәгән керәшеннәрнең теле бер-берсеннән бик аз аерыла.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Без бер тамырдан: Керәшен татарларының этногенезын һәм этнографиясен өйрәнү буенча урта гомуми белем мәктәпләре өчен уку ярдәмлеге / Төзүчесе Н.В. Максимов. - Казан: Мәгариф, 2002. - 223б.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Глухов М. С. Tatarica. Энциклопедия. — Казань: Ватан, 1997. Б.328-329

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]