Әстерхан татарлары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әстерхан татарлары latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Әстерха́н татарлары́ - татар халкының этно-территориаль бер төркеме. Башлыча Әстерхан өлкәсендә яшиләр. Юрт татарлары, кундра татарлары һәм карагашларга бүленәләр (элегрәк «өч йорт», «йемеш» һ.б. исем йөртүче татарлар да булган).

Үзара аралашулары уртак татар телендә. Юрт татарлары белән карагашлар сөйләмендә нугай теле йогынтысы нык сизелә. Мөселман-сөнниләр. Әстерхан татарлары этногенезында хәзәр, кыпчак, нугай, Азак төбәге болгарлары, төркиләшкән татлар, Урта Азиядән чыккан төркиләр һәм Һинд-Европа тел берлегенә керүче кабиләләр катнашкан. Әстерхан татарларының оешу процессында Алтын Урда дәүләте, ул таркалгач барлыкка килгән Әстерхан ханлыгы һәм Нугай Урдасы мөһим роль уйнаганнар. Әстерхан татарлары этнокультурасы үсешендә шулай ук Идел-Урал төбәге татарларының да өлеше зур була. Аларның Әстерхан губернасына күпләп күченүләре 17 йөз - 20 йөз башына туры килә. Идел-Урал төбәгеннән чыккан татарлар бу губернада 18 йөз ахырына 13,2% булса, 19 йөзнең 30 нчы елларында 17,4%, 20 йөз башына андагы татарларның өчтән бер өлешеннән күбрәген тәшкил иткән.

19 йөзнең 2 нче яртысыннан Идел-Урал төбәге, Себер һәм әстерхан татарлары арасындагы уртаклык һәм якынлык бердәм татар халкын барлыкка китерә.

Әстерхан татарларының төп хуҗалык итү тармаклары үзенчәлекле климат шартларында яшәүгә бәйле: Әстерхан өлкәсенең көньягында алар, башлыча, мал асрый, бакчачылык-яшелчәчелек һәм балык тоту белән шөгыльләнә. Өлкәнең төньягында, нигездә, Идел-Урал төбәгеннән күченгән татар авылларында, игенчелек алга киткән. Игенчелектә беренче урында тары, аннары бодай, арыш, солы игелә. Авыл хуҗлыгында ат һәм үгез кулланыла. Көлтәләрне элек ат яки үгездән таптатып суктырганнар. Яшелчәлектә төп культуралар - карбыз белән кавын, бакчачылыкта йөзем һ.б. культуралар үстерелгән. Яшелчә һәм бакча җирләре башлыча сугарылулы булган. Әстерхан татарларының иң әһәмиятле хуҗалык тармагы булып мал үрчетү санала. Ат, дөя, сарыклар ел әйләнәсе көтүлекләрдә асралган. Хуҗалык эшендә күбрәк дөя һәм үгезләр файдаланылган. Йорт кошлары чагыштырмача аз үрчетелгән. Идел елгасы тармаклары һәм Каспий диңгезе буенда яшәүчеләр балыкчылык белән көн күргән. Балыкны, аның уылдыгын Әстерханга яисә Ставропольгә илтеп сатканнар, аннан ашлык, он, башка кирәк-яраклар алып кайтканнар. Әстерхан татарларының бер өлеше көймә ясау һәм төзекләндерү остаханәләрендә, тоз чыгару, тире иләү, күн әйберләр җитештерү артельләрендә эшләгән. Бөлгәннәре баерак авылдашларына яки күрше рус авылы крәстияннәренә ялланган, Каспий буе балык тоту, Бакудагы нефть чыгару промыселларында эшләгән. Әстерхан татарлары авыллары аерым урам-тыкрык тәртибендә төзелгән, йорт-куралар иркен итеп, зур гаиләләргә һәм ишле мал-туарга исәп тотып корылган (бер йортта яшәүчеләр саны 20-25 кешегә җиткән). Бай гаиләләр җәйләүләрдә дә утарлар тоткан, үзләре һәм ялчылары шунда мал-туар асраган яки яшелчә үстергән, бакчалар тоткан. Губернаның төньяк һәм төньяк-көнбатыш тарафындагы әстерхан татарлары күрше рус казаклары, калмыклар белән аралашкан, алыш-биреш иткән. Көтүлекләрдә, яшелчә бакчаларында эшләүчеләр вакытлыча гади шалашларда (хаша) яки киез тирмәләрдә яшәгән. Карагашлар, кундра татарлары 20 йөз башына кадәр ярым күчмә тормыш иткән. Аларның кышкы тораклары да еш кына эчтән-тыштан балчык белән сыланган, камыштан үрелгән яки җиргә казып эшләнгән. Казанлык-учаклар өйләрдән бераз читтәрәк, ишегалдында корылган, башка төр каралты-кура, келәт ише корылмалар булмаган диярлек. Мал-туар өчен кишәрлекләр киртәләнгән. Карагашлар ипи-күмәчне, башлыча, тандырда (җиргә казып эшләнгән мичтә) пешергән. Әстерхан татарларының кышкы өйләре нигездә бүрәнәдән, кайбер очракларда саман кирпеченнән төзелгән, өй эчендә казанлы аерым учагы булган татар миче чыгарылган. Өй җиһазлары: өстенә киез яки юка тукыма палас, камыш җәймә җәелгән сәке, тәбәнәк өстәл (куна), такта киштәләр, сандык, чаршау кашагалар, чыбылдык, тәрәзә пәрдәләре (фәрлә), чигүле сөлгеләр. Баерак гаиләләрдә келәмнәр һ.б. булган.

Әстерхан татарларының һәр төркеме үзенчәрәк киенә һәм бизәнү әйберләре куллана. 19 йөз ахыры - 20 йөз башыннан мондый үзгәлек хатын-кыз киемендә генә саклана. Карагаш хатын-кызларының өске киеме киң җиңле халат (каптал) яки җиңсез халат рәвешендә (казаки каптал) була. Киң таралган баш киеме - тастар; кызлар, гадәттә, 2 яулык яба, аскы яулыкның бер очы арканы каплап тора, өске яулыкның очлары баш түбәсендә бәйләнә. Карагаш кызларының туй киеме: өстен шлауш яки кимешәк, күп кенә асма металл бизәкләрдән торган баш бәйләвече (мөезбек), гадәттә, чигүле яки аппликацияле, цилиндр рәвешле, тукымадан тегелгән биек баш киеме (саукеле) һәм аның өстенә бөркәнелгән тастар. Юрт татар кызларының бәйрәмчә баш киеме - түгәрәк биек кандыз бүрек, өсте күннән. Әстерхан татарлары, гадәттә, сары сафьян итек (читек) кия, итек балтыры ука тасма белән каймалана яки бәрхеттән эшләнә. Казан татарлары кигән читек һәм калфаклар, башлыча, 19-20 йөз арасында шәһәрдә яшәүче әстерхан татарларына гына хас була. Әстерхан татарлары киеменең тагын бер үзенчәлеге - төрле бизәнү әйберләренең, аеруча металлдан эшләнгәннәренең күплегендә. Идел-Урал төбәге татарларыннан аермалы буларак, әстерхан татарларында үзенчәлекле асылма чигәлекләр, муен, күкрәк каплавычлары кулланыла. Бер үк әйберләрнең кулланылышы дә үзгәрәк. Мәсәлән, түгәрәк колак алкалары йөз алкасы буларак та йөртелә (борынга киертелә), чәчүргечләрне фәкать кызлар гына куллана; затлы металл кисәкләре беркетелгән тукыма билбауларны (кысак) хатын-кызлар да, ирләр дә бәйли.

Әстерхан татарларының иң олы бәйрәмнәре - Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме. Яңа ел бәйрәме Нәүрүзне алар «әмәл» дип атыйлар һәм иске стиль буенча 10 мартта, язны каршылау бәйрәме белән бергә үткәрәләр: кырга чыгып намаз укыйлар, йола боткасы пешереп ашыйлар, ат чабышлары, көрәш оештыралар. Кайбер мишәр гаиләләре исә язын, пасханың беренче көненә туры китереп, «Кызыл йомырка» бәйрәмен, көзен, карбыз уңышы җыеп алынгач (һәм сатылгач), «Зиярәт бәйрәме»н уздыралар. Бу көндә ир-атлар җыелышып зиратка килә; «зиярәт намазы» укыла, аннан соң авылда күмәк бәйрәм табыны уздырыла; төрле ярышлар: ат чабышлары, көрәш, капчык киеп чабу уеннары үткәрелә; гармун (саз), думбра, скрипкада (нәхрада) уйнау, күмәкләп җырлау, шөлдерле барабанны кага-кага биюләр башлана, мылтыктан һавага атулар кабатланып тора. Әстерхан татарлары ризыкларында ит, күбрәк сарык ите, балык, яшелчә өстенлек итә. Бәйрәм табынына пылау китерелә һәм камырдан әзерләнгән төрле ризык куела.

Элегрәк заманнарда әстерхан татарлары, башлыча, үз этник төркемнәре вәкилләре белән никахлашуны хуп күргән. Туй алды һәм туй йолалары барлык төркемнәрдә дә диярлек бертөрлерәк булган. Ләкин үзенчәлекләр дә күзәтелгән: карагашларда калым күләме зуррак булган, яшьләрнең беренче кавышу төнен уздыру өчен кыз атасы аерым ак тирмә (үргә, карачүй) куйдырган. Кундрау һәм юрт татарларында исә булачак килен иренең туганнарының кулын үбәргә тиеш булган. Аларда туй табынына башта пылау яисә итле дөге бәлеше (нугай бәлеше) куелган. Юрт татарларында яшь килен, Урта Идел буе татарларындагы кебек үк, ир йортына керер алдыннан учак аша сикереп чыгарга («пакьләнергә») тиеш булган.

Хәзерге вакытта әстерхан татарларының гореф-гадәтләре, культура һәм хуҗалык итү традицияләре нык үзгәрә. 1930 еллардан башлап руслашу күренешләре күзәтелә. Ул күренеш аеруча 1960-80 елларда үзен нык сиздерә. Көнкүрештәге зур үзгәрешләр урбанизация нәтиҗәләре белән дә бәйле. 1990 еллардан әстерхан татарларының этномәдәни традицияләре яңадан торгызыла башлый.

Мәшһүр Әстерхан татарлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Абдулла Дубин

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]